Яңалыклар


Рөстәм Миңнеханов Дубайда «Дубайның тотрыклы шәһәре» территориясен карады

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Дубайның тотрыклы шәһәре» (The Sustainable City) территориясен карады.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Дубайга (Берләшкән Гарәп Әмирлеге) эш сәфәре кыла.

«Дубайның тотрыклы шәһәре»ндә булганда территория җитәкчелеге вәкилләре Рөстәм Миңнехановка проект һәм аның үзенчәлекләре турында сөйләде. 

Бу проектны Diamond Developers компаниясе гамәлгә ашыра. Быел май аенда  Казанда Рөстәм Миңнеханов Diamond Developers компаниясе генераль директоры Фәрис Сәид белән очрашкан иде.

Diamond Developers компаниясе 2013 елда «Тотрыклы шәһәр» проектын эшләтеп җибәргән.

 «Тотрыклы шәһәр» – Дубайда икътисадый, экологик һәм социаль яктан үсеш алган территория проекты. Ул әйләнә-тирә мохитка йогынтыны исәпкә алып проектланган; анда энергияне, суны һәм туклану продуктларын куллануны минимальләштерергә омтылучы кешеләр яши.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Diamond Developers компаниясе перспектив тармакта эшли. Аның фикеренчә, гамәлгә ашырылучы проект бик кызыклы һәм актуаль.

Рөстәм Миңнеханов Diamond Developers компаниясе җитәкчелеге вәкилләрен Россия һәм ИИБ илләренең халыкара икътисадый саммитында – «Казансаммит-2018»дә катнашырга чакырды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.

29.12.2017




Шулай ук кара

Фоторепортажлар