Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» МИЗның STEM-үзәгендә булды

25 март 2020 ел., чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» МИЗның STEM-үзәгендә булды.

STEM-үзәк «Синергия» индустриаль паркы базасында оештырылган һәм «Алабуга» МИЗ резидент предприятиеләренең квалификацияле кадрларга булган ихтыяҗын канәгатьләндерүгә юнәлгән дуаль система буенча урта һөнәри белем программалары кысаларында квалификацияле белгечләр әзерли. 

«Алабуга» СТП МИЗ» АҖнең «Алабуга политехника колледжы» ДАҺБУ белән челтәр хезмәттәшлеге турындагы килешү нигезендә «Алабуга» МИЗ резидентлары өчен аеруча кирәкле 4 юнәлеш буенча укулар алып барыла, болар:  лаборатор химик анализ; мехатроника; электротехника; автоматлаштырылган идарә системалары.

STEM-үзәк алдынгы югары технологияле уку җайланмалары белән җиһазландырылган, шул исәптән KUKA робот-манипуляторлары, FESTO «Автомат идарә чаралары» стенды, химия лабораториясе, Fotonim лазер кисү станоклары белән.

«Алабуга» СТП МИЗ» АҖнең STEM-үзәкне җиһазландыруга инвестицияләре бүгенгә 80 млн. сум тәшкил итә. 

Рөстәм Миңнеханов уку-укыту җайланмаларын карады, шул исәптән KUKA робот-манипуляторларын һәм башкаларны.

Татарстан Президентына укыту принциплары һәм студентларның STEM-үзәктә уку барышында ала торган төп күнекмәләре турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования