Яңалыклар


Рөстәм Миңнеханов «Динамо-Казан» чирәмдә хоккей командасын Россия чемпионатында җиңүе белән котлады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген чирәмдә хоккей буенча “Динамо-Казан” уенчылары һәм тренерлары белән Казан Кремлендә очрашты. Искәртәбез, күптән түгел алар ир-атлар командалары арасында Суперлигада Россия чемпионнары булып танылды. Чарада ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы буенча Баш  федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин катнашты.

“Уен башында җиңел булмагандыр, әмма нәтиҗә яхшы. Бүген сез – 15 тапкыр Россия чемпионы. Башка спорт төрендә юк бу. Сез тагын бер кат көчегезне күрсәттегез. Бу – сезнең, тренерлар составының, спортчыларның, клуб җитәкчелеге һәм иганәчеләрнең, оешкан ныклы эш нәтиҗәсе”, – дип билгеләп үтте котлау сүзендә Рөстәм Миңнеханов.

“Сезнең җиңү, сезнең уңыш – башка спортчыларга үрнәк булып тора. Чирәмдәге хоккей популярлаша бара, сезне күздә тотып, бу спорт төре белән йөзләрчә бала шөгыльләнә”, – дип җиткерде Татарстан Республикасы Президенты.

Бүген команда капитаны Тимур Николаев “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” медале белән бүләкләнде. Татарстан Президенты Рәхмәтенә клубның баш тренеры Араик Маргарян, тренер Тимур Шацкий, һөҗүмче Антон Корнилов, ярымсакчы Николай Янкун һәм капкачы Марат Гафаров лаек булды. Шулай ук 2017 елда ир-атлар командалары арасында чирәмдәге хоккейда Россия чемпионатында Суперлигада югары нәтиҗәләргә ирешкән өчен клуб коллективына 5 миллион сумлык бүләк сертификаты белән Татарстан Президенты Рәхмәте тапшырылды.

“Миңа калса, командада бик җитди үсеш күзәтелә. Сезнең ярдәм белән без Европа чемпионатында “алтын” яуларга әзербез”, – дип җиткерде җавап сүзендә “Динамо- Казан” клубының баш тренеры Араик Маргарян.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. "Татар-Информ" МА материаллары кулланылды.

10.10.2017




Шулай ук кара