Рөстәм Миңнеханов: Спорт – Татарстанны социаль-икътисадый үстерү өстенлекләренең берсе

21 февраль 2020 ел., җомга

Спорт – Татарстанны социаль-икътисадый үстерү өстенлекләренең берсе. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында хәбәр итте.

Утырыш Тольяттида узды һәм Идел буе федераль округында массакүләм, балалар-яшүсмерләр спортын һәм физик тәрбияне үстерү мәсьәләләренә багышланды.

Утырышны Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров алып барды. 

Сәламләү сүзендә Игорь Комаров белдергәнчә, массакүләм спортны үстерү гражданнарның сәламәтлеге һәм эшкә сәләте, тормыш сыйфатын яхшырту, икътисадый потенциал призмасы аша карала. Россия Президенты Владимир Путин массакүләм спортны һәм физик тәрбияне үстерүгә зур игътибар бирә.

Утырышта нотыклар белән Россия Федерациясе спорт министры урынбасары Марина Томилова, Самара өлкәсе Губернаторы Дмитрий Азаров һәм башкалар чыгыш ясады. 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгышы «Татарстан Республикасында спорт резервын әзерләү системасын үстерү турында» булды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, соңгы 10 елда ил җитәкчелеге ярдәме белән республика 27 нче Бөтендөнья җәйге универсиадасын, Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатын, 2018 елгы футбол буенча конфедерацияләр Кубогын һәм дөнья чемпионаты матчларын кабул итте. 

«Ел саен без 30 эре халыкара спорт чарасы уздырабыз. Бүгенгә Татарстанда физик тәрбия һәм спорт белән даими рәвештә 1 млн 700 мең кеше шөгыльләнә, бу барлык халыкның яртысы диярлек», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Бүген республикада 11 меңнән артык спорт объекты эшләп килә. Шул исәптән 235 йөзү бассейны; 48 боз аренасы; 2 мең спорт зал.

2019 елда спорт объектларына капиталь ремонт ясау буенча озак сроклы программа эшли башлады.

2013 елдан бирле республикада 992 спорт мәйданчыгы һәм 35 блоклы-модульле чаңгы базасы корылды. Бу максатларга республика бюджетыннан 3 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелде.

Үткән ел Татарстанда дүрт тулы күләмле ябык түбәле манеж корыла башлады - өч футбол һәм бер футбол-регбий манежы (Казанда, Чаллыда һәм Түбән Камада). 

«Билгеле, спорт инфраструктурасын булдыру гына җитми – ул нәтиҗәле кулланылырга да тиеш. Бу максатларда республикада барлык эре спорт объектында да без спорт мәктәпләре урнаштырабыз. Бүген Татарстанда 170 спорт мәктәбендә 91 мең бала шөгыльләнә», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Яшүсмерләрне спортка җәлеп итүнең популяр һәм нәтиҗәле формасы – мәктәп һәм студентлар лигалары булдыру. Студентлар лигалары 7 спорт төре буенча уздырыла. Тагын бер яңалык – 14 мең мәктәп укучысы кергән волейбол лигасы булдырылды , диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстанда спорт резервы әзерләү белән 3 мең тренер шөгыльләнә. Быелдан Татарстанда спорт мәктәпләренең яшь белгечләренә 20 мең сум күләмендә бер мәртәбәлек акчалата түләү оештырылды. 

Спорт өлкәсендә мөһим бурыч – югары казанышлар спортының нәтиҗәлелеген арттыру. Бу максатларда Татарстанда әйдәүче спортчыларга һәм мастерлар командаларына ярдәм эше алып барыла; алар өчен заманча шартлар тудырыла.   

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Татарстан һәрвакыт физик тәрбияне һәм спортны популярлаштыру һәм үстерү буенча тәҗрибә уртаклашырга әзер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования