Рөстәм Миңнеханов ТР Икътисад министрлыгы коллегиясендә: Районнарда кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү һәм аның нәтиҗәле йөкләнеше өчен инфраструктура булдыруга ныклы игътибар итәргә кирәк

10 февраль 2020 ел., дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты.   

Утырыш КФУның Идарә, икътисад һәм финанслар институтында узды. Чара башланганчы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев, КФУ ректоры Илшат Гафуров һәм башка рәсми затлар "Эшкуарлык фабрикасы" проектын тәмамлаучылар катнашында оештырылган күргәзмәне карадылар.   

Төп нотык белән Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев чыгыш ясады. 

Рөстәм Миңнеханов йомгаклау сүзендә билгеләп үткәнчә, министр нотыгында яңгыраган уңай мисалларга карамастан, эшлисе эшләр күп әле. 

Безне мактыйлар, безгә афәрин, диләр,– яхшы эшлибез, диде Рөстәм Миңнеханов, әмма безнең җитешсезлекләребез дә шактый, һәм эшкә җәлеп ителмәгән ресурсларыбыз да күп. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, берничә юнәлеш буенча берьюлы эшләргә кирәк. 

Ул искәрткәнчә, бүген бөтенесе капитал салуларны яклау һәм хуплау турында федераль закон кабул иткәнне көтәләр. Бу инвестпроектларны гамәлгә ашыру өчен тотрыклылык гарантияләргә ярдәм итәчәк.

Төбәктә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүгә килгәндә исә, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген районнар башлыкларына бизнес үсешенең һәр этабында эшкуарга ярдәм күрсәтү йөкләнә.

Рөстәм Миңнеханов түбәндәге цифрларны китерде: 2019 елның 9 ае белешмәләре буенча уртача республика күрсәткече – 1 мең кешегә 43 кече эшкурлык субъекты. Иң аз күрсәткечләр Әгерҗедә, Кайбычта, Әтнәдә.

Кече һәм урта эшкуарлык секторында шөгыльләнүче гражданнар саны да муниципаль районнарга карап төрлечә. Әгәр уртача республика күрсәткече 1 мең кешегә 121 кеше булса, иң аз күрсәткечләр Сарманда, Баулыда, Аксубайда.

Рөстәм Миңнеханов районнарда кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү һәм аның нәтиҗәле йөкләнеше өчен инфраструктура булдыруга ныклы игътибар итте.    

Аерым алганда, «Актаныш» сәнәгать паркын мисал итеп китерде - парк бюджет инвестицияләре алуга крамастан, аның йөкләнеше барлыгы 8%. Рөстәм Миңнеханов Яңа Чишмә сәнәгать паркын да тәнкыйтьләде – аның йөкләнеше 21%.

Татарстан Президенты сүзләренчә, биш районда сәнәгать парклары бөтенләй юк - Аксубай, Әтнә, Югары Ослан, Кайбыч, Чирмешән районнары.

Үзмәшгүль эшкуарлар турында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген бу – кече бизнесны үстерү өчен яхшы инструмент. Шул ук вакытта Татарстан Президенты хәбәр иткәнчә, иң мөһиме кешеләрнең үзмәшгүль эшкуар буларак теркәлүләре түгел, ә аларның реаль эшләүләре һәм керем алулары. Тиешле ведомстволарның, шул исәптән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының бурычы – аларны укыту, аларга ярдәм итү. «Бу перспектив юнәлеш, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Республикада үзмәшгүль эшкуарларны теркәү срогы озынайтылды».

Татарстан – федераль электрон сәүдә мәйданчыгы булган бердәнбер төбәк, диде Рөстәм Миңнеханов, әмма хәтта безнең республика җитештерүчеләре дә башка мәйданчыкларда эшлиләр. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бу ресурс – федераль электрон сәүдә мәйданчыгы – тулы күләмдә файдаланылмый. Ул бу мәйданчыкта үз заказларын урнаштыручы предприятиеләрне атады - Волго-Вятскуправтодор, Татарстан Республикасы буенча Иминият фонды, Казан  вертолетлар заводы, Таттехмедфарм һәм башкалар.

Рөстәм Миңнеханов коллегиядә инжиниринг үзәкләре һәм прототиплаштыру үзәкләре мәсьәләсен дә күтәрде.

«Мин бездә бар да эшли дип уйладым, үзем карап бетермәгәнмен. Бездә бардак! Ә федераль һәм республика акчалары бит аларны җиһазландыруга тотылган, ә нәтиҗәлелек гаять түбән, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Хөкүмәткә йөкләмә бирәм – бу мәсьәләне өйрәнергә һәм хәл итәргә!».  

Татарстан Президенты шулай ук искәрткәнчә, төбәк 5 моношәһәр өчен алдан социаль-икътисадый үсү территориясе статусы алды. Әмма Чистай җәлеп ителүче резидентлар саны буенча алган йөкләмәләрен үтәмәде, Менделеевск районында әлегә кадәр тиешле инфраструктура булдырылмаган.

Республика өчен тагын бер мөһим тема – аның инновацион үсеше. «Без һәр җирдә без – инновацион төбәк, дибез, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Менә мин мәгълүматны карадым. Кытайда 17 ел эчендә ел саен патентларны теркәү саны 26 мәртәбә арткан. Ә без? Татарстанда барлыгы илдә бирелүче патентларның 2%ы теркәлгән».

Рөстәм Миңнеханов уйлап табулар өлешендә республика югары уку йортлары эшчәнлеген анализларга кушты. Моннан тыш, Инновацияләргә ярдәм фонды белән активрак эшләргә өндәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования