Түбәндәге мәсьәләләр буенча видеоконференция режимында
республика киңәшмәсе:
1. Торак һәм социаль объектларны (мәктәпкәчә балалар учреждениеләрен, фельдшерлык-акушерлык пунктларын, амбулаторияләрне, сырхауханәләрне, клубларны, спорт мәйданчыкларын) төзү буенча республика программаларын гамәлгә ашыру, гражданнарның өлешле инвестицияләшү юлы белән торак төзелешенең проблемалы объектларын төзеп бетерү турында.
2. Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләррендә юл эшләре турында.
3. Татарстан Республикасында агросәнәгать комплексы мәсьәләләре турында.
4. 2019 елда Татарстан Республикасында илкүләм проектларны гамәлгә ашыру барышы турында.
5. Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов уздыра.
2019 елда Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетын көтеләчәк үтәү йомгаклары һәм 2020 елга Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычлары буенча Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсе. Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов уздыра.