Татарстан Президенты Рада Нигъмәтуллина вафат булу сәбәпле некролог имзалады

12 октябрь 2019 ел., шимбә

Республика җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде. 2019 елның 11 октяберьдә 89 нчы яшендә озакка сузылган авырудан соң, Россия Федерациясе рәссамы, Татарстан Республикасы халык рәссамы, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт Премиясе лауреаты Рада Хөсәен кызы Нигъмәтуллина вафат булды. 

Рада Хөсәен кызы Нигъмәтуллина 1931 елның 14 апрелендә Казанда туа. Казан сәнгать училищесын тәмамлаганнан соң, 1954 елда Ленинград сәнгать академиясенә укырга керә. 1960 елда Казанга әйләнеп кайта һәм гомерен сәнгатькә багышлый.

Рада Хөсәен кызы Нигъмәтуллина - Татарстан заманча сәнгатенә үзенчәлекле милли тема, сәнгатьле-импрессионистик агым, оста композициялекне, фактуралар һәм силуэтлар җиңеллеген һәм яктылыгын керткән оста. Аның күп кырлы таланты сын сәнгатенең бөтен төп төрләрендә чагылыш тапкан - монументаль, декоратив, станок сәнгате, вак пластика, портрет жанры. 

1956 елда ул "Ана булу" композициясен ясый, соңырак ул бөтен дөньяга таныла. 80 нче елларда Г.Камал Татар дәүләт академия театрына һәм сугыш турындагы истәлекләргә багышланган серияләрен иҗат итә.  

Рада Нигъмәтуллина - Г.Ибраһимов, Г.Камал, Сөембикә ханбикәгә, легендар герой Әлмәндәргә һәйкәлләр авторы. 2006 елда әлеге эшләр Г.Камал Татар дәүләт академия театрындагы күргәзмәдә күреп була. Шул ук чорда республика башкаласында Г.Тукай тормышы һәм иҗатына багышланган "Тукайга мәхәббәт илә" сериясен күреп була. Бу 44 күп функцияле композицияләрне сынчы кызлары И.В.Рогожина һәс М.В.Нигъмәтуллина белән берлектә ясый. Әлеге серия өчен сынчылар Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт Премиясе белән бүләкләнә. 

Рада Нигъмәтуллина казанышлары өчен II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале, Татарстан Республикасы «Фидакяр хезмәт өчен» медале, «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнгән.

Татар сәнгатендә кабатланмас эз калдырган күренекле скульптор Рада Нигъмәтуллинаның якты истәлеге йөрәкләрдә сакланачак.

Р.Н.Миңнеханов, М.Ш.Шәймиев, А.В. Песошин, Ф.Х.Мөхәммәтшин, Ә.Ә.Сәфәров, И.Х.Әюпова, И.Р.Метшин, Р.М.Нургалиева, В.П.Аршинов, З.Ф.Гимаев, И.И.Сираҗиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования