Алексей Песошин Татарстан прокуратурасы органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

12 гыйнвар 2020 ел., якшәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан прокуратурасы органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

“Хөрмәтле Татарстан Республикасы прокуратурасы органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары! Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән сезне Россия Федерациясе прокуратурасы хезмәткәрләре көне белән котлыйм.

Өч гасыр дәвамында прокуратура иң мөһим дәүләт институтларының берсе булып кала, аның эшчәнлегенең өстенлеге – Россия гражданнарының хокукын һәм иреген яклау.

Республика җитәкчелеге фидакарь хезмәтегез өчен сезгә рәхмәт һәм яңа җаваплы бурычларны уңышлы башкаруыгызга ышаныч белдерә.

Ихлас күңелдән сезгә нык сәламәтлек, иминлек һәм бар эшләрегездә уңышлар телим.

Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В.Песошин”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования