Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кафил Әмировның вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты

23 февраль 2020 ел., якшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кафил Фәхразый улы Әмировның вафатына бәйле рәвештә хатыны Нурия Шамил кызы Әмировага кайгы уртаклашу телеграммасы юллады.  

«Хөрмәтле Нурия Шамил кызы! Ирегез Кафил Фәхразый улы Әмировның вафатына бәйле рәвештә тирән кайгыгызны чын күңелдән уртаклашам. Бу – Сезнең өчен дә, шулай ук республика өчен дә зур югалту, - диелә телеграммада. - Кафил Фәхразый улы гаҗәеп көчле шәхес, тирән гыйлемле җитәкче, үз эшен җентекләп белгән тәҗрибәле хокук галиме дә иде. Унөч ел буена республиканың алыштыргысыз Прокуроры булды, университетта укытты һәм яшьләр өчен остаз да булды, ул фоторәссам да, берничә китап авторы да иде – үзенең гадәттән тыш талантының барлык мөмкинлекләрен ул республикага багышлады һәм Татарстанда законлылыкны яклауга һәм ныгытуга бәһасез өлеш кертте.

Аның турыдагы хәтирәләр күңелләрбездә мәңге сакланыр. Балаларыгызның да, барлык туганнарыгызның да һәм якыннарыгызның да хәсрәтен уртаклашам. Сезгә бу авыр көннәрегездә сабырлык, көч-куәт телим.  

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования