Рөстәм Миңнеханов Татарстанның нефть-газ химиясе форумында: Татарстанның нефть-газ комплексы конструктив хезмәттәшлекне үстерергә тели

2 сентябрь 2019 ел., дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның нефть-газ химиясе форумында катнашты.

Чара «Казан Ярминкәсе» КҮ территориясендә уза. Татарстанның нефть-газ химиясе форумында Россиянең 31 төбәгеннән һәм 23 чит илдән 180 әйдәүче тармак компаниясе һәм предприятиесе катнаша.

Форумны оештыручылар – Татарстан Республикасы Хөкүмәте, «Казан ярминкәсе» ААҖ. Форум Татарстан Республикасы Президенты ярдәмендә уздырыла.   

Форум кысаларында «Нефть, газ. Нефть химиясе» 26 нчы халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе, «GEO-КАЗАН: Геологоразведка. Геодезия. Картография» 9 нчы махсуслаштырылган күргәзмәсе, «Интерпластика Казан» 5 нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе уза, түбәндәге актуаль темалар буенча 17 эшлекле чара булачак: халыкара һәм бөтенроссия конференциясе, түгәрәк өстәлләр, семинарлар, панель дискуссияләре, презентацияләр һәм мэтчмейкинг (matchmaking) принцибы буенча оештырылган Татарстан Республикасы нефть-газ һәм химия предприятиеләренең баш технологларының, механикларының һәм энергетиковларының бизнес-очрашулары һәм башкалар. 

Күргәзмә эшендә Россиядән, Әзәрбәйҗаннан, Беларусь Республикасыннан, Германиядән, Канададан, Кореядән, Чехиядән, Япониядән 180 компания  катнаша, алар нефть эшкәртү һәм нефть химиясе өчен заманча материаллар, җайланмалар һәм технологияләр, нефть һәм газ транспортлау өчен торбалар һәм торба үткәргеч арматура, җайланмалар һәм технологияләр, сәнәгать һәм көнкүреш калдыкларын җыю, саклау, эшкәртү һәм утильләштерү өчен җайланмалар һәм технологияләр күрсәтәчәкләр.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгышында билгеләп үткәнчә, «нефть һәм газ хезмәткәрләре көнен бәйрәм иткәндә чирек гасырдан артык инде Казан Россия нефть-газ сәнәгате тормышында тармакның төп вакыйгаларыннан берсе – Татарстан нефть-газ химиясе форумын уздыру урынына әверелә».

«Быел без форумны Россия тау эшләре һәм сәнәгать күзәтчелегенең 300 еллыгына багышлыйбыз. Бу хезмәтнең тарихы илебез сәнәгате үсеше тарихына, аның чимал һәм энергетика потенциалына турыдан-туры бәйле, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Ростехнадзорның Россия нефть-газ сәнәгатен үстерүгә керткән өлеше бик зур. Бу хезмәт коллективы техноген аварияләрне булдырмауда, илебез гражданнарының гомерен һәм сәламәтлеген саклап калуда гаять зур эш башкара».

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, бүген Татарстанның нефть-газ химиясе комплексы предприятиеләре конструктив хезмәттәшлекне үстерергә телиләр, һәм шуңа күрә дә форумны оештыручылар бай эшлекле программа әзерләделәр.  

«Кадерле Татарстанның нефть-газ химиясе форумында катнашучылар! Сезгә уңышлы эшләр һәм яңа уртак проектларны бергәләп гамәлгә ашыруыгызны телим», - диде Татарстан Республикасы Президенты.

Искәртәбез, чарада Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Олег Бочаров, Беларусь Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Владимир Семашко, Федераль экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге хезмәте җитәкчесе урынбасары Александр Трембицкий, Төркмәнстанның Дәүләт министры – «Төрекмәнгаз» Концерны Дәүләт рәисе Морат Арчаев, Әзәрбәйҗан Республикасының Энергетика министры урынбасары Гөлмәммәд Сөләйман оглы Җәвәдов һәм башкалар катнаша.

Аерым алганда, Федераль экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге хезмәте җитәкчесе урынбасары Александр Трембицкий Татарстан Республикасы җитәкчелегенә форумны Россия тау эшләре һәм сәнәгать күзәтчелегенең 300 еллыгына багышлаган өчен рәхмәт белдерде.

Беларусь Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Владимир Семашко чыгышында билгеләп үткәнчә, Россия төбәгенең берсе буларак,Татарстан белән Беларусь хезмәттәшлеге  өчен юнәлешләр күп.  

Татарстан предприятиеләре белән эшлекле багланышлар уңышлы бара, диде Илче, моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның 26-27 сентябрьдә Минскка эш сәфәре әзерләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования