Татарстан Республикасы Президентының Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан МӨРӘҖӘГАТЕ

13 май 2019 ел., дүшәмбе

Хөрмәтле татарстанлылар!

Кадерле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре!

Сезне гомумхалык бәйрәме – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең  74 еллыгы уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм!

Сугыш уты көйдергән җиребездә Бөек Җиңү турында хәбәр алынган шатлыклы көннән бик күп дистә еллар узды. Әмма фаҗигале һәм героик бу чор вакыйгалары буыннар арасында рухи-патриотик бәйләнеш чылбырының какшамас бер өлеше булып хәтеребездә мәңге сакланыр.

Дошман явы безнең ил буйлап дәһшәтле давыл кебек узды, үз юлындагы меңнәрчә шәһәрне, ун меңнәрчә авылны җир белән тигезләде, егерме алты миллионнан артык кеше гомерен өзде. Кешелек тарихындагы иң коточкыч, канкойгыч бу орыш берәүгә дә – балаларга да, хатын-кызларга да, картларга да мәрхәмәт күрсәтмәде, күпмиллионлы халыкның  һәм һәркемнең йөрәгенә төзәлмәслек тирән яра салды.

Бөтен ил бер булып фашизмга каршы изге көрәшкә күтәрелде. Фронтта, рәхимсез ачлык буып алган Ленинград камалышында, тылда – көн-төн тынып тормый торган станоклар артында, колхоз кырларында һәм конструкторлык бюроларында –  һәркайда совет кешеләре мәмләкәтебез азатлыгы өчен үз-үзләрен аямыйча көрәште, шул рәвешчә Җиңү Көнен якынайтуга өлеш кертте.

Татарстаннан гына да җиде йөз меңнән артык кеше фронтка китте, шуларның яртысы диярлек туган нигезенә әйләнеп кайта алмады. Муса Җәлил, Михаил Девятаев, Мәгубә Сыртланова, Петр Гаврилов, Гани Сафиуллин, Николай Столяров, Гази Заһитов һәм язмышлары каһарманлык, хәрби бурычка тугрылык үрнәге булып торган  шундый тагын бик күпләрнең исеме мәңгелек данга күмелде. Муса Җәлилнең тоткынлыкта язган шигъри юлларын моңа мисал итеп китерергә була: «Батыр үлә, үлмәс ат алып, батырлыклар белән макталып. Исмең калсын, үзең үлсәң дә, тарихларда укып ятларлык»!

Бүген без һәлак булган каһарман сугышчыларның якты истәлегенә баш иябез, арабызда яшәүче фронтовикларга һәм тыл хезмәтчәннәренә тиешенчә олылау һәм зурлау күрсәтәбез. Хөрмәтле ветераннар, батыр, хезмәт сөючән, зирәк булганыгыз,  республикабыз тормышында актив катнашуыгыз өчен сезгә бик зур рәхмәт! Озын гомерле булыгыз!

Безнең туган җиребез башка беркайчан да сугыш афәтен күрмәсен, хатыннар  һәм әниләрнең, балаларның кайгы-хәсрәттән күңеле сызмасын! Ватаныбыз, геройлар васыять иткәнчә, хөрлектә һәм тынычлыкта яшәсен!

Сезгә чын йөрәктән  бәхет, игелек һәм иминлек телим! Бөек Җиңү бәйрәме мөбарәк булсын!

Татарстан Республикасы Президенты  Р.Н. Миңнеханов

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования