Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов: Татарстанда урып-җыю яртылаш тәмамланды, мәйданнарның 51%ы - 728 мең га җыеп алынды

24 август 2019 ел., шимбә

Татарстан Республикасында урып-җыю башланганнан бирле 2,25 млн. тонна бөртекле ашлык суктырылган. Бер атна эчендә генә дә 1,0 млн. тонна. Бүген бу хакта республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. 

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, бу атна урып-җыю өчен уңайлы булды. Республикада бу атнада тәүлегенә 150 мең тонна иген суктырылды.

«Иртәнгә урып-җыю яртылаш тәмамланды, мәйданнарның 51%ы - 728 мең га җыеп алынды, - диде Марат Әхмәтов. – Уртача уңыш 30,9 ц/га, былтыргы белән чагыштырганда 4,3 ц/га артык. Зәй районы алда бара, анда 61% мәйдан җыеп алынган, 105 мең тонна суктырылган, Нурлат районы - 65%, Әлки районы - 68%».

40 ц/га дан артык уңыш 6 районда – Зәй, Тукай, Минзәләй, Мамадыш, Сарман, Актаныш.

Бер атна эчендә республикада 340 мең га мәйдан җыеп алынды, бу фаразның  24%ы, дип белдерде Марат Әхмәтов. Ютазы районы бер атна эчендә 30% җыеп алды; Актаныш, Азнакай - 25%;  Лениногорск, Лаеш, Бөгелмә, Түбән Кама - 24%.

«Меңләгән авыл хезмәтчәннәре хезмәте җимеше бу саннар, бигрәк тә  комбайнчыларның тырыш хезмәте, - диде Марат Әхмәтов. – Быел да республикада «Иң яхшы комбайчы» Президент конкурсы игълан ителде.

Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, гомуми суммасы 25 млн. сум булган 500 премия гамәлгә куелды, шулардан 280 премия 4 төркем комбайн буенча – иң күп суктырып алу; 20 премия – игеннәрне иң күп чабып алу; 200 премия – районның үзендә җиңүчеләргә.   

Хәзерге вакытта конкурста 1110 комбайчы катнаша. КЗС-812 комбайннары буенча Ютазы районы «Таң» ҖЧҖнән Ринат Галиев һәм Лаеш районы «Нармонка» АФнан Илнар Хәсәнов алда бара, күрсәткечләре – 993 һәм 723 тонна.  

230дән 300 кадәр ат көче булган комбайннар буенча алда баручылар: Радик Гафуров – Нурлат районы «Южная» АФ хезмәткәре «Акрос-530»да 1,6 мең тонна суктырып алды, Шәйһенур Миңнекаев - «Зәй шикәр» АФдан «Нью Холланд»та - 1,6 мең тонна.

Марат Әхмәтов хуҗалыклар җитәкчеләренә механизаторларны ярышларга мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итәргә өндәде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования