Яңалыклар


Рөстәм Миңнеханов БГӘдә Дубай Ислам икътисадын үстерү үзәгендә һәм Дубай Ислам банкында булды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубай Ислам икътисадын үстерү үзәгендә (Dubai Islamic Economy Development Centre) булды.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Дубайга (Берләшкән Гарәп Әмирлеге) эш сәфәре кыла.

Дубай Ислам икътисадын үстерү үзәге 2013 елның декабрендә Дубай шәехзадәсе һәм Дубай башкарма комитеты Рәисе Шәех Хамдән бән Мөхәммәд Әл Мәктүм Галиҗәнапләре җитәкчелегендә ачылган.

Үзәкнең рәисе – БГӘ Икътисад министры Солтан бән Сәид Әл Мансури.

Үзәкне ачу максаты – Дубайны Ислам икътисады башкаласына әверелдерү. 

Рөстәм Миңнехановка 2017 елда Үзәк белгечләренең «2017-2021 елларга яңа икътисадый стратегия»не (Halal lifestyle) эшләүләре турында сөйләделәр. Документ ислам икътисадының төп өч секторы – ислам финанславы, хәләл индустрия һәм исламча яшәү рәвеше (мәдәният, сәнгать, мода, гаилә туризмы) үсешен мониторинглау өчен нәтиҗәлелек күрсәткечләрен билгеләүгә юнәлгән.

«2017-2021 елларга яңа икътисадый стратегия»не тәкъдир итүдән соң документның төп принциплары турында Рөстәм Миңнеханов БГӘ Икътисад  министры, Дубай Ислам икътисадын үстерү үзәге рәисе Габдулла Солтан бән Сәид  Әл Мансури һәм Үзәкнең генераль директоры Габдулла Мөхәммәд Әл Ауар белән фикер алышты.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, ислам банкингы бөтен дөньяда үсә бара һәм бөтендөнья икътисадында үз урынын актив ала.   

Үзәктә вакытта шулай ук Татарстан Республикасы делегациясе әгъзалары өчен авыл хуҗалыгы, хәләл продукция җитештерү, хәләл туризм оештыру, сәламәтлек саклау өлкәсендә хәләл индустрияне үстерү юнәлешләре буенча адреслы очрашулар оештырылды.

Шулай ук «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме белән Дубай Ислам икътисадын үстерү үзәге арасында Үзара аңлашулар турында меморандум имзаланды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм БГӘ Икътисад  министры, Дубай Ислам икътисадын үстерү үзәге рәисе Габдулла Солтан бән Сәид  Әл Мансури барында документка «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме координаторы Вениамин Попов һәм Үзәкнең генераль директоры Габдулла Мөхәммәд Әл Ауар кул куйды. 

Яклар ислам икътисадын үстерү өлешендә барлык юнәлешләр буенча да «юл картасы»н әзерләү буенча эш төркеме төзү турында килештеләр. Шулай ук  Россия һәм ИИБ илләре – «Казансаммит» 10 нчы халыкара саммиты хәләл яшәү рәвеше булачак дип килештеләр. 

Аннары Рөстәм Миңнеханов  Рустама Минниханова Дубай Ислам банкы төркеме генераль директоры Аднан Чилван һәм Дубай Ислам банкы идарәче директоры Габдулла Али Үбәйд Әл Хамли белән очрашты.

Рөстәм Миңнехановка Дубай Ислам банкы мөмкинлекләре, аның проектлары, төп максатлары һәм бурычлары турында сөйләделәр.

Яклар Татарстанның тиешле структуралары белән Дубай Ислам банкы арасында хезмәттәшлек буенча киләчәк адымнарны билгеләү өчен уртак эш төркеме төзү турында килештеләр.

Татарстан Республикасы делегациясе составында – Татарстан Республикасы ээкология һәм табигать ресурслары министры Фәрит Габделганиев, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, «Ак Барс» банкы идарәсе рәисе Зөфәр Гәрәев һәм башкалар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.

28.12.2017




Шулай ук кара