Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре
 

Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре статусы Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре – Татарстан Республикасының дәүләти, икътисадый, социаль, фәнни һәм мәдәни үсешенә зур өлеш керткән өчен, законлылыкны ныгытудагы, гражданнарның сәламәтлеген һәм гомерен саклаудагы, хокукларын һәм ирекләрен яклаудагы, тәрбияләүдәге, спортны үстерүдәге казанышлары, актив хәйрия эшчәнлеге, Татарстан Республикасы һәм аның күпмилләтле халкы алдындагы башка казанышлар өчен бүләкләнүчеләрнең югары уңышларын дәүләти һәм иҗтимагый тануның иң югары чагылышы.

 

"Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен" ордены


«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены Татарстан Республикасының иң югары дәүләт бүләге булып тора. Аның белән гражданнар Татарстан Республикасының дәүләтчелеген үстерүдәге, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен тәэмин итүдәге, икътисадны, мәдәниятне, фәнне, мәгарифне, сәламәтлек саклауны, сәнгатьне һәм спортны үстерүдәге аерым казанышлары өчен, җәмәгать тәртибен саклауда батырлык һәм түземлек күрсәткән өчен бүләкләнәләр. "Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен" орденына лаек булган затлар аны күкрәкнең сул ягына тагып йөриләр, бүләкләнүчеләрнең Россия Федерациясе, СССР орденнары һәм медальләре булганда, алардан соң урнаштыралар.

«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены белән оешмалар икътисадны, мәдәниятне, фәнне, мәгарифне, сәламәтлек саклауны, сәнгатьне, спортны үстерүдәге һәм хезмәт эшчәнлегенең башка төрләрендәге, илнең оборона мөмкинлекләрен ныгытудагы һәм хокук тәртибен саклаудагы аерым казанышлары өчен бүләкләнә. Бүләкләнүче оешманың байрагы булган очракта, аларның карары нигезендә орден байракка беркетелергә мөмкин. Байракка беркетелгән очракта, орден байракның алгы ягында өске кырыйдан 15 сантиметрда, байрак сабыннан 10 сантиметр аралыкта беркетелә, ә оешманың СССР орденнары булганда, алардан соң урнаштырыла.

 

Орден «Дуслык»


«Дуслык» ордены белән гражданнар Татарстан Республикасының халыкара абруен, Татарстан Республикасы һәм чит ил дәүләтләре, Россия Федерациясенең башка субъектлары арасында дуслык һәм хезмәттәшлекне  ныгытудагы аерым казанышлары, Татарстан Республикасының көчле алга китешенә ярдәм итүче сәүдә, икътисадый, фәнни, техник, социаль, мәдәни элемтәләрне һәм сәнәгать потенциалын, нәтиҗәле инвестиция, хәйрия һәм иҗтимагый эшчәнлекне үстерүгә зур өлеш керткән өчен бүләкләнәләр. «Дуслык» ордены белән бүләкләнгән затлар аны күкрәкнең сул ягына тагып йөриләр, ә бүләкләнүчеләрнең Россия Федерациясе, СССР орден­нары һәм медальләре, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены булганда, алардан соң урнаштыралар.

 

Медаль ордена «За заслуги перед Республикой Татарстан»


«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале белән гражданнар Татарстан Республикасының дәүләтче­леген үстерүдәге, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен тәэмин итүдәге, икътисадны, мәдәниятне, фәнне, мәгарифне, сәламәтлек саклауны, сәнгатьне һәм спортны үстерүдәге аерым казанышлары, җәмәгать тәртибен саклаганда, шулай ук гомерләренә куркыныч янау шартларында хәрби, гражданлык һәм хезмәт бурычларын үтәгәндә батырлык һәм кыюлык күрсәткәннәре, актив җәмәгать һәм хәйрия эшчәнлекләре өчен бүләкләнәләр. «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале белән бүләкләнгән затлар аны күкрәкнең сул ягына тагып йөриләр, ә бүләкләнүчеләрнең Россия Федерациясе, СССР орден­нары һәм медальләре, Татарстан Республикасы орденнары булганда, алардан соң урнаштыралар.

 

"Фидакарь хезмәт өчен" медале


«Фидакарь хезмәт өчен» медале белән гражданнар Татарстан Республикасының дәүләти, икътисадый, социаль һәм мәдәни үсеше өлкәсендәге, республика икътисады һәм фәнни потенциалын арттырудагы хезмәттә югары казанышлары өчен, актив җәмәгать һәм хәйрия эшчәнлеге өчен бүләкләнәләр. "Фидакарь хезмәт өчен" медаленә лаек булган затлар аны күкрәкнең сул ягына тагып йөриләр, бүләкләнүчеләрнең Россия Федерациясе, СССР орденнары һәм медальләре, "Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен" ордены булганда, алардан соң урнаштыралар.

