Яңалыклар


Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эш сәфәре кыла

Бүген Дубайга эш сәфәренә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. 

БГӘндә Рөстәм Миңнеханов Дубай Ислам икътисады үзәгенә барырга һәм берничә эшлекле очрашу уздырырга ниятли. 

Шулай ук Дубай Ислам икътисады үзәгенә җитәкчелеге, БГӘ Икътисад министрлыгы вәкилләре белән очрашу уздыру көтелә. Рөстәм Миңнехановка 2017-2021 елларга Яңа икътисадый стратегияне тәкъдим итәләр. 

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Дубай Ислам банкы Төркеме генераль директоры Аднан Чилван белән очрашачак. 

Көннең икенче яртысында Татарстан Президенты "Дубай тотрыклы шәһәре" территориясендә була, анда ул оешма җитәкчелеге белән очраша һәм проект белән таныша. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина

28.12.2017