Рөстәм Миңнеханов Татарстанда беренчеләрдән булып бөртекле культураларны урып-җыюны тәмамлаган Нурлат районы игенчеләрен котлады

6 сентябрь 2019 ел., җомга

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшинга бөртекле культуралар уңышын җыюны тәмамлау уңаеннан котлау телеграммасын юллады. 

"Хөрмәтле Алмаз Сәлим улы! Ихласта Сезне һәм Нурлат муниципаль районы игенчеләрен бөртекле культураларны урып-җыюны Татарстанда беренчеләрдән тәмамлавыгыз уңаеннан сәламлим. Бу Нурлат игенчеләренең зур хөрмәткә лаек тырыш хезмәтләре нәтиҗәсе, һәркемнең югары һөнәри осталыгы һәм уртак хезмәткә өлеш кертергә омтылу күрсәткече.

Сезнең барыгызны да намуслы хезмәтегез, туган илгә тугрылык үрнәге һәм куелган максатка ирешүдә ныклык күрсәткәнегез өчен рәхмәт белдерәм. Ныклы сәламәтлек, бәхет һәм яңа хезмәт җиңүләре теләп калам», - диелә телеграммада.

Шулай ук котлау телеграммалары Зәй, Кайбыч, Апас муниципаль районнарына да юлланды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования