Яңалыклар


19.05.2017 Рөстәм Миңнеханов Казан ханнары җәсәден җирләү йоласында: Күптәнге теләк бүген тормышка аша
Бүген Казан Кремлендә тарихи вакыйга. Казан ханнары – Олуг Мөхәммәд улы Мәхмүт хан һәм Мөхәммәт Әминнең җәсәдләре җир куенына иңдерелде. 1977 елда Казан Кремлендә табылган ханнарның каберләре мавзолей-төрбәгә урнаштырылды. Җәсәдләрне күмү дини йоласында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Президенты ярдәмчесе Камил Исхаков, Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм башкалар катнашты. Әлеге чара махсус Болгар җыены алдыннан, бөтен Россия мөселманнары, мөфтиләр, хәзрәтләр, имамнар Казанга җыелу вакытына туры китерелде.
17.05.2017 Татарстан Республикасы Президенты Халыкара махсус билгеләнештәге көчләрне укыту үзәгендә булды
Чечня Республикасы Башлыгы Рамзан Кадыров чакыру буенча Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Кырым Республикасы Башлыгы Сергей Аксенов Әхмәт Хаҗи Кадыров истәлегенә багышланган Көч куллану структуралары арасында тактик ату буенча Чечня Республикасының V ачык Чемпионаты кунаклары булдылар.  Чемпионат Гудермес шәһәрендә Халыкара махсус билгеләнештәге көчләрне укыту үзәгендә уза. Биредә Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән махсус билгеләнештәге көчләр махсус әзерлек үтәләр. Рамзан Кадыров һәм Чечня Республикасы Башлыгы ярдәмчесе, Федераль илкүләм гвардия хезмәтенең ЧР буенча Идарәсе башлыгының беренче урынбасары Даниил Мартынов үзәк буенча кыска экскурсия үткәрделәр.     
17.05.2017 Татарстан Президенты Төньяк Осетия - Алания Республикасы мөфтиенә Р.Н.Миңнеханов исемендәге илкүләм премия тапшырды
«Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең III утырышында  Р.Н.Миңнеханов исемендәге илкүләм премиягә дәгъва конкурсына йомгак ясалды, бу премия, Россия Федерациясе һәм Ислам дөньясы илләре белән мәдәни һәм милли традицияләрне үзара баету, диниара һәм инсаниара диалогны үстерү йөзеннән, үзара аңлашуны һәм хезмәттәшлекне ныгытуга кертелгән өлеш өчен бирелә. 2017 ел конкурсында җиңүчеләр – Төньяк Осетия - Алания Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы Хаҗиморат Гацалов – басмалары сериясе һәм «Россия һәм ислам: һөҗүмнәр үткенлегендә» китабындагы авторлыгы өчен һәм Алексей Китайцев – "Корольләр кылычы. Фәрид Сәйфелмөлеков" документаль фильмында режиссерлык эше өчен.
17.05.2017 Грозныйда «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең III утырышы уза
Бүген Грозный шәһәрендә (Чечня Республикасы) «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең III утырышы Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның сәламләвен укудан башланды. Ил башы телеграммасын Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры урынбасары Михаил Богданов укыды. Пленар утырышның модераторы - Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләре институтының Цивилизацияләр партнерлыгы директоры һәм Төркем координаторы Вениамин Попов. Утырышта катнашучыларны сәламләү сүзе белән «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе, Татарстан Республикаса Президенты Рөстәм Миңнеханов, Чечня Республикасы Башлыгы Рамзан Кадыров, Дагыстан Республикасы Башлыгы Рамзан Абдулатипов, Крым Республикасы Башлыгы Сергей Аксенов мөрәҗәгать иттеләр. 
16.05.2017 Рөстәм Миңнеханов Грозныйда Бөтендөнья мәзһәбләрне якынайту оешмасы җитәкчелеге белән очрашты
Бүген «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең III утырышы кысаларында Грозный шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья мәзһәбләрне якынайту оешмасы генераль  секретаре Аятолла Шәех Мөхсин Араки һәм аның урынбасары Манучер Моттаки белән очрашты.  Аятолла Шәех Мөхсин Араки – күренекле ислам тәгълиматы галиме, чагыштырма фәлсәфә докторы, Кума дини семинариясенең югары ислам хокукы һәм принциплары профессоры. Шулай ук ул Ислам Иран Республикасы Дини җитәкчесе каршындагы Экспертлар советның элеккеге әгъзасы, «Әхли Бәйт» Бөтендөнья Ассамблеясенең Иң югары советы әгъзасы, «Инглиз ислам үзәге» оешмасының һәм Кумада Ислам тәгълиматы ассамблеясенең әгъзасы һәм Кума дини семинариясенең ислам хокукы һәм принциплары югары курслары профессорларының берсе.  
16.05.2017 Рөстәм Миңнеханов Чечен Республикасына эш сәфәре кыла
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Чечен Республикасына килде.     Грозный шәһәре аэропортында аны Чечен Республикасы Башлыгы Рамзан Кадыйров каршы алды. Эш сәфәренең төп максаты – «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең III утырышында катнашу, аның җитәкчесе – 2014 елдан бирле Рөстәм Миңнеханов. Татарстан делегациясе составында Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти, «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме әгъзасы Камил хәзрәт Сәмыйгуллин, Казан һәм Татарстан митрополиты, «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме әгъзасы Феофан, Россия ислам институты ректоры, «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме әгъзасы Рәфыйк Мөхәммәтшин һәм башкалар бар.
11.05.2017 «Пирамида» КСКда КНИТУ-КАИ 85 еллык юбилее
Бүген «Пирамида» КСКда А.Н. Туполев ис. Казан илкүләм тикшеренү техник университетының 85 еллык юбилее зур концерт программасы белән тәмамланды.   Бу кичәдә тамашачыларга лазер-шоу һәм югары уку йорты студентлары һәм аны тәмамлаганнар катнашында иҗат программасы тәкъдим ителде.   Таантананың мәртәбәле кунаклары арасында: Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Россия федераль атом-төш үзәге – Бөтенроссия эксперименталь физика фәнни-тикшеренү институты» ФДУП директоры Валентин Костюков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, шулай ук республиканың эре сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, республиканың һәм илнең әйдәүче югары уку йортлары ректорлары.
04.05.2017 Рөстәм Миңнеханов РФ Дәүләт советының һәм Россияне социаль-икътисадый үстерүнең максатчан күрсәткечләренә ирешүне мониторинглау комиссиясенең уртак утыршында катнашты
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кыла. Эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Дәүләт советының һәм Россияне социаль-икътисадый үстерүнең максатчан күрсәткечләренә ирешүне мониторинглау комиссиясенең уртак утыршында катнашты.   Чара Кремльдә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин рәислегендә узды. Утырышта катнашучылар – төбәкләр җитәкчеләре, федераль министрлар, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары – өч блок мәсьәлә буенча фикер алыштылар: КФҮ челтәре аша дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр, социаль өлкәдә хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын бәйсез бәяләү һәм гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү.