Яңалыклар


Рөстәм Миңнеханов: Машина төзелеше комплексы Татарстан Республикасы икътисадының мөһим өлеше булып тора

Бүген Татарстан башкаласындагы «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә «Машина төзелеше. Метал эшкәртү. Казан» 17 нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе һәм «TechnoСварка» 12 нче махсуслаштырылган күргәзмәсе ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.   

Быел күргәзмәдә РФнең 20 төбәгеннән һәм 17 чит илдән 153 компания катнаша. Экспозициядә машина төзелеше, метал һәм композицион материалларны эшкәртү өлкәсендә соңгы эшләнмәләр, технологияләр, өр-яңа җайланмалар һәм инновацион системалар куелган. Күргәзмә кысаларында Ворлдскиллс стандартлары нигезендә Татарстан Республикасы ачык төбәк этабының сайлап алу ярышлары узачак.

Рөстәм Миңнеханов күргәзмәләрдә катнашучыларны сәламләп ассызыклаганча, машина төзелеше комплексы Татарстан өчен дә, шулай ук тулаем ил өчен дә икътисадның мөһим өлеше булып тора.   

«Бүген без машина төзелеше предприятиеләребез өчен гаять әһәмиятле булган казанышлар белән таныша алабыз. Россиянең башка төбәкләреннән килгән предприятиеләр вәкилләренә рәхмәт белдерәсем килә. Ышанам, бу күргәзмә илебездәге машина төзелеше комплексы үсешенә этәргеч бирәчәк», - диде ТР Президенты. 

Ворлдскиллс Интернешнл башкарма директоры Дэвид Хоуи ышаныч белдергәнчә, күргәзмә чаралары иң югары дәрәҗәдә узачак һәм эшче һөнәрләренең өстенлеген күрсәтәчәк.   

«Машина төзелеше. Метал эшкәртү. Казан» күргәзмәсе сәнәгатьнең һәм икътисадның күп тармаклары үсешенә импульс бирәчәк, дип саный ФРГның Тюрингия федераль җиренең Икътисадый үсеш агентлыгы гендиректоры Андреас Край.  

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм башка мәртәбәле кунаклар тәкъдим ителгән экспозицияләрне карап чыктылар. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.

07.12.2017