Рөстәм Миңнеханов: Татарстан белән «Газпром» ГАҖ арасында товар әйләнеше күләме 104,5 млрд сумга җитте

15 октябрь 2019 ел., сишәмбе

Соңгы биш елда Татарстан белән «Газпром» ГАҖ белән товар әйләнеше күләме 73 млрд сумга артты һәм 104,5 млрд сумга кадәр җитте. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Газпром» ГАҖ белән республика сәнәгате секторы арасында хезмәттәшлекне арттыру өчен перспектив юнәлешләргә багышланган киңәшмәдә хәбәр итте. киңәшмә Иннополис университетында узды. Аның эшендә «Газпром» ГАҖ Идарәсе рәисе урынбасары Виталий Маркелов катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов киңәшмәне ачып, «Газпром» ГАҖ җитәкчелегенә Татарстанныж төрле юнәлешләрдәге инициативаларын хуплаулары өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләгәнчә, «Газпром» - республиканың стратегик партнеры, ә Татарстан - газ кулланучыларның иң эреләренең берсе. ТР Президенты сүзләренчә, газчылар югары технологияле һәм югары хезмәт хакы түләнә торган эш урыннары системасын булдырып кына калмыйлар, ә Татарстан продукциясен кулланучылар арасында иң эресе булып торалар. 

"Газпром трансгаз Казан" ның төгәл системалы эше өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Предприятие республикабызның газ системасының тотрыклы эшен тулысынча тәэмин итә. Шулай ук "Газпром трансгаз Казан" - иң эре салым түләүчеләребезнең берсе", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Ул игътибар иткәнчә, газ белән тәэмин итү ышанычлыгы - сәнәгать предприятиеләренең торыклы эшен һәм Татарстанда перспектив инвестицион проектларны уңышлы гамәлгә ашыру нигезе. Бу беренче чиратта Кама кластеры, "Татнефть" һәм "ТАИФ" компанияләр төркеме, шулай ук "Алабуга" һәм "Иннополис" махсус икътисадый зоналары проектлары. Иннополис шәһәре шулай ук «Газпром» ГАҖ ярдәме белән барлыкка килде, дип ассызыклады ТР Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов искәркәнчә, Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында Татарстан белән «Газпром» ГАҖ арасында республика территориясендә сыектырылган табигый газ комплексын һәм крио-АЗС челтәрен төзү турында килешү имзаланды. Ә кптән түгел Санкт-Петербургта әлеге эш дәвамы билгеләнде - әлеге проекты гамәлгә ашыру буенча юл картасы имзаланды. 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан газ-мотор ягулыгы базарын үстерү юнәлешендә зур эш башкара. 2013 елдан бирле газ заправклары станцияләре саны ике кат артты, ә автотехника паркы 6,3 мең берәмлеккә җиткерелде. "Без тагын да амбицияле максат билгеләдек - республикада елына газ-мотор ягулыгын сату күләмен 50 млн. куб. метрга җиткерү", - диде Татарстан Президенты. 

Ул ассызыклаганча, газ-мотор ягулыгы базарын үсетрүгә "КАМАЗ" компаниясе зур өлеш кертә. Шулай ук бу эш Алабуга районндагы тракторлар төзү комплексы тарафыннан хуплана. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, бүген сыекландырылган табигый газ базары преспектив юнәлеш. Татарстан сыкландырылган газны агро-сәнәгать комплексында, елга судноларында һәм башка тармакларда куллану яклы. 

Шулай ук ТР Президенты Иннополис университеты белән «Газпром» арасындагы хезмәттәшлеккә тукталды. "Университет мәгариф программаларын гамәлгә ашыру өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә тели", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Ахырда Рөстәм Миңнеханов «Газпром» ГАҖнең импортны алыштыру продукциясен куллануда илдә лидер булуын ассызыклады. Шул рәвешле "илебез фәнен һәм предприятиеләрен йөкли", дип әйтте ул. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования