Яңалыклар


Татарстан Президенты Иранда имам Реза мавзолеенда булды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иранның туризм энҗесе – Мәшһәд шәһәрендәге имам Реза мавзолеенда булды. 

Имам Реза мавзолее – Мәшһәд шәһәрендә архитектура комплексы, Ирандагы туризм һәм хаҗ кылу үзәге. Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, көн саен монда 15-20 млн. кеше килә.

Комплексны карау барышында Татарстан Президенты тарихи китапханәдә булды, анда 90 меңләп кулъязма китап саклана. Шулардан 20 меңе – кулъязма Коръәннәрнең кыйммәтле нөсхәләре, иң борынгысы Ислам барлыкка килү мизгелененнән беренче гасырга туры килә. Моннан тыш, китапханәдә тарихи реликвияләрне бай җыентыклары тупланган, шулар арасында татар халкы тарихи чыганаклары да бар. 

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Әл-Реза (шыгыйларның сигезенче имамы) каберен зыярәт кылды һәм мәчеттә булды. 

Аннары комплекс территориясендә Татарстан Республикасы Президенты «Астан Кудс Резави» фонды рәисе Сәид Ибраһим Рәиси белән очрашты. 

«Имам Реза мавзолее – бик күркәм архитектур иҗат җимеше. Безнең өчен китапханәләрне, музейларны һәм фонд документлары үзәген оештыру аеруча кызыклы. Ышанам, без архивлар буенча белгечләребез арасында тыгыз хезмәттәшлек урнаштыра алырбыз», - диде Татарстан Республикасы Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, бүген Россиядә 20 миллионнан артык мөселман яши. Татарстанда гына1,5 меңләп мәчет бар. 

Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, мәгариф өлешенә аерым игътибар бирелә. Борынгы Болгар шәһәре территориясендә Болгар ислам академиясе төзелеп килә. Бу уникаль проект Россия Президенты Владимир Путин ярдәме белән гамәлгә ашырыла. «Бу эре комплекс, аның эшчәнлеге   традицион ислам юнәлешләренә багышлана. Без Иран дини эшлеклеләре белән хезмәттәшлек итәргә телибез», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Татарстан Республикасы Президенты фонд рәисенә Татарстанның икътисадый, сәнәгать һәм инвестицион потенциалы турында кыскача сөйләде. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.

20.04.2017




Шулай ук кара

Яңалыклар



Видеоматериаллар



Фоторепортажлар