Татарстан Республикасы Президентының норматив хокукый актларына шикаять бирү тәртибе, шулай ук аның карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмавына) шикаять белдерү турында

Кызыксыну белдергән һәр затка үзенең бозылган һәм шикаять белдерелгән хокукларын, ирекләрен һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау өчен, шул исәптән, әлеге зат фикеренчә, аның хокукларын, ирекләрен үтәүгә һәм законлы мәнфәгатьләрен гамәлгә ашыруга  тоткарлыклар тудырылган яисә аңа законсыз төстә нинди дә булса бурыч йөкләнгән очракта да, Россия Федерациясе Административ суд эшләрен башкару кодексының 4 статьясы нигезендә судка мөрәҗәгать итү хокукы, шулай ук Россия Федерациясе Административ суд эшләрен башкару кодексында һәм башка федераль законнарда каралган очракларда башка затларның хокукларын яклап яисә гавами мәнфәгатьләрне яклап судка мөрәҗәгать итү хокукы гарантияләнә.

Гомуми юрисдикция судлары гражданнарның, оешмаларның, прокурорның Татарстан Республикасы Президенты норматив хокукый актларына тулысынча яисә аның берәр өлешенә шикаять бирү, шулай ук аның карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмавына) шикаять бирү турындагы гаризаларын карап тикшерә.

Мондый гаризалар бирү һәм аларны карап тикшерү тәртибе Россия Федерациясе Административ суд эшләрен башкару кодексының 21 һәм 22 бүлекләре нигезендә җайга салына.

Арбитраж суды гражданнарның, оешмаларның һәм башка затларның, әгәр алар шикаять биргән норматив хокукый акт яисә аның аерым нигезләмәләре зуррак юридик көчкә ия законга яки башка норматив хокукый актка туры килми һәм эшкуарлык һәм башка икътисадый эшчәнлек өлкәсендә аларның хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләре бозылуга китерә, аларга нинди дә булса бурычлар йөкли яисә эшкуарлык һәм башка икътисадый эшчәнлекне тормышка ашыруга каршылыклар тудыра дип санаса, Татарстан Республикасы Президенты кабул иткән норматив хокукый актны гамәлен югалткан дип тану турында гаризаларын карый.

Моннан тыш, гражданнар, оешмалар һәм башка затлар, әгәр алар шикаять биргән норматив булмаган хокукый акт, карар һәм гамәл (гамәл кылмау) законга яисә башка норматив хокукый актка туры килми, эшкуарлык һәм башка икътисадый эшчәнлек өлкәсендә аларның хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләре бозылуга китерә, аларга законсыз рәвештә нинди дә булса бурычлар йөкли, эшкуарлык һәм башка икътисадый эшчәнлекне тормышка ашыруга каршылыклар тудыра дип санаса, Арбитраж судына гариза белән мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

Күрсәтелгән гаризаларны тутыруга таләпләр, аларны бирү һәм карау тәртибе Россия Федерациясе Арбитраж процессуаль кодексының 22 – 24 бүлекләре нигезендә җайга салына.

Гражданнарның Татарстан Республикасы Президентының норматив хокукый актлары аларның хокуклары һәм ирекләре бозылуга китерүе сәбәпле конституциячел хокуклары һәм ирекләре бозылу турында шикаять белән Татарстан Республикасы Конституция судына законнар нигезендә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге каралган.

Татарстан Республикасы законы яисә башка норматив хокукый актлар нигезендә конституциячел хокуклар һәм ирекләр бозылуга карата шикаять бирү түбәндәге очракларда рөхсәт ителә:

1) Татарстан Республикасы Президенты указы гражданнарның конституциячел хокукларына һәм ирекләренә кагылганда;

2) судта яисә башка органда аны карау тәмамланган яки башлап җибәрелгән конкрет эштә Татарстан Республикасы Президенты указы кулланылганда яисә кулланырга тиеш булганда.

Шикаятьне тутыруга таләпләр, аңа теркәп бирелүче документлар һәм аны Татарстан Республикасы Конституция суды тарафыннан карау тәртибе «Татарстан Республикасы Конституция суды турында» 1992 елның 22 декабрендәге 1708-XII номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә җайга салына.