Яңалыклар


ЮИМ МТИ Урбанистика югары мәктәбендә укуга Татарстан Республикасы Президенты грантларын алуга конкурс игълан ителде

Югары икътисад мәктәбенең Милли-тикшеренү институты Урбанистика югары мәктәбендә укуга Татарстан Республикасы Президенты грантларын алуга конкурс игълан ителде.

Биш студентка “Шәһәр һәм технологияләр: киләчәк шәһәрләрен прототиплаштыру” халыкара магистр программасы буенча белем алуга Татарстан Президенты грантлары биреләчәк.

Гаризалар 2017 елның 10-24 июлендә кабул ителә.

Программаның академик җитәкчесе - Барселона шәһәренең элеккеге баш архитекторы, "Шухов Лаб" киләчәк шәһәрләрен прототиплаштыру лабораториясе җитәкчесе Висенте Гуаярт.

Шул биш җиңүченең һәрберсенә 924 мең сум күләмендә грант бирелә, ул магистр программасы буенча белем алуга һәм тулай торакта яшәүгә түләүләрне капларга тиеш.

Студентлар уку вакытында тикшеренүләр һәм проектлар эшләү белән шөгыльләнәчәк. Темалары Татарстан Хөкүмәтенә җиткереләчәк. Курслар тәмамлангач, грант ияләре, республикага кайтып, ике ел дәвамында шәһәр үсеше проектлары белән эшләргә тиеш булачак.

Кандидатлар түбәндәге үзенчәлек буенча сайлана: алар Татарстанда туган булырга, 23тән 35 яшькәчә, укуга һәм тикшеренү эшчәнлегенә омтылышы зур булган, уку белән эшне бу вакытта бергә алып бармаска (2017 елның сентябре - 2019 елның июне), инглиз телен телдән һәм язмача белергә (Advancedтан түбән булмаска тиеш), бакалавр яки “Архитектура”, “Шәһәрне планлаштыру”, “Дизайн”, “Инженерия”, “Менеджмент/Хокук”, “Медиа”, “Социология”, “География”, “Культурология”, “Политология” белгечлеге буенча дипломлы булырга тиеш.

Бәйге өч этапта: 2017 елда 10 июльдән 24 июльгә; 31 июльдән 1 августка; 2 августтан 16 августка кадәр үткәрелә.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат: https://urban.hse.ru/grant


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.

13.07.2017