Рөстәм Миңнеханов Минтимер Шәймиевны Россия Федерациясе Хезмәт Герое исеменә лаек булуы белән котлады

25 апрель 2017 ел., сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының беренче президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевны Россия Федерациясе Хезмәт Герое исеменә лаек булуы белән котлады. 

"Хөрмәтле Минтимер Шәрип улы! Ихлас йөрәктән Сезне Россия Федерациясе Хезмәт Герое исеменә лаек булуыгыз белән котлыйм, - диелгән котлау телеграммасында. - Бу Сезнең туган республикагыз һәм халкыгыз иминлеге өчен күп кырлы, чиксез бай, нәтиҗәле хезмәтегезгә хаклы рәвештә югары бәя. Сез Татарстанны үсешнең яңа чикләренә чыгардыгыз, ресурсларны, куелган максталрага ирешү өчен тырышлыкны туплый һәм берләштерә алдыгыз, хаклы рәвештә туган Татарстан Республикасында гына түгел, ә бөтен Россиядә көчле сәясәтче, алдан күрә алучы дәүләт эшлеклесе һәм сәләтле җитәкче абурена ирештегез". 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования