Яңалыклар


Рөстәм Миңнеханов Татар дин әһелләренең VIII бөтенроссия форумында катнашучыларны сәламләде

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татар дин әһелләренең VIII бөтенроссия форумының пленар утырышында катнашты. Чара Казанда Г.Камал ис. Татар дәүләт академия театрында узды. 

Әлеге форум Россиянең 68 төбәгеннән меңгә якын татар мөселман берлекләренең лидерларын җыйды. Быелгы очрашу диндә милли үзенчәлеккә багышланганды. 

"Бөтенроссия татар дип әһелләре форумы Казанда инде сигезенче кат уза. Казанда җыелып, без дини һәм иҗтимагый  актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышабыз. Халкыбыз һәм республикабыз тормышында актив катнашучыларга, татарларның рухи үсешенә өлешен кертүчеләргә рәхмәт әйтәсем килә", - дип билгеләде Татарстан Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, бу көннәрдә Россия белән мөселман дәүләтләре хезмәттәшлеген ныгытуга юнәлдерелгән берничә мөһим вакыйга уза. Грозныйда "Россия - Ислам дөньясы" стратегик караш төркеменең III утырышы узды һәм бүген Казанда «Россия – ислам дөньясы: «Kazansummit-2017» IX халыкара икътисадый саммиты уза. 

"Иртәгә без инде борынгы Болгар шәһәрендә Изге Болгар җыенында очрашабыз, ул Идел Болгарының 922 елда исламны кабул итүгә багышлана", - диде ТР Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, татар милли үзенчәлеген саклауга актив рәвештә эш алып барыла - тарихын, мәдәниятын, телен, гореф-гадәтләрен. "Бу эш Татарстанда гына алып барылмый. Без республикадан читтә яшәүче татарлар белән дә элемтәдә торабыз, аларга төрлечә ярдәм итәргә тырышабыз", - диде ул. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Булат Низамиев

19.05.2017




Шулай ук кара

Видеоматериаллар



Фоторепортажлар