Русский

Татарча

English

Гражданнарны кабул итү

Татарстан Республикасы Президентына мөрәҗәгать итү мәсьәләсе буенча гражданнарны кабул итү Татарстан Республикасы Президентының Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсе тарафыннан гамәлгә ашырыла. Кабул итү, алдан язылмыйча, Казан Кремленең 9 нчы корпусында, ял һәм бәйрәм көннәреннән гайре, 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр алып барыла.

Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан шәхси кабул итүне сораган гозерләр Татарстан Республикасы Президентының Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсендә әңгәмә нәтиҗәләре буенча карала.

Татарстан Республикасы Президенты адресына хатларны почта буенча яисә Казан Кремленең 9 нчы корпусы вестибюлендә урнашкан керүче хатлар өчен билгеләнгән почта әрҗәсе аша җибәрергә мөмкин.

Хатлар җибәрү өчен почта адресы:
420014, Казан шәһәре, Кремль
Татарстан Республикасы Президенты
Р.Н.Миңнехановкә
Факс: (843) 292-05-30.

Татарстан Республикасы Президенты адресына шулай ук, түбәндә китерелгән электрон формадан файдаланып, Интернет челтәре аша да хат җибәрергә мөмкин.

Моны эшләр өчен сезгә "Хат тексты" бүлекчәсендә текстны җыярга һәм, җыеп бетергәч, "җибәрергә" кнопкасына басып, аны җибәрергә кирәк.

Татарстан Республикасы Президентына юлланган барлык язма мөрәҗәгатьләр Татарстан Республикасы Президентының Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсенә керәләр (тел. 5678857). Белешмә алу өчен үзеңнең фамилияңне һәм хатның җибәрелгән көнен хәбәр итәргә кирәк.

Белешмә өчен:

2006 елның ноябреннән "Россия Федерациясе гражданнарының мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында" 2006 елның 2 маендагы N 59-ФЗ номерлы Федераль закон көченә керә (Законга 2010 елның 29 июнендә һәм 27 июлендә үзгәрешләр кертелә). Ул Россия Федерациясе гражданының дәүләт органнарына һәм җирле үзидарә органнарына мөрәҗәгать итү хокукы биргән Россия Федерациясе Конституциясендә беркетелгән хокукларны гамәлгә ашыру белән бәйле хокукый мөнәсәбәтләрне җайга сала һәм шулай ук анда дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары һәм вазыйфаи затлар тарафыннан гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе билгеләнә.

Законның 7 статьясындагы 3 пункты нигезендә, граждан үз мөрәҗәгатендә мәҗбүри рәвештә фамилиясен, исемен, атасының исемен (соңгысы – булган очракта), җавап электрон документ рәвешендә юлланырга тиеш булса – электрон почта адресын, һәм язма рәвештә юлланырга тиеш булса – почта адресын күрсәтә.

 
 







 
 
Рәсемдә (латинча юл хәрефләре, саннар) тасвирланган текстны аерып билгеләгезРәсемдә (латинча юл хәрефләре, саннар) тасвирланган текстны аерып билгеләгез