ЯҢАЛЫКЛАР


19
февраль 2020 ел.
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әгерҗе муниципаль районында эш сәфәрендә.   

Төп максаты – Әгерҗе муниципаль районының 2019 елда социаль-икътисадый үсеше йомгаклары һәм 2020 елга бурычларына багышланган район Советы утырышында катнашу.  

Килүгә үк Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар Энергетиклар урамындагы 16 фатирлы йортка кешеләр күченү тантанасында катнаштылар.


18
февраль 2020 ел.
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казандагы Г.Кәриев ис. театр сәхнәсендә куелган "Э-моция" инклюзив театраль студия спектаклен карады. 

«Что я помню о себе» ("Үзем турында истәлекләр") стпектакле Татарстаннан Сиднейга яшәргә күчкән уңышлы яшь кеше турында. Төшләрендә ул балачагын күрә, һәм уңышлы карьерасына карамастан, туган җиренә кайту турында уйлый. 

 

Бүген Татарстан Республикасы Президены Рөстәм Миңнеханов Казан һәм Биектау районы территорияләрендә төзелеш эшләрен алып баручы компания вәкилләре белән очрашты. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында Финляндиянең Kaukointernational компаниясе вәкилләре белән очрашты. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең яңа җитәкчесе Валерий Липский белән очрашты. 

Указга РФ Президенты Владимир Путин быелның 6 февралендә кул куйган. Моңарчы Валерий Липский Башкортостан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе вазыйфасында булган. 


17
февраль 2020 ел.
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нурлат муниципаль районы Советы утырышында катнашты. Утырышта районның 2019 елдагы социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлары каралды. 

Утырыш башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов районның авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать предприятиеләре күргәзмәсен карады.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нурлат шәһәренә эш сәфәре кысаларында капремонт ясалган балалар сәнәгать мәктәбендә булды.  

Бу мәгариф оешмасына 1965 елда нигез салынган. 2018 бинага капиталь ремонт ясала башланган. Төзүчеләр түбәне, фасадны, инженер челтәрләрен яңартканнар. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нурлат муниципаль районында эш сәфәрендә. Төп максаты - район Советы утырышында катнашу, анда районның социаль-икътисадый үсеше йомгаклары турында сүз барачак.   Эш сәфәре барышында Рөстәм Миңнеханов яңа ЗАГС бинасында булды, анда Бөек Ватан сугышы ветераннары ирле-хатынлы Сәмигуллиннар белән очрашты.

Бүген иртән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Төркемәнстанның Сәнәгать һәм төзелеш җитештерүе министры Сәрдар Бердымөхәммәдов белән очрашты.   

Искәртәбез, Сәрдар Бердымөхәммәдов Казанга ике көнлек эш сәфәренә килде (2020 елның 17-18 феврале).

Рөстәм Миңнеханов Сәрдар Бердымөхәммәдовны күптән түгел Төркемәнстанның Сәнәгать һәм төзелеш җитештерүе министры итеп куелуы белән котлады.


15
февраль 2020 ел.
шимбә

Бүген – 15 февральдә Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әфганстан Республикасындагы хәрби хәрәкәтләр ветераннарына Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырды. Тантана Казан Кремлендә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования