ЯҢАЛЫКЛАР


4
декабрь 2019 ел.
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Машина төзелеше. Метал эшкәртү. Эретеп ябыштыру. Казан" 19 нчы халыкара күргәзмәсен ачу тантанасында катнашты.

Күргәзмә 4-6 декабрь көннәрендә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге территориясендә  уза. 

Бу күргәзмә материалларны эшкәртү технологияләре һәм машина төзелеше өлкәсендә төп чара булып тора, шулай ук Татарстан Республикасы һәм Идел буе сәнәгате үсешенә зур өлеш кертә.  

Күргәзмәне оештыручылар – Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, «Станкоинструмент» станок- инструменталь продукция җитештерүчеләренең Россия ассоциациясе, «Казан ярминкәсе» ААҖ.


3
декабрь 2019 ел.
сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның «Шишеджам» директорлар Советы рәисе урынбасары һәм президенты Әхмәт Кырман белән очрашуында Татарстан Республикасында компания пректларының гамәлгә ашырылу барышы турында сүз барды.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Очрашуда билгеләп үтелгәнчә, «Шишеджам» холдингы - пыяладан эшләнмәләр җитештерү буенча дөнья күләмендәге лидерларның берсе.

«Алабуга» махсус икътисади зонасында 2016 елдан бирле «Шишеджам» холдингының табаклы һәм автомобиль пыяласы җитештерү буенча ике заводы эшләп килә.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов JFR Co., Ltd компаниясе (Япония) җитәкчелеге белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Очрашуда JFR Co. Ltd  баш башкарма директоры, нигез салучысы Хироши Миязаки, JFR Co. Ltd үсеш директоры Нобумитсу Акай, JFR Co. Ltd Россиядә бүлендек компаниясе башкарма директоры Руслан Наумов һәм башкалар катнашты. 

Искәртик, Япония делегациясе Татарстанда 30 ноябрьдән 3 декабрьгә кадәр эш сәфәрендә. Делегация әгъзалары «Алабуга» махсус икътисадый зонасында булды, Казан дәүләт энергетика университеты, Казан илкүләм тикшеренү технология университеты (КХТИ), Казан федераль университеты, «Татхимфармпрепараты» һәм «Татнефтехиминвест-холдинг» акционерлык җәмгыятьләре белгечләре белән очрашулар һәм сөйләшүләр үткәрде инде.


2
декабрь 2019 ел.
дүшәмбе

Бүген Россия ИТ-югары уку йортын үстерү планнары турында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Максим Акимов, Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Константин Носков, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Иннополис Университетының Күзәтүчеләр советының башка әгъзалары Россия Федерациясе Хөкүмәте Йортында фикер алыштылар.  

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2019 елның 1 декабрендәге Сретенск районындагы һәлакәткә бәйле рәвештә Забайкалье крае Губернаторы Александр Осиповка кайгы уртаклашу телеграммасы юллады.


1
декабрь 2019 ел.
якшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Забайкалье краендагы һәлакәттә һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашуын белдерде, шулай ук зыян күргәннәргә тиз арада терелүләрен теләде.  


30
ноябрь 2019 ел.
шимбә

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров алдагы чәчү кампаниясен орлыклар белән тәэмин итү һәм селекцион үзәкләр эшчәнлеге турында хәбәр итте. 

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.  

"Кырларның уңышлылыгы күп төрле факторларга бәйле, әмма иң әһәмиятлесе - орлыклар", - диде Марат Җәббаров. 

Татарстан Республикасында хезмәтне саклау өлкәсендә 2019 ел башланганнан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 1 мең 371 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 14 млн. 194 мең сумлык 333 карар чыгарылган. Үзлегеннән җайга салынучы оешма тарафыннан 1 мең 170 оешма әгъзасына тикшерү уздырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.  


29
ноябрь 2019 ел.
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда 2019 елда «Ворлдскиллс» стандартлары буенча һөнәри осталык дөнья чемпионатын әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты утырышында катнашты.   

Чара Мәскәүдә узды.

Утырышны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Алексеевна Голикова алып барды.

Бүген Уфада «Россия – партнерлык гаранты» Россия ислам икътисадый форумы узды, ул «Саклык банкы» ГАҖ, Башкортостан Республикасы Хөкүмәте һәм Халыкара Ислам Бизнесы Ассоциациясе ярдәме белән оештырылган һәм уздырылды.

Форум «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең V утырышы кысаларында узды.  

Россия ислам икътисадый форумы Төньяк Африка һәм Якын Көнчыгыш илләре белән хезмәттәшлеккә карата бергәлекләренең бизнес-максатларын билгеләү өчен уздырыла. Форум кысаларында ислам банкингы нормалары һәм таләпләре нигезендә партнёрларча финанслау продуктлары тәкъдир ителә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования