ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров: тармакның тулаем продукциясе күләме 242 млрд сумлык була дип көтелә, производство индексы - 103,6 %

7 декабрь 2019 ел., шимбә

Татарстанның авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакы бер ел эчендә 11 процентка арткан. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.  

Марат Җәббаров сүзләренчә, хезмәт хакына башкаручылар хезмәте нәтиҗәлеге, аларның эшкә теләге, хуҗалык икътисады бәйле. Аның фикеренчә, хуҗалык эшәнлеге нәтиҗәле булсын өчен, үзеңә файдага сата белү дә кирәк, ә бу продукция сыйфатына бәйле. 

Марат Җәббаров авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре өчен узып баручы ел узган елга караганда нәтиҗәлерәк күрсәткечләргә ирешү өчен уңышлы булуын әйтте. Республикада авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем күләме 242 млрд сум дәрәҗәсендә булыр дип көтелә, 2018 ел белән чагыштырганда җитештерү индексы — 103,6 процент. Авыл хуҗалыгы продукциясен сатудан акчалата табыш, узган ел белән чагыштырганда 15 процентка артып, 119 млрд сум тәшкил итәр дип көтелә.

Бу елның ун аенда республика агросәнәгать комплексында уртача хезмәт хакы, азык — төлек сәнәгатен дә исәпкә алып, 26,5 мең сум тәшкил итте, шул исәптән авыл хуҗалыгы буенча — 24,9 мең сум, бу — икътисад буенча уртача хезмәт хакының 69 проценты.

Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрнең уртача айлык хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча Татарстан Идел буе федераль округының 14 төбәге арасында дүртенче урында тора. Аннан алда Пенза һәм Марий Эл.

Әгерҗе, Кама Тамагы кебек районнарда бер хезмәткәргә акчалата керем 500 мең сумнан артык булса, ай саен 25 мең сум түләп булмый, чөнки әле салымнар, башка чыгымнар бер, - диде министр. 

Марат Җәббаров игътибар иткәнчә, авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт хакы түбән булган районнар - Спас, Апас, Балык Бистәсе районнары. 

Министр хезмәт хакы вакытында түләнергә тиешлеге һәм бурычлар булмаска тиешлеген ассызыклады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования