Яңалыклар


Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итте

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерменче утырышы кысаларында  республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык юллама белән мөрәҗәгать итте.  

Чара Салих Сәйдәш исемендәге ЗДКЗда (Казан) узды.

Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ачты. Ул хәбәр иткәнчә, чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы әгъзалары һәм Дәүләт Думасы депутатлары, Татарстан Республикасының чит илләрдәге һәм Россия төбәкләрендәге даими вәкилләре, Татарстан Республикасы Хисап палатасы рәисе, муниципаль берәмлекләр башлыклары, сәнәгать предприятиеләр, банклар, югары уку йортлары вәкилләре, иҗат  интеллигенциясе, җәмәгать оешмалары вәкилләре һәм башкалар катнаша.  

Хөрмәтле депутатлар, хөрмәтле ватандашлар, сессиядә катнашучылар!

Хөрмәтле татарстанлылар!

 

Республиканың социаль-икътисадый үсешенең уңай тенденцияләре, иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны, тынычлык һәм татулыкны саклау безгә иң мөһим бурычны – кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту мәсьәләсен хәл итәргә мөмкинлек бирә.

Озак еллар дәвамында уңышлы эшләү нәтиҗәсендә үзенчәлекле капитал – ышаныч капиталы формалашты. Без халык һәм партнерлар алдындагы барлык йөкләмәләребезне үтибез, актив рәвештә республиканы яхшы якка үзгәртәбез, үзебез дә уңай үзгәрешләргә омтылабыз.

Татарстанда гамәлгә ашырыла торган программалар һәм проектлар яшәү өчен уңайлы шартлар тудыра, яңа тормыш стандартлары кертә, киләчәккә ышаныч белән карарга мөмкинлек бирә. Республика көннән-көн яшәү һәм эшләү өчен уңайлырак була бара.

Республиканың казанышлары илебезнең үсеше һәм аның халыкара мәйданда позицияләре ныгу белән турыдан-туры бәйле. Лидерыбыз Владимир Владимирович Путинның дөрес һәм эзлекле сәясәт алып баруы нәтиҗәсендә Россия Федерациясе үзенең дөнья державасы булуын тагын бер кат исбатлады. Татарстанга барлык инициативаларын тормышка ашыруда илебез Президенты һәм Хөкүмәте һәрвакыт зур ярдәм күрсәтә.

Болар барысы да халык арасында киң яңгыраш таба. Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатларын сайлау нәтиҗәләре шуның күрсәткече булып тора. «Бердәм Россия» партиясенең ышанычлы төстә җиңү яулавы – илебез Президенты алып барган сәясәтнең хуплау табуына ачык дәлил. Шул ук вакытта бу – республика хакимият органнары алып барган курсны һәм эшчәнлекне дөрес дип тану да.   

Россия федерализмының ачык дәлиле булган шартнамәчел мөнәсәбәтләр мөмкинлекләреннән тулы күләмдә файдаланып, Татарстан үзенең югары үсеш дәрәҗәсенә күтәрелүен күрсәтә. Күпчелек татарстанлыларның, республикада гамәлгә ашырылучы проектлар һәм башлангычларда шәхсән катнашып, үз алдына иң җитди бурычлар куярга һәм аларны хәл итәргә сәләтле команданың бер өлеше итеп тоюлары бик сөенечле күренеш. Бу исә барлык хакимият органнарының киң җәмәгатьчелек белән киләчәктә дә конструктив хезмәттәшлеге өчен көчле этәргеч булып тора.

Граждан җәмгыяте үсешенә социаль юнәлештәге коммерциячел булмаган оешмаларның ярдәме бик зур. Халыкка социаль хезмәт күрсәтү эшен дә кертеп, дәүләт функцияләренең бер өлешен аларга тапшыру эшен дәвам итәргә кирәк. Әлеге өлкәдә республика Иҗтимагый палатасы, ведомстволар һәм муниципаль иҗтимагый советлар эшчәнлегенә аерым роль бирелә.

Республиканың иҗтимагый тормышында ватанпәрвәрлекнең әһәмияте арта бара. Бу елның 9 маенда 170 мең татарстанлы «Үлемсез полк» акциясендә катнашты. Бу буыннар бәйләнеше, ата-бабаларыбызга олы ихтирам, югары әхлаклылык билгесе булып тора. Яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә ДОСААФ, иҗат берлекләре һәм оешмалар, шулай ук мәктәп укучылары һәм яшь армиячеләр иҗтимагый хәрәкәтләре мөмкинлекләрен активрак файдаланырга кирәк.

Яшьләрдә илебезнең һәм Татарстанның бүгенгесе турында күбрәк белем туплауга омтылыш тудыру җитди бурычыбыз булып тора. Республикабызның истәлекле урыннары һәм уникаль объектлары буенча балалар өчен таныштыру экскурсияләре уздыруны җайга салу зарур.  Бу яшь татарстанлыларның белемнәрен арттырып кына калмый, ә аларда туган җиргә хөрмәт һәм мәхәббәт, аның белән горурлану хисе тәрбияли.

Тулаем алганда, яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру кысаларында Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгына республикада булган мөмкинлекләрне тулысынча файдаланырга кирәк. Без әлеге ведомстводан тагын да нәтиҗәлерәк эшчәнлек көтәбез.

Гомер-гомергә гаилә җәмгыятьнең нигезе булып тора. Республикабызда күпбалалы һәм тәрбиягә бала алучы гаиләләрнең ишәюе гаять куанычлы хәл. Соңгы елда гына да аларның саны 2 меңгә артты. Без зур һәм тату гаиләләребез белән горурланабыз: Балтач районындагы Мөхәрләмовлар гаиләсендә 15 бала үсә, Чаллы шәһәрендәге 11 балалы Тимоновлар гаиләсендә тиздән тагын бер сабый дөньяга киләчәк, Казан шәһәрендә яшәүче Верниковскийлар гаиләсендә дә озакламый 11 нче бала туачак; Бөгелмә районыннан Красновлар гаиләсе 14 бала, Алексеевск районында Сергей Петрович Попов һәм Нина Александровна Левакина 15 бала тәрбиягә алган.

Әлеге гаиләләрнең берничәсе бүген шушы залда утыра. Сез – безнең өчен үрнәк! Бик зур рәхмәт сезгә!

Татарстан гаиләләре хакимият органнары, иҗтимагый оешмалар, массакүләм мәгълүмат чараларының һәрвакыт игътибар үзәгендә булырга һәм аларның ярдәмен тоеп яшәргә тиеш. Авыр тормыш шартларында калган гаиләләрне дә онытырга ярамый. Лениногорск районында булган фаҗига барыбызның да хәтерендә. Мондый хәл башка кабатланырга тиеш түгел!

Милләтара һәм конфессияара тынычлык һәм татулык – республикабызның конкурентлыкта өстенлеге ул. Дөньядагы тискәре тенденцияләр, шулай ук алар белән бәйле килеп туган каршылыклар фонында болар аеруча әһәмият ала. Быел бай тарихи-мәдәни мирасыбызны торгызу һәм илебездә дини белем бирү системасын камилләштерү өлкәсендә мөһим эшләр башкарылды.

Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Мәрьям Ана иконасы Соборын торгызу кебек әһәмиятле проектларны тормышка ашыру эше башланып китте. Изге Болгар һәм Свияжск утрау-шәһәрен торгызу белән беррәттән әлеге проектлар Татарстандагы төп конфессияләрнең тигезлеге һәм үзара ихтирамы билгесе, аларның киләчәктәге нәтиҗәле хезмәттәшлегенә ныклы нигез булып тора.

Бу башлангычларыбызда федераль хакимият органнарының, мөселман һәм православие җәмәгатьчелеге лидерлары, бизнес вәкилләренең һәм республикабыз халкының хуплавын һәм аңлавын тою безнең өчен бик мөһим.

Мәскәүнең һәм бөтен Русьнең Изге Патриархы Кириллның Казан Мәрьям Ана иконасы Соборын торгызу урынында истәлек ташы кую уңаеннан Татарстанга килүе һәм бәйрәм чараларында катнашуы – диннәр арасындагы үзара багланышларны һәм рухи кыйммәтләрне ныгытуда Татарстанның зур роль уйнавын тану ул.

«Изге Болгар җыены», Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы, шулай ук Болгар ислам академиясенә нигез салу уңаеннан тантаналар аеруча зурлап уздырылды. Академия киләсе елда ачылыр дип көтелә. Ул мөселман мәгариф системасының иң югары баскычы, татар дини белем бирү мәктәбе традицияләрен саклау һәм Россиянең татар-мөселман җәмәгатьчелеген берләштерү үзәге булырга бурычлы.

Киләсе елда Татарстан халыкларының икенче съездын уздыруга 10 ел тула. Шушы вакыт эчендә республикада этносәяси процесслар уңай үзгәреш кичерде. Бу процессларда Татарстан халыклары ассамблеясы актив катнашып килде. Шул ук вакытта, килеп туган каршылыклар һәм тенденцияләрне исәпкә алып, республика халыкларының чираттагы съездын уздыру зарурияте туды.

Технологияләрнең бик тиз үсүе, җәмгыятьтәге каршылыклы процесслар мәгълүмати киңлектә глобаль үзгәрешләргә китерә. Басма һәм электрон массакүләм мәгълүмат чаралары белән беррәттән социаль челтәрләр торган саен зуррак роль уйный. Төрле мобиль кушымталар яңалыклар җиткерүнең бер чарасы булып тора. Бүгенге көндә көнүзәк вакыйгаларга мөнәсәбәтеңне белдерергә, үз позицияңне, эш-хәрәкәтләреңне һәм карарларыңны  халыкка җиткерергә кирәк. Болар нәкъ менә хакимият органнарына һәм, беренче чиратта, «Татмедиа» агентлыгына кагыла. Республикада яшәүче һәр кешенең, нинди генә чыганакка мөрәҗәгать итүенә карамастан, дөрес мәгълүмат алырга мөмкинлеге булсын.

Хөрмәтле депутатлар!

Халкының булышлыгыннан һәм шәхсән катнашуыннан башка Татарстан уңышлы үсә алмый. Дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарына халык белән эшләүнең нәтиҗәле формаларын табарга, киң җәмәгатьчелекне, шул исәптән территориаль иҗтимагый җирле үзидарәләрне республикада перспективалы проектларны тормышка ашыруга җәлеп итәргә кирәк.

Мәгълүмат һәм элемтә министрлыгына «Халык контроле» системасын камилләштерү белән беррәттән, халыкның иҗтимагый әһәмияткә ия проектларда катнашуын да тәэмин итәргә кирәк. Хакимият органнары тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү эшен дәвам итү мөһим. Бу – коррупциячел күренешләрне киметүнең иң нәтиҗәле чарасы. Моннан тыш, күпфункцияле үзәкләр күрсәтә торган хезмәтләрне арттыру түрәләр белән турыдан-туры элемтәгә керү заруриятен юкка чыгарырга мөмкинлек бирә.  Аларның эшчәнлегенә «тормыштагы төрле хәлләр буенча бер тәрәзә» принцибын кертү бурычы тора. Мәсәлән, бүгенге көндә бала туганнан соң гаиләгә ким дигәндә биш төрле инстанциягә мөрәҗәгать итәргә туры килә. Әлеге яңалык бу процедураны күпкә җиңеләйтәчәк, бер гариза нигезендә бер урында берничә төрле хезмәт күрсәтеләчәк.

Узган ел – Парклар һәм скверлар елы, ә быел исә Су саклау зоналары елы чаралары гражданнарның республикада гамәлгә ашырыла торган проектларда бик теләп катнашуына күркәм мисал булып тора.

Без шәхсән үзләре өчен уңайлы яшәү тирәлеге булдыру процессына халыкны җәлеп итүгә ирештек. 2015-2016 елларда уртак тырышлык белән Татарстан буенча барлыгы 183 парк һәм сквер төзиячәкбез һәм төзекләндерәчәкбез. Моннан тыш, республиканың 20 районында яр буенда ял итү урыннары, Казан шәһәрендә – Түбән Болак яр буе һәм «Лебяжье» урман-парк зонасы барлыкка киләчәк.

Әлеге объектларга халыкта ихтыяҗ булу – безнең эшебезнең нәтиҗәлелеген раслаучы төп күрсәткеч. Биредә заманга хас актив ял итү моделе формалаштырыла. Бу безне сөендерә. Республикабызда гамәлгә ашырыла торган проектлар турында тулырак мәгълүмат бирелгән материаллар сезгә таратылды.  

Татарстан компанияләренең парклар, скверлар һәм су саклау зоналарын төзекләндерү эшенә керткән өлешен аеруча билгеләп үтәсем килә. Барыннан да элек, бу – Татнефть һәм ТАИФ компанияләр төркеме, Казан вертолет заводы, Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе, Ак барс, шулай ук республикабызның Парадигма, Спец-тех, Стройгранд, Ледкрафт, Стройсервис һәм башка компанияләре.

Республикабызда 2017 елны Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы дип игълан итү яшәү өчен уңайлы мохит тудыру юнәлешендә башланган эшне дәвам итү булып тора.

Россиядә Экология елы игълан ителүне исәпкә алып, без шәһәребездә һәм авылларыбызда агачлар-үсемлекләр утырту, сулыкларны чистарту, яр буйларын төзекләндерү эшен дәвам итәчәкбез. Йорт яны территорияләренә аерым игътибар бирү зарур. Казан, Түбән Кама, Зеленодольск һәм республикабызның башка шәһәрләрендә йорт яны территорияләрен тәртипкә китерүгә матур мисаллар бар. Моннан тыш, торак һәм юл төзелеше өлкәсендә «яшел стандартлар»ны гамәлгә кертү, газ-мотор ягулыгы базарын үстерү, шулай ук чистарту корылмаларының нәтиҗәлелеген һәм җитештерүнең экологик яктан куркынычсызлыгын  арттыру эшен дәвам итәргә кирәк.

Халкыбыз өчен уңайлы мохит тудыру республикабызга килүче туристлар санының арттыруында ярдәм итәчәк. Безгә кунакчыллык индустриясенә аеруча зур игътибар бирергә кирәк. Татарстанга туристлар килүне арттыру өчен республиканы төп туристлык базарына чыгарырга, туристлыкның мәгърифәти, медицина, сәнәгать, авыл һәм этнотуризм кебек  перспективалы яңа төрләрен үстерергә, шулай ук кече елга флоты эшен активлаштырырга кирәк.

Хөрмәтле депутатлар!

Россиянең тышкы сәясәте юнәлешләре кысаларында чит ил партнерлары белән хезмәттәшлек итүне арттыру республиканың уңышлы үсешенә нигез булып тора. Татарстанның Россия Федерациясе һәм БДБ, БРИКС һәм Шанхай илләре хезмәттәшлеге оешмалары белән Евразиядәге интеграция процессларында катнашуы; Ислам хезмәттәшлеге оешмасы белән үзара хезмәттәшлек итү; Татарстанда Индонезия, Венгрия, Венесуэла, Куба һәм Словения кебек чит ил дәүләтләре белән Россия хөкүмүәтара комиссияләре утырышлары уздыру шуңа юнәлтелгән.

Ватандашларыбыз белән элемтәләрне ныгыту эшен дәвам итәбез. Татарстанның әлеге өлкәдә уңышлары Бишенче Бөтендөнья Россия ватандашлар конгрессында илебез Президенты Владимир Владимирович Путин тарафыннан билгеләп үтелде.

Татарстан бренды көннән-көн чит илдә таныла бара: чит ил инвесторлары безнең бик күп зур проектларыбызны гамәлгә ашыруда актив катнаша, Көнбатыш Европа, Кытай, Төркия, АКШ, Япония кебек илләрдән капитал кертү нигезендә уртак предприятиеләр ачыла. Республика потенциалын чит илләрдә тәкъдир итү, Татарстанда масштаблы халыкара форумнар, мәсәлән, КаzanSummit, уздыру эшлекле багланышларны киңәйтүгә ярдәм итә.

Хөкүмәтебезгә Татарстанга турыдан-туры инвестицияләр кертү һәм товар җитештерүчеләребезгә халыкара базарга чыгаруда булышлык күрсәтү максатларында сәүдә йортлары һәм республикабыз вәкиллекләре эшенең нәтиҗәлелеге күрсәткечен яхшыртырга кирәк.

Республиканың халыкара элемтәләрен үстерүдә парламентара багланышлар мөһим роль уйный. Биредә без, һәрвакыттагыча, депутатларыбызга таянабыз. Әлеге эшнең нәтиҗәсе Татарстанның сәяси имиджын ныгыту һәм икътисадый мәнфәгатьләрен кайгыртуда чагылырга тиеш.

Хөрмәтле коллегалар!

Конкурентлыкка сәләтле икътисад тормыш сыйфатын яхшыртуның нигезен тәшкил итә. Республикада уңай нәтиҗәләр бар. Бу елның соңгы айларында сәнәгать җитештерүе индексы 104 проценттан артты, тулаем төбәк продуктының һәм төп капиталга инвестицияләрнең тотрыклы үсеше күзәтелә.

Нефть-газ-химия комплексы Татарстан икътисадының әйдәп баручы өлкәсе булып тора. Тармакның зур компанияләре – Татнефть һәм ТАИФ компанияләр төркеме күпчелек очракта республикабызның салым потенциалын билгели.

Нефть чыгаруны арттыруны, шулай ук нефтьне тулаем үзебездә эшкәртүне   максат итеп куябыз. Югары үзле нефть чыгару, түбән үткәрүчән туплагычлы һәм катламташлы нефть ятмаларын эшкәртү өлкәсенә инновацияләр кертү актуаль мәсьәләләрнең берсе булып кала.

Авыр чыгарыла торган нефть запасларын эшкәртүдә кече нефть компанияләре нәтиҗәле эш күрсәтте. Республика буенча тулаем нефть чыгару күләмендә аларның өлеше 22 процентны тәшкил итә, быел кече нефть компанияләре үзләренең 100 миллионынчы тонна нефтен чыгарачак (1997 елдан башлап).

«ТАНЕКО»да сыек һәм каты ягулыкларны кислород кулланмыйча җылыту юлы белән эшкәртү (акрынайтылган кокслау) җайланмасын эшләтеп җибәрү – нефть эшкәртү сәнәгатендә зур вакыйга. Безгә бу илебездә беренче буларак мазутның бүленеп чыгуын киметергә, нефтьне тирәнтен эшкәртүне максималь дәрәҗәгә җиткерергә мөмкинлек бирәчәк.

Россиядә беренче буларак аммиак, метанол һәм грануллаштырылган карбамид җитештерү буенча «Аммоний» газ-химия комплексы файдалануга тапшырылды.

Шушы елның ахырында Авыр калдыкларны тирәнтен эшкәртү буенча «ТАИФ-НК» комплексын эшләтеп җибәрү, ТАНЕКОда Автомобильләр өчен товарлыклы автомобиль бензины алу юлы белән икенчел тирәнтен эшкәртү процессы комплексының беренче этабын тапшыру, беренчел нефть эшкәртү җайланмасын  (ул  елга 6 млн тонна нефть эшкәртергә мөмкинлек бирәчәк, ә бу исә республикада чыгарыла торган нефтьнең 2/3 өлешен эшкәртү дигән сүз) эшләтеп җибәрү нефть тармагының өстенлекле бурычлары булып тора.

Түбән Кама нефтехимда күләме буенча хәзерге вакытта эшләп чыгарылган продукциягә тәңгәл ЭП-600 – этилен җитештерү буенча яңа производство, пиролиз продуктларын эшкәртүгә бәйле производстволар төзү әһәмиятле бурыч булып тора.

Газ-химия тармагында Аммоний-2 проектын тагын да үстерү, шулай ук Казан органик синтезда эшләп чыгарылган продукция күләмен икеләтә арттыру буенча перспективалы проектларны тормышка ашыру – безнең киләчәккә планнарыбыз.

Моннан тыш, киләсе елда Түбән Кама нефтехимда изопрен производствосын реконструкцияләү һәм мономерлар җитештерү буенча гамәлдәге производстволарны киңәйтү проектларын тәмамларга кирәк. Бу проектлар синтетик каучук җитештерүнең еллык күләмен 100 мең тоннага арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Газпром-Трансгаз-Казан республика сәнәгать комплексларының тотрыклы эшләвен тәэмин итә. Компания газүткәргечләр төзү һәм аларны үзгәртеп кору буенча мөһим проектларны гамәлгә ашыруны дәвам итә, бу исә, үз чиратында, республикада газ куллану күләмен арттыру ихтыяҗын канәгатьләндерергә ярдәм итәчәк.

Республиканың машина төзү комплексында КАМАЗда алып барылган җитештерү күләмен саклап калу эшен аерым билгеләп үтәсем килә, предприятиенең киләчәккә планнары: яңа кабиналар һәм двигательләр чыгару, Милли технология инициативалары кысаларында проектлар эшләү; бүгенге көндә республикабыз территориясендә өч производство мәйданчыгы булган Форд-соллерс предприятиеләрендә автомобиль һәм автокомпонентлар экспортлауны киңәйтү; Горький исемендәге заводта заказлар портфелен формалаштыру; Казан вертолет заводында серияле рәвештә Ансат һәм Ми-38 вертолетларын эшләп чыгару, шулай ук еракка очыш авиациясен үстерү программалары кысаларында Казан авиация заводын тулысынча яңарту.

Республиканың энергетика комплексын үстерү юнәлешендә түбәндәге эшләр башкарылды: Түбән Кама җылылык-электр үзәген модернизацияләү төгәлләнде, Бигеш 220 подстанциясе файдалануга тапшырылды, Бөгелмә һәм Түбән Кама подстанцияләрен үзгәртеп кору буенча проектларны гамәлгә ашыру дәвам итә, яңа Щелоков-Үзәк линияләре төзелеше башланды. Киләсе елда 2 нче Казан җылылык-электр үзәгендә пар-газ җайланмасына күчү, шулай ук 1 нче Казан  җылылык-электр үзәге һәм 3 нче Казан җылылык-электр үзәгендә проектларны гамәлгә ашыруны дәвам итү республика башкаласын энергия белән ышанычлы төстә тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Тулаем алганда, республика энергетика системасының үсеше өчен барлык электр энергетикасы субъектларының үзара хезмәттәшлеген, шулай ук аларның федераль хакимият органнары белән, беренче чиратта, инвестиция сәясәтенә кагылышлы мәсьәләләрдә килешеп эшләвен тәэмин итү зарур.

Инфраструктураны үстерә килгәндә генә республикада масштаблы проектларны тормышка ашыру мөмкинлеге ачыла. Россия Хөкүмәтенең, шәхсән Дмитрий Анатольевич Медведевның ярдәме белән ИнноКам территориаль яктан аерымланган инновация үзәге концепциясен гамәлгә ашыру кысаларында Чаллы шәһәрендә алгарышлы үсеш территориясе булдыру турында карар кабул ителде.  Ул киләсе 10 елга илебез икътисадына этәргеч бирүче үсеш ноктасы буларак билгеләнде.

Республикада үсеш алган индустриаль мәйданчыклар челтәре үзенең нәтиҗәлелеген раслады. Шулар арасында – быел 10 еллык юбилейларын билгеләп үтәчәк «Алабуга» махсус икътисадый зонасы һәм «Химград» технополисы, Европада иң зурлардан саналучы «КИП Мастер» индустриаль паркы, ике IТ-парк мәйданчыгы. Узган ел йомгаклары буенча республика бизнесын үстерү инфраструктура резидентлары 125 млрд сумлык продукция җитештерде, бу тулаем сәнәгать производствосының 7 проценты.

Дөньякүләм дәрәҗәдә IТ-университет эшләп килүче Иннополис шәһәренә без зур өметләр баглыйбыз. Бүгенге көндә бу югары уку йорты абитуриентлар кабул итүнең сыйфаты ягыннан илебездә иң яхшы ун университет арасында. Иннополиска резидентлар һәм инвестицияләр җәлеп итү буенча эшне көчәйтергә кирәк.

Тулаем алганда, республика индустриаль мәйданчыкларының нәтиҗәле эшләвен тәэмин итүгә, шулай ук үз производствосын ачып җибәрү өчен Россия төбәкләренең берсен сайлау алдында торган яңа инвесторлар белән эшкә аеруча зур игътибар бирергә кирәк.

Бу өлкәдә Инвестицион үсеш агентлыгы төп рольне башкара.

Стратегик әһәмияткә ия бурычларны хәл итү өчен транспорт-логистика инфраструктурасының тиешле дәрәҗәдә үсеш алган булуы мөһим. Свияжск төбәкара мультимодаль логистик үзәгенең конкурентлыкка сәләтле өстенлекләрен нәтиҗәле файдаланырга кирәк.  

«Мәскәү-Казан» югары тизлекле тимер юлы магистрален төзү  проектын тормышка ашыру икътисад үсешенә яңа этәргеч бирәчәк. Ул безнең бизнес вәкилләренә яңа элемтәләр урнаштырырга һәм зур агломерация базарларын якынайтырга, ә Татарстанга – инвестицияләр җәлеп итүне арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Республикада юллар төзү һәм аларны төзекләндерү буенча зур эш алып барыла. Шуңа да карамастан, юлларның сыйфаты бик түбән дәрәҗәдә.

Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына республика предприятиеләре белән берлектә юл битумнары һәм асфальт-бетон катнашмаларының яңа төбәк стандартларын, шулай ук ремонт ясау аралыгында юлларның хезмәт итү вакытын арттыру өчен нәтиҗәле инновацион материаллар, конструкцияләр һәм технологияләр кертү буенча эшне дәвам итү кирәк.  Республикада цемент-бетон юллар төзү практикасын һәм перспективасын өйрәнергә кирәк.

Шулай ук күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфатына мониторинг уздырырга һәм файдаланылучы чималны контрольдә тотарга кирәк.

Инфраструктур үсешнең тагын бер юнәлеше – җир ресурслары. Беренче чиратта, җир фондын файдалануның нәтиҗәлелеген тикшерү таләп ителә. Күп кенә милекчеләр җиргә капитал туплау һәм хәтта спекуляция чарасы итеп кенә карый. Моның нәтиҗәсендә күп кенә җир кишәрлекләре хуҗалык әйләнешенә кертелмичә, буш тора.

Җир категорияләрен үзгәртү белән бәйле вазгыять тә борчу тудыра. Соңгы ун елда гына да Казан һәм Чаллы шәһәрләре янындагы авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге ун мең гектарга якын җир авылларга бирелде.

Җирләрне күчерүнең массакүләм характерда булуы бер яктан, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең күпкә кимүенә китерсә, икенче яктан, шәхси йортлар төзүгә бирелгән кишәрлекләрнең инженерлык һәм социаль инфраструктура төзелмичә генә һәм еш кына спекулятив бәягә сатылуына китерә.

Муниципаль берәмлекләр башлыкларына, республика Хөкүмәтенә карарлар кабул иткәндә игътибарлы булырга, инде күчерелгән һәм озак вакыт файдаланылмаучы җир кишәрлекләренә кагылышлы мәсьәләләрне хәл иткәндә салым салу һәм җирне тартып алудан башлап, барлык йогынты ясау чараларын кулланырга киңәш ителә.

Тагын бер кат ассызыклап әйтәм – җир нәтиҗә китерергә тиеш!

Җир белән белемсез, битараф эш итәргә ярамый, законга каршы теләсә нинди гамәл кылу шулай ук тыела. Барлык процедуралар халыкка аңлаешлы булырга тиеш.

Территориаль планлаштыру документларын әзерләүнең сыйфаты шулай ук бик түбән. Муниципалитетлар өчен әлеге мөһим хокукый документ территорияләрне үстерүнең нәтиҗәле чарасы булырга тиеш.

Архитектура, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгына әлеге мәсьәләне контрольдә тоту вәкаләтләреннән активрак файдаланырга кирәк.

Территорияләрне дөрес планлаштыру белән беррәттән, аларның күренеше турында да онытырга ярамый. Бүгенге көндә республика районнарында бу эшкә тиешле игътибар бирелми. Безнең алда объектларны төзеп кую бурычы гына тормый. Алар безнең шәһәрләребез һәм районнарыбызның бизәге, йөзек кашы булырга тиеш.

Матур, төзек урамнар һәм мәйданчыклар, биналар күңелгә ятышлы, алар яшәү өчен уңайлы мохит булдыра, инвесторлар күзендә районның дәрәҗәсен күтәрә.  

Һәрбер муниципалитетка, биредә яшәүче халыкны һәм шулай ук профессиональ архитекторлар һәм дизайнерларны җәлеп итеп, территорияләрне үстерүнең үз регламентын кабул итәргә кирәк.

Бүгенге көндә республикабызның күпчелек районнарының архитектура һәм төзелеш органнарында профильле белеме булмаган хезмәткәрләр эшли, күп кенә районнарда архитектура бүлекләре үз функцияләрен башка юнәлештәге эшчәнлек белән бергә алып бара, 15 муниципаль районның төзелеш һәм архитектура бүлекләре штатында бары бер хезмәткәр генә санала.

Архитектура, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгыннан бу өлкәдә эшне камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләвен сорыйм.

Хөрмәтле коллегалар!

 

Инновацияле икътисад булдырмый торып, республика алдында торган бурычларны хәл итү мөмкин түгел.

Республикада инновацияләрне эшләү һәм коммерцияләштерү өчен барлык шартлар булдырылган. Моңа уңышлы мисаллар да бар инде. Бу – КФУның Татхимфармпрепараты компаниясе белән дару субстанцияләрен тәҗрибә буларак җитештерү, Түбән Кама нефть химиясе компаниясе белән  каучук, полимерлар һәм резиналар алу өчен мономерлар синтезы катализаторларын җитештерү, ТНГ-групп компаниясе белән нефть скважиналарын тикшерү өчен уникаль җиһазлар җитештерү буенча уртак проектлары, шулай ук Казан энергетика университеты тарафыннан ТГК-16 белән бергәләп судан файдалануның юынтык сулар агызылмый торган системасын  булдыру.

Әлеге процесска, инновацияләр кертү нәтиҗәләре буенча стимуллаштыру системасын булдырып, күбрәк предприятиеләребезне тарту тиеш. Республиканың Дәүләт Советына инновация процессларын законнар белән нигезләүне  тәэмин итәргә кирәк. Предприятиеләргә булдырылган инжиниринг үзәкләре челтәрләре мөмкинлекләреннән активрак файдалану зарур.

Бизнеска уникаль югары технологик җиһазлар, компетенцияләр һәм технологияләр белән эшләүгә  юл ачылды. Инжиниринг үзәкләре булдырылу нәтиҗәсендә Татарстанда хәзердән үк инде медицинада  симуляция җиһазларын җитештерүче һәм экспортлаучы предприятиеләр актив үсеш алды, авиация двигательләре, авыл хуҗалыгы машиналары төзү, робототехника һәм биотехнологияләр  өлкәсендә импортны алмаштыру технологияләре эшләнә.

Предприятиеләр җитәкчеләренең  игътибарын аеруча матди булмаган активларга юнәлтергә телим.  Минем йөкләмәм буенча республикада интеллектуаль милек аудиты уздырыла.

Кайбер компанияләрдә әлеге мәсьәләнең мөһимлеген бик аңлап бетермиләр. Нәтиҗәдә аларга тиешле бәһа куелмый.  Республиканың әйдәп баручы предприятиеләренең тулаем активларында интеллектуаль милекнең өлеше зур түгел. Без үз мөмкинлекләребезне күрәләтә бәяләп бетермибез. Предприятиеләргә үз интеллектуаль активларын капиталлаштыру, уникаль эшләнмәләрне балансларына кую шарт. Бу – кредит рейтингын үстерү һәм инвестицияләр җәлеп итү мөмкинлекләрен арттыру өчен зур резерв булып тора.  

Кече һәм урта бизнесны үстерү элеккечә өстенлекле юнәлеш булып тора. Административ киртәләрне киметү буенча без планлы төстә эш алып барабыз. Моңа республиканың 5 эре шәһәрендә ачылган бизнес өчен күпфункцияле яңа үзәкләр эшли башлавы ярдәм итә. Әлеге тәҗрибәне башка муниципаль берәмлекләрдә дә куллана башларга вакыт.

Хәзер бизнес белән шөгыльләнүчеләрнең яңа буынын үстерү мөһим. Бу эштә үзенең нәтиҗәлелеген инде күрсәтергә өлгергән Эшкуарлык фабрикасы, шулай ук быел ГУГЛ компаниясенең Саклык банкы белән бергәләп гамәлгә куйган «Бизнес-класс» мәгърифәти проекты ярдәм итәргә тиеш. Кече һәм урта бизнесның реаль секторда үсешенә муниципаль сәнәгать мәйданчыклары зур этәргеч бирә. Хәзер республикада шундый илле ике мәйданчык бар. 2020 елга аларның санын йөзгә җиткерү бурычы тора.

Һәр муниципаль мәйданчык тулы көченә эшләргә тиешлекне дә билгеләп китәсем килә. Өстәвенә, республикада моның уңышлы мисаллары да бар. Болар – Арча, Зеленодольск, Кукмара, Лаеш һәм Теләче районнарындагы сәнәгать мәйданчыклары.

Бизнес өчен, дәүләт һәм корпоратив сатып алуларны да кертеп,  базарларга чыгу гаять мөһим.

Хәзерге вакытта кече һәм урта эшкуарлык вәкилләренә мәгълүмати ярдәм күрсәтү республика порталы эшли, ул елына 37 млрд сумлык контрактлар төзү мөмкинлеге бирде инде; шулай ук төзелеш өлкәсендә бәяләр куюның ачыклыгын һәм нәтиҗәлелеген тәэмин итүче «Татарстан Республикасының биржа мәйданчыгы»  эшчәнлек алып бара.

Биржа мәйданчыгыннан барлык республика программаларында файдалана башлау чираттагы адымыбыз булырга тиеш.

Сатып алулар процедураларын аңлаешлырак  һәм ачыграк итү мөмкинлеге бирәчәк башка инструментларны да күбрәк куллана башларга кирәк.

Кече һәм урта бизнесны технологик яктан яңадан кору өчен Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация белән бергәләп региональ лизинг компаниясе төзү эше алып барыла.

Республика Хөкүмәтеннән бу мәсьәләне контрольдә тотуын сорыйм.

Хөрмәтле депутатлар!

Республикада авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне үстерүгә юнәлтелгән комплекслы чаралар күрелә. Бу билгеле бер уңай нәтиҗәләр бирә. Быелның 8 ае йомгаклары күрсәткәнчә, авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 7 процентка арткан.

Авыл хуҗалыгы җитештерүе нәтиҗәлелеген арттыру эшен дәвам итү зарур. Аның күрсәткечләре республика буенча шактый төрле. Әйтик, явым-төшем күләме бердәй булып та, агротехнология ысулларын куллану хисабына Әтнә районында җыелган уңыш Ютазы районындагы белән  чагыштырганда гектарына  11 центнерга артыграк, Актаныш районында 44 мең гектар мәйданнан җыелган бөртеклеләр уңышы Әлмәт районындагы шул ук мәйданнан җыелган бөртеклеләр уңышыннан 30 процентка артыграк булды.  

Бу шулай ук хуҗалыкларга да кагыла. Уңай тәҗрибәләрдән файдалану нигезендә артта калган хуҗалыкларның үсешенә этәргеч бирергә кирәк.

Үрнәк булырлык хуҗалыклар бар бездә. Болар – Арча районының  «Кырлай», Актанышның «Әнәк»  агрофирмалары, Алабуга районының «Вятские Зори» һәм «Светлая Долина», Теләче районының «Игенче» компанияләре, Мамадыш районының  «Азык-төлек программасы», шулай ук Кукмараның «Восток» агросәнәгать комплекслары.

Республикадагы  авыл хуҗалыгы продукциясе тулай күләменең яртысын шәхси һәм крестьян-фермер хуҗалыклары  җитештерә.

Шунысы куанычлы: нәтиҗәле эшләүче хуҗалыклар елдан-ел ишәя бара.

Мондый эшкуарларга ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәкбез.

Республика шәһәрләрендә өч агросәнәгать паркы эшли. Федераль дәрәҗәдәге «Агромир Казан» логистика үзәген төзү эшләре алып барыла.

Шулай ук без шәһәрләрдә һәм район үзәкләрендә фермер хуҗалыклары һәм шәхси хуҗалыклар продукциясен сату өчен  кече агропарклар төзү проектын эшләдек.  

Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан әлеге мәсьәләне контрольдә тотуын сорыйм.

Товар җитештерүчеләребез һәрчак үсештә булырга һәм республикадан читтә дә башка товар җитештерүчеләр арасында конкурентлыкта өстенлек алу дәрәҗәсенә ирешергә тиешләр.  Инде гамәлгә куелган «Милли сәүдә маркасы» проекты моңа ярдәм итәргә тиеш. Безнең брендның киң танылуы һәм кулланучылар тарафыннан продукциянең югары сыйфатлык күрсәткече буларак кабул ителүе гаять мөһим.  

Авыл хуҗалыгы министрлыгына әйдәп баручы агрофирмалар һәм сәүдә челтәрләре белән берлектә Милли сәүдә маркасы продукциясенең таралыш даирәсен киңәйтүне тәэмин итү зарур.

Авыл хуҗалыгы чималын кабат эш кәртүгә кагылышлы мәсьәләләр буенча без берничә тапкыр фикер алыштык. Республикада азык-төлек кластеры булдырылды инде, кабат эшкәртүдә  яңа производстволар ачыла. Шуңа карамастан, Татарстанга елына 70 млрд сумнан артык продукция кертү дәвам итә. Бу резервтан республикадагы товар җитештерүчеләр һәм кабаттан эшкәртү белән шөгыльләнүчеләр  файдаланырга тиеш.

Авыл – республиканың нигезе, аның таяныр ноктасы. Тел, дин, мәдәният һәм милли рухны саклауга ул зур өлеш кертә. Безнең программаларның күбесе авыл үсешенә юнәлгән. Без алга таба да бу эшне дәвам итәчәкбез.

Республика авыл хуҗалыгының конкурентлыкка сәләтен үстерүдә  тагын бер мөмкинлек бар: ул да булса авыл хуҗалыгы җирләреннән файдалануның нәтиҗәлелеген арттыру. Соңгы вакытта продукцияне мулдан  бирә торган җирләрнең кимүе күзәтелә. Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге аеруча зур кыйммәткә ия җирләр реестрын төзергә кирәк.

Моннан тыш, полоса аша һәм урталыкта калдырып, шуның нәтиҗәсендә алга таба эшкәртеп булмастай җир пайларын тәртипсез рәвештә бүлеп бирүне туктатырга кирәк.

Муниципалитетларга, федераль хакимиятнең  территориаль органнарына, республика Хөкүмәтенә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләргә контрольлек итүне көчәйтергә кирәк.

Бакчачылык һәм дача хуҗалыклары өлкәсендә хәл ителәсе күп мәсьәләләр җыелды.

Республикада меңгә якын бакчачылык ширкәте (24 мең га.) бар.

Татарстанлыларның дүрттән бере диярлек җәй айларында шәхси хуҗалыклары янындагы җирдә хезмәт куя. Бакчачыларга тиешле уңайлыклар булдыру – хакимият органнары бурычы. Сүз иң гади ихтыяҗлар турында бара: болар – бакчаларга су һәм ут кертү, юллар уздыру, чүп түгүне оештыру.

Бу мәсьәләләр буенча республика Хөкүмәтендә эш алып барыла инде. Киләсе елдан без тиешле өч еллык программаны гамәлгә ашырырга керешәчәкбез.

Моннан тыш, кайбер эш төрләре гражданнарның үзләреннән акча җыю белән бер үк күләмдә республика бюджетыннан субсидияләү принципларында гамәлгә ашырылырга тиеш.   

Хөрмәтле коллегалар!

Яңа технологияләрне күпләп куллану, яңа профессияләр һәм белгечлекләр барлыкка килү мәгариф системасын, аеруча һөнәри белем бирү системасын вакытында камилләштерү таләбен куя. Барлык мәгариф программалары да икътисад ихтыяҗларын исәпкә алып төзелергә тиеш. Эш бирүчеләр, кемнәндер көтеп тормыйча, аларны булдыруда активрак катнашырга тиеш.

Мәгариф оешмасы һәм предприятиесе катнашында квалификацияле кадрлар әзерләү бурычларын хәл итүдә төзелүче  ресурс үзәкләре   челтәре ярдәмгә килә. Быелга республикада мондый егерме үзәк төзелгән, якын арада аларның санын утызга җиткерергә ниятлибез.

Конкурентлыкка сәләтлелекне мәгариф эшчәнлегенә дөнья стандартларын кертү өлешендә методикага нигезләнгән һәм системалы эш алып бару тәэмин итәчәк. Болар барысы да WorldSkills хәрәкәтенә дә кагыла, монда без Россия субъектлары арасында алдынгылар сафында булуыбызга да карамастан, дөньякүләм югарылыкка күтәрелә алганыбыз юк.

Моннан тыш, остазлык институтын үстерүгә игътибар итәргә кирәк.

Эшче һәм инженер профессияләрен популярлаштыруга юнәлтелгән эшебезне дәвам итәчәкбез. Инде уңай үзгәрешләр дә күзәтелә. Абитуриентларның техник һәм инженерлык әзерлеге алу юнәлешләре белән кызыксынуы арта. Әйтик, соңгы 5 ел эчендә әлеге белгечлекләр буенча республика югары уку йортларына кабул ителүчеләрнең саны 14 процентка артты.  

Технологияләр үсеше трендлары безгә барлык өлкәләрдә профильле компетенцияләр белән бер үк вакытта IT-компетенцияләргә ия булган белгечләр әзерләү ихтыяҗын куя. Киләчәктә нәкъ менә шундый белгечләр кирәк булачак.  

Киң колачлы проектларны гамәлгә ашыру республика Хөкүмәте, предприятиеләребез һәм әйдәп баручы югары уку йортлары ярдәме белән махсуслаштырылган үзәкләр төзүне таләп итә. Болар: машина төзү буенча – Чаллыда  КФУ һәм КАМАЗ катнашуы белән; нефть химиясе буенча – Түбән Камада Технология университеты, нефть химиясе һәм нефть эшкәртү предприятиеләре катнашуы белән; нефть һәм газ чыгару буенча – КФУ һәм Татнефть компаниясе базасында Югары нефть мәктәбе ачып, Әлмәттә.  

Әлеге үзәкләр белгечләрне производствога якынайтып әзерләү  мөмкинлеге бирәчәк һәм яшьләрнең җирлекләрдә калуына ярдәм итәчәк. Гомуми белем бирү сыйфатына аерым тукталып китәргә телим.  Олимпиадаларда катнашучы белем дәрәҗәсе бик югары булган укучылар әзерләүдә уңышларыбыз байтак. Бу казанышлар – укучыларның, укытучыларның һәм ата-аналарның тырыш хезмәте нәтиҗәсе.

Барлык мәктәпләребездәге укучыларыбызга сыйфатлы белем бирүдә гомуми бер дәрәҗәгә ирешергә, гамәлдәге педагогикада иң уңай яңалыкларны кертергә, уку процессын иҗади алымнарга нигезләнеп оештырырга кирәк.

Мәгариф оешмаларының республика рейтингында көчле һәм белем дәрәҗәсе күрсәткечләре түбән булган мәктәпләр арасында аерманы киметү гаять мөһим. Мисал өчен, районнар арасында БДИның уртача баллары аермасы  математика буенча 20 балл тәшкил итә, югары балл алучылар өлеше 21 процент пунктка аерыла. Нәтиҗәләрнең  мондый аерымлыгын  бетерергә кирәк.

Бөгелмә, Чаллы, Казан мәктәпләре хәзер беренче өч урынны алып тора. Алексеевск, Спас һәм Питрәч районнары – исемлекнең иң ахырында. Сүз дә юк, белем бирү дәрәҗәсенең югары булуы көчле укытучылардан тора.

Тырыш хезмәтләре нәтиҗәсендә хаклы рәвештә Татарстанның халык укытучысы дигән исемне алган педагогларыбыз бар. Болар: Бөгелмәнең 2 нче лицее директоры Иванов Геннадий Александрович, КФУның IT-лицее информатика укытучысы Михайлин Сергей Иванович, Казанның икенче татар гимназиясе директоры Хәмидуллина Камәрия Зиннур кызы.

Алар яшь укытучылар өчен югары һөнәри осталыкка ирешү юлында үрнәк булып торалар.  

Татарстан өчен телләр өлкәсендәге сәясәт аеруча әһәмияткә ия.

Рус телен укытуны камилләштерүгә моңа кадәр дә  җитди игътибар бирә идек, киләчәктә дә шулай дәвам итәчәкбез. Республика укучылары әлеге фән буенча  БДИдан тотрыклы рәвештә яхшы нәтиҗәләр күрсәтә (ТР-73, РФ-70).

Моннан тыш, заман безнең алда чит телләр, иң беренче нәүбәттә, инглиз телен үзләштерү дәрәҗәсен яхшырту бурычын куя.

Шул ук вакытта, милли мәгариф безнең бәхәссез өстенлекләребезнең берсе булып тора.  Быел 2030 елга кадәр  Милли мәгарифне үстерү концепциясе кабул ителде. Мәгариф министрлыгыннан әлеге Концепцияне гамәлгә ашыру буенча «юл картасы»н эшләү һәм раслау таләп ителә. Без Татарстан алар өчен туган йортка әйләнгән барлык халыклар телләрен саклау һәм үстерү юнәлешендә эшләргә тиешбез.

Тел – милләтнең төп билгесе. Туган телне саклау һәм аны үстерү – безнең уртак бурыч. Татар телен укыту һәм укытучылар әзерләү дәрәҗәсен күтәрергә кирәк. Татар теле дәресләре  балалар өчен кызыклы булуы мөһим.

Республикада талантлар белән эшләүгә җитди игътибар бирелә, программалар – талантлар белән идарә итү стратегиясе, «Алгарыш», махсус стипендияләр нигезендә ярдәм күрсәтү чаралары гамәлгә ашырыла, «Созвездие-Йолдызлык», «Студент язы», «Сәләт» кебек төрле форумнар һәм фестивальләр, «Кадрлар резервы», «Президент академиясенең җәйге кампусы» һәм башка шундый проектлар оештырыла, яшьләрнең инновацияле иҗат үзәкләре төзелде.

Яшь сәләт ияләренә «Кванториум» балалар технопаркы мәйданчыгы бик ошый. Ул Чаллыда КАМАЗ ярдәме белән IT-парк базасында эшли.

Быелның ахырына кадәр тагын Түбән Камада һәм Әлмәттә шундый мәйданчыклар ачылачак. Балалар технопарклары яшь буын өчен республикада ихтыяҗ туган яңа профессияләр нигезләрен үзләштерү үзәкләренә әверелергә тиеш.  

Гомумән алганда, балаларның иҗади сәләтләре белән беррәттән, гамәли характердагы  талантларын да ачу – мәктәпләр һәм өстәмә белем бирү учреждениеләренең беренче чиратта хәл ителергә тиешле бурычы.

Һәр бала – талант иясе. Иң мөһиме – яшь татарстанлыларның мөмкинлекләрен үз вакытында ачу һәм аны гамәлгә ашыру өчен шартлар тудыру. Хөрмәтле депутатлар!

Яшәү һәм эшләү өчен уңай тирәлек булдыру  элеккечә безнең иң зур бурычыбыз булып тора.

Быел без алар нигезендә соңгы 5 ел эчендә халыкның өчтән ике өлеше торак-көнкүреш шартларын яхшыртуга ирешкән республика программаларын гамәлгә ашыруны дәвам итәбез. 13 мең тирәсе күп фатирлы йорт төзекләндерелде, 90 меңнән артык гаилә социаль ипотека буенча торак белән тәэмин ителде (2046 йорт), 200гә якын балалар бакчасы, 30 дан артык мәктәп, 348 ФАП төзелде, 780 белем бирү оешмасы, мең ярым диярлек ФАП, 18 участок хастаханәсе һәм 95 табиблык амбулаториясе төзекләндерелде, инвалидлар өчен уңайлы тирәлек булдыруга зур игътибар бирелә.

Шуның белән бергә, әле хәл ителмәгән мәсьәләләр дә бик күп.  Иң әүвәл, төзелеш өлкәсендә. Шундый зур күләмдә төзелеш алып барсак та, без әле дә булса искергән технологияләргә таянып эш итәбез.

Фәнни җәмәгатьчелектә гамәлгә ашырылмаган бик күп эшләнмәләр бар. Аларны кулланылышка кертү өчен төзелеш материаллары, конструкцияләр һәм технологияләр инжиниринг үзәген булдырырга кирәк.

Өлешле төзелеш мәсьәләсе элеккечә үк кискен тора. Чаралар күреп, 5 проблемалы объектны төзеп бетерә алдык. Торак төзелешендә өлешле катнашучы меңгә якын кеше, ниһаять, фатирлы булды. Чаллыда эш алга китте.

Шул ук вакытта Казан җитәкчеләренә әлеге юнәлештә эшне яхшыртырга кирәк.

Басым ясап әйтәм, һәр район башлыгы барлык проблемалы өлешле объектлар төзелешен тәмамлау һәм яңадан да алданган «өлешче»ләр барлыкка килүне булдырмау өчен шәхсән җавап бирә.

Моннан тыш, төзелеш базарында катнашучыларның  намуссыз эш йөрткән һәрберсе җаваплылыкка, хәтта ки җинаять җаваплылыгына тартылачак.

ТКХ өлкәсендә гражданнар мөрәҗәгатьләренең шактые күрсәтелә торган хезмәтләр өчен түләү күләменә һәм аларның сыйфатына бәйле. Иң беренче нәүбәттә, тармак эшчәнлегендәге аңлашылмаучылыкларны бетерергә кирәк.

ТКХ дәүләт мәгълүмати системасына идарәче компанияләрне һәм барлык хезмәт күрсәтүчеләрне һәм энергия ресурслары белән   тәэмин итүчеләрне кертү бурычы тора. Аны хәл итү  кулланучы – идарәче компания – коммуналь оешма – энергия ресурслары белән тәэмин итүче арасындагы  акча әйләнешен контрольдә тотарга мөмкинлек бирәчәк.   

Торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын яхшырту шулай ук хезмәт күрсәтү базарында конкурентлык һәм контрольлек итүче органнарның тиешле күзәтчелеге хисабына да тәэмин ителергә тиеш.

Республика торак пунктларының инженерлык челтәрләре  һәм юынтык су агызу системалары корылмаларының торышы, шулай ук эчә торган суның сыйфаты борчу тудыра.

Заманча технологияләр кертү һәм су алу урыннарында суны чистартуга чыгымнарны оптимальләштерү һәм, аның икенче кат пычрануын исәпкә алып, балалар бакчаларына, мәктәпләргә, хастаханәләргә һәм торак йортларга өстәмә су чистарту  җиһазлары кую  мәсьәләләсен тирәнтен тикшереп эшләү тиеш.

Шуның белән бергә, муниципаль берәмлекләр башлыкларыннан су белән тәэмин итү һәм юынтык су агызу объектларына инвентарь номерлары сугу эшен дәвам итүләрен һәм Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы белән бергәләп, аларны норматив халәткә китерү буенча инвестиция  чыгымнарын исәпкә алып, тәкъдимнәр әзерләүләрен сорыйм.

Республика Хөкүмәтенә гамәлдәге инженерлык инфраструктурасын торгызу өчен, компанияләрнең үз инвестиция программалары хисабыннан, шулай ук республика бюджеты хисабыннан да,   акча бүлүне күздә тотарга кирәк.

Халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуда сәламәтлек саклау тармагы аерым роль уйный.       Югары технологияле медицинада без уңай нәтиҗәләргә ирештек.   Ресурслар туплауда сайлап алынган стратегия кадрлар потенциалын һәм кыйбатлы медицина җиһазларын нәтиҗәле файдаланырга мөмкинлек бирде.

Соңгы елда без сәламәтлек саклау өлкәсендә берничә эре объектны модернизацияләүгә ирештек.  Болар: Республика клиник онкология диспансеры; Түбән Камада күп профильле хастаханә, аның составында 720 кешегә исәпләнгән, Россиядә иң  зур поликлиникаларның берсе эшли башлады; Казанда аналарның һәм яңа туган сабыйларның сәламәтлеген саклау эшен шактый яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк яңа перенаталь үзәк ачылды; республика башкаласында һәм Чаллыда ике зур стационар яңартылды; Казанда шулай ук заманча консультация-диагноз кую үзәге төзелә.

Республикада күрелгән чаралар нәтиҗәсендә 5 ел эчендә кан әйләнеше системасы чирләреннән үлү очракларын 16 процентка һәм балалар үлемен 7 процентка киметүгә ирешелде.

Быел «Поликлиникалар һәм хастаханәләр» категориясендә Халык контроле системасында мөрәҗәгатьләр саны чирек тапкырга артты. Бу күрсәткеч сәламәтлек саклауның республика гражданнары барыннан да ешрак мөрәҗәгать итә торган  башлангыч звеносы эшен камилләштерү кирәклеген көн тәртибенә куя. Зур чиратлар,  пациентлар белән дорфа мөгамәләдә булу, эшне артык катлаулы оештыру – мондый күренешләргә юл куярга ярамый.

Беренче чиратта сырхауларның мәнфәгатьләренә игътибар бирү һәм югары сыйфатлы  хезмәт күрсәтү – дәүләт сәламәтлек саклау тармагының конкурентлык  өстенлеген шулар тәшкил итәргә тиеш.

Иминиятләштерү медицина оешмалары мөмкинлекләреннән киңрәк файдаланырга кирәк.

Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы өчен сәламәтлек саклау тармагында мәгълүмати технологияләрне кертү  һәм телемедицина мөмкинлекләреннән  файдалану мәсьәләләрен хәл итү өстенлекле бурыч  булып тора.

Халыкның дәүләт ярдәменә мохтаҗ булган кайбер категорияләренә адреслы ярдәм күрсәтү эшенең сыйфатын яхшырту  –   социаль сәясәтнең төп бурычы.

Үзен-үзе карау сәләтен югалткан кешеләргә  яшәү  өчен тиешле шартлар булдыру, шулай ук гражданнарның икътисадый яктан үз-үзен тәэмин итү мөмкинлекләрен арттыру  һәм актив гомерен озынайту өчен шартлар тудыру юнәлешендә алып барылган эшне камилләштерергә кирәк.

Бүген сәламәтлек саклау культурасы  күнекмәләре бирә торган  профилактика чараларына, гражданнарны үз сәламәтлеген саклау һәм аның турында кайгыртуга кызыксындыру эшенә аерым  басым ясарга кирәк.   

Сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга республикадагы нык үскән спорт инфраструктурасы, ГТО системасын актив кулланышка кертү, шулай ук республикада гаять әһәмиятле спорт ярышлары уздырылу ярдәм итә.

2017 елда республикада FIFA Конфедерацияләр Кубогы, ә 2018 елда Футбол буенча дөнья чемпионаты була. Без аларны иң югары дәрәҗәдә уздырырга тиешбез.

Моннан тыш,  Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгына дөньякүләм класслы спортчылар әзерләү буенча системалы эш оештырырга кирәк. Риода узган Олимпиадада Татарстан спортчыларының дәрәҗәле урыннар алмавы – җитди фикер йөртү өчен сәбәп булып тора.

Казан үзенең Россиянең спорт башкаласы дигән исемен акларга тиеш. Олимпия чемпионнары сафында без Татарстан спортчыларын күрергә телибез.

Хөрмәтле депутатлар!

Республика алдында торган киң колачлы бурычлар хакимият органнары эшчәнлегенең нәтиҗәле булуына аерым таләпләр куя.

Идарә итү буенча  кабул ителә торган карарларның  сыйфат дәрәҗәсен яхшыртырга, белгечләрнең әзерлеген һәм кадрлар резервы белән эшләүне камилләштерергә, проект идарәчелеген киңәйтергә, алдынгы тәҗрибәне активрак файдаланырга һәм барлык дәрәҗә хакимият органнары эшчәнлегенең ачыклыгын арттырырга кирәк.

Бар эш безнең озак вакытка исәпләнгән максатлардан һәм бурычлардан чыгып алып барылырга тиеш.

Хөрмәтле татарстанлылар!

Көчле төбәкләре Россиянең бөеклеген тәэмин итә. Ул көчле төбәкләр арасында безнең Татарстан да бар!

Бүген, бердәм команда булып эшләп, без республикабызның киләчәген төзүебезне дәвам итәбез. Иң әһәмиятлесе, ни теләгәнебезне һәм шуңа ничек ирешергә мөмкин булуын яхшы беләбез.

Хөрмәтле ватандашлар!

Һәр яңа көн – тормышны яхшырак итү мөмкинлеге бирә.

Безнең алда зур максатлар һәм бурычлар тора. Иң мөһиме – көчебезгә ышанырга һәм Татарстан иминлеге өчен хезмәт итәргә.

Без бергә! Без булдырабыз!

Утырышны турыдан-туры радио һәм телевидение аша трансляцияләү оештырылды. Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми порталында бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерменче утырышын интернет-трансляцияләнде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.

21.09.2016




Шулай ук кара