Рөстәм Миңнеханов Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникация министры урынбасары Алексей Волин белән очрашты

14 октябрь 2019 ел., дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникация министры урынбасары Алексей Волин белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.

Яклар төбәктә цифрлаштыруны үстерү, шул исәптән цифрлы телевидениегә күчү, тармакның башка актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Искәртәбез, бүген Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникация министры урынбасары Алексей Волин Казанда аналог телевидентесен туктату һәм цифрга күчү тантанасында катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования