Яңалыклар


Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасында бер көнлек эш сәфәрендә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасында бер көнлек эш сәфәрендә.   

Эш сәфәренең төп максаты – энергетика объектлары белән танышу.

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре программасында – «Ятаган» электр станциясендә, башка энергетика объектларында булу.

Төркия Республикасында булганда Рөстәм Миңнехановның берничә Төркия компаниясе җитәкчелеге вәкилләре белән, шулай ук Төркия дәүләт хакимияте органнары вәкилләре белән очрашуы көтелә.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.

11.01.2018




Шулай ук кара