Премиялəр, стипендиялəр, грантлар
Татарстан Республикасының дәүләт премияләре
Татарстан Республикасында фәнне һәм техниканы тагын да үстерү, фәнни-техник алгарышны стимуллаштыру һәм фән һәм техника өлкәсендә иң зур казанышларны кызыксындыру максатларында Татарстан Республикасы Президентының 1993 елның 16 апрелендәге ПУ-206 номерлы Указы белән (1999 елның 9 мартындагы, 2000 елның 13 декабрендәге, 2001 елның 6 апрелендәге, 2005 елның 24 декабрендәге, 2006 елның 4 апрелендәге, 2007 елның 12 гыйнварындагы, 2008 елның 20 мартындагы үзгәрешләре белән) фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасының еллык сигез премиясе гамәлгә куелды.
Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасының дәүләт премияләре түбәндәгеләр өчен бирелә:
- үзебезнең илнең һәм дөньяның алдынгы казанышлары дәрәҗәсенә туры килә торган һәм Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешенә һәм рухи алгарышына этәргеч бирә торган гуманитар, табигый һәм техник фәннәр үсешенә күренекле өлеш керткән өчен;
- үзләренең күрсәткечләре буенча дөньядагы иң яхшы аналоглар дәрәҗәсендә булган ресурсларны саклаучы һәм экологик яктан чиста технологияләр һәм техника, прогрессив материаллар, машина һәм механизмнар эшләгән һәм керткән өчен;
- фән һәм техника казанышларын киң кертү нигезендә иң яхшы җитештерү нәтиҗәләренә ирешкән һәм югары хезмәт җитештерүчәнлеген тәэмин иткән, сыйфат ягыннан яңа төр продукция булдырган өчен.
Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премияләре ел саен Татарстан Республикасы Президентының 2004 елның 31 декабрендәге ПУ-824 номерлы Указы белән (2005 елның 7 декабрендәге, 2009 елның 29 гыйнварындагы үзгәрешләре белән) иң күренекле, җәмәгатьчелек ягыннан танылган, үзебезнең ил һәм милли мәдәниятне үстерүгә күренекле өлеш керткән әдәбият һәм сәнгать әсәрләре өчен бирелә, алар үзенчәлекле автор стиленә, яңалыкка һәм оригинальлеккә ия булырга, һөнәри осталыкның югары дәрәҗәсе белән аерылып торырга тиеш, премия шулай ук сәнгать белгечлеге һәм әдәбият белгечлеге өлкәсендә иң яхшы фәнни тикшеренүләр өчен бирелә. Ел саен Габдулла Тукай исемендәге өч дәүләт премиясе тапшырыла.
Татарстан Республикасында химия фәнен тагын да үстерү, галимнәрне фосфороорганик химия өлкәсендә иң яхшы фәнни хезмәтләргә, фәнни ачышларга һәм уйлап табуларга кызыксындыру өчен һәм академиклар А.Е.Арбузов һәм Б.А.Арбузов истәлеген мәңгеләштерү максатларында Татарстан Республикасы Президентының 1997 елның 11 июлендәге ПУ-359 номерлы Указы белән фосфороорганик химия өлкәсендә Халыкара Арбузов премиясе гамәлгә куелды, ул ике елга бер тапкыр бирелә.
Татарстан Республикасы студентлары һәм мәктәп укучылары арасында программалаштыру буенча еллык ачык команда турнирында җиңүчеләрне бүләкләү максатларында Татарстан Республикасы Президентының 2010 елның 31 мартындагы ПУ-182 номерлы Указы нигезендә Татарстан Республикасы студентлары һәм мәктәп укучылары арасында программалаштыру буенча еллык ачык команда турнирында җиңгән өчен Татарстан Республикасы Президенты бүләкләре гамәлгә куелды.
Татарстан Республикасының махсус дәүләт стипендияләре
Һөнәри белем алуда дәүләт ярдәмен көчәйтү, Татарстан Республикасының интеллектуаль потенциалын саклап калу һәм үстерү, Татарстан Республикасы дәүләт мәгариф учреждениеләренең укуда һәм фәнни эшчәнлектә иң югары сәләт күрсәткән аспирантларын, адъюнктларын, студентларын, курсантларын һәм укучыларын, бүләкләү максатларында Татарстан Республикасы Президентының 1998 елның 3 мартындагы ПУ-168 номерлы Указы белән (2002 елның 28 июнендәге, 2003 елның 22 апрелендәге, 2006 елның 14 октябрендәге, 2008 елның 28 апрелендәге, 2011 елның 23 маендәге үзгәрешләре белән) Татарстан Республикасының югары, урта һәм башлангыч һөнәри белем бирү дәүләт, шул исәптән хәрби, һәм дәүләт аккредитациясе алган дәүләтнеке булмаган мәгариф учреждениеләрендә торып укыган аспирантлар, адъюнктлар, студентлар, курсантлар һәм укучылар өчен Татарстан Республикасының махсус дәүләт стипендияләре гамәлгә куелды.
Ел саен Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы дәүләт стипендиатлары лауреатлары белән очрашуы булып уза.
Дәүләт органнарының, җәмәгать оешмаларының, милекнең барлык төрләрендәге предприятиеләр һәм учреждениеләрнең Татарстан Республикасында сәләтле балаларга һәм талантлы яшьләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән тырышлыкларын, "Созвездие-Йолдызлык" республика фестиваль хәрәкәтен үстерү максатлатларында Татарстан Республикасы Президентның 2006 елның 29 апрелендә ПУ - 165 номерлы Указы белән (2007 елның 16 июлендәге, 2007 елның 17 декабрендә һәм 2006 елның 28 апрелендәге үзгәрешләре белән) "Созвездие - Йолдызлык" дип исемләнгән эстрада сәнгате ачык республика телевизион яшьләр фестивалендә җиңүчеләр өчен ел саен түләнә һәм елга бер тапкыр бирелә торган махсус дәүләт стипендияләре гамәлгә куелды.
Югары һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреҗдениеләре студентларына өстәмә дәүләт ярдәме күрсәтү максатларында Татарстан Республикасы Президентының 2010 елның 21 декабрендәге ПУ-835 номерлы Указы нигезендә Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан югары һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениеләре көндезге уку бүлекләренең укучыларның бөтенроссия һәм халыкара олимпиадаларының йомгаклау этабында җиңүчеләрдән һәм бүләк алучылардан булган студентлары өчен Татарстан Республикасы Президентының 100 стипендиясе гамәлгә куелды, шул исәптән: Татарстан Республикасы территориясендә даими яшәүче студентлар өчен – 50 стипендия, Россия Федерациясенең бүтән субъектларыннан килгән студентлар өчен – 50 стипендия.
Татарстан Республикасы Президенты грантлары
Театр, музыка, хореография сәнгате һәм кинематография өлкәсендә әйдәп баручы коллективларның иң мөһим иҗади проектларына дәүләт ярдәме күрсәтүне көчәйтү максатларында, Татарстан Республикасы Конституциясенең 94 статьясы, "Мәдәният турында" Татарстан Республикасы Законының 282 статьясы, Татарстан Республикасы Президентының 2007 елның 2 апрелендәге ПУ-168 номерлы Указы нигезендә мәдәният, сәнгать һәм кинематография өлкәсендә Татарстан Республикасы Президентының 7 гранты гамәлгә куелды.
Грантлар ел саен бирелә. Грантларны алучылар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тәкъдиме буенча Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан билгеләнә.