 

"Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлар өчен" медале


«Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлар өчен» медале белән гражданнар Татарстан Республикасында җирле үзидарәне торгызудагы һәм үстерүдәге, җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттырудагы, тарихи һәм башка җирле традицияләрне исәпкә алып, халык мәнфәгатьләреннән чыгып, җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүдәге аерым казанышлары өчен бүләкләнәләр. «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлар өчен» медаленә лаек булган затлар аны күкрәкнең сул ягына тагып йөриләр, ә бүләкләнүчеләрнең Россия Федерациясе, СССР орденнары һәм медальләре, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены, «Фидакарь хезмәт өчен» медале булганда, алардан соң урнаштыралар.

 

"Ана даны - Материнская слава" медале


«Ана даны - Материнская слава» медале белән аналар - Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче, биш һәм күбрәк бала тудырган һәм тәрбияләп үстергән, кимендә бер балигъ булмаган балалы Россия Федерациясе гражданнары бүләкләнә. Бүләкләнүгә үз балаларын тәрбияләүгә намуслы караучы, балаларның сәламәтлеге, белем алуы, физик, рухи һәм әхлакый үсеше, аларның шәхесен тулы һәм камил үстерү турында тиешле дәрәҗәдә кайгыртуны тәэмин итүче, балалар тәрбияләүдә үрнәк булып торучы аналар тәкъдим ителә. "Ана даны - Материнская слава" медаленә лаек булган затлар аны күкрәкнең сул ягына тагып йөриләр, ә бүләкләнүчеләрнең башка орденнары һәм медальләре булганда, "Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлар өчен" медаленнән соң урнаштыралар.

 

"Өч миллиард тонна Татарстан нефтен чыгару уңаеннан" медале


«Өч миллиард тонна Татарстан нефтен чыгару уңаеннан» медале белән Татарстан Республикасы сәнәгатенең нефть тармагындагы хезмәттә югары күрсәткечләргә ирешкән хезмәткәрләре, шул исәптән оештыру-хокукый рәвешләренә бәйсез рәвештә Татарстан Республикасы сәнәгатенең нефть тармагы предприятиеләренең һәм оешмаларының үзләре җитәкләгән коллективлар белән бергә эшләрендә югары нәтиҗәләргә ирешкән җитәкчеләре, шулай ук Татарстан Республикасы халык хуҗалыгының Татарстан Республикасы нефть сәнәгатен торгызуга һәм үстерүгә зур өлеш керткән башка тармаклары, дәүләт органнары һәм оешмалары хезмәткәрләре булып торучы (булган) гражданнар бүләкләнә. "Өч миллиард тонна Татарстан нефтен чыгару уңаеннан" медале күкрәкнең сул ягында йөртелә, ә бүләкләнүчеләрнең башка орденнары һәм медальләре булган очракта "Ана даны - Материнская слава" медаленнән соң урнаштырыла.

 


Татарстан Республикасында түбәндәге мактаулы исемнәр билгеләнә: "Татарстан Республикасының Халык артисты", "Татарстан Республикасының Халык язучысы", "Татарстан Республикасының Халык шагыйре", "Татарстан Республикасының Халык укытучысы", "Татарстан Республикасының Халык рәссаме", "Татарстан Республикасының Атказанган агрономы", "Татарстан Республикасының Атказанган артисты", "Татарстан Республикасының Атказанган архитекторы", "Татарстан Республикасының Атказанган ветеринария табибы", "Татарстан Республикасының Атказанган табибы", "Татарстан Республикасының Атказанган газ тармагы хезмәткәре", "Татарстан Республикасының Атказанган геологы", "Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе", "Татарстан Республикасының Атказанган фән эшлеклесе", "Татарстан Республикасының Атказанган терлекчесе", "Татарстан Республикасының Атказанган җиртөзәре", "Татарстан Республикасының Атказанган зоотехнигы", "Татарстан Республикасының Атказанган уйлап табучысы", "Татарстан Республикасының Атказанган урманчысы", "Татарстан Республикасының Атказанган машина төзүчесе", "Татарстан Республикасының Атказанган мелиораторы", "Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы", "Татарстан Республикасының Атказанган нефтьчесе", "Татарстан Республикасының Атказанган югары мәктәп хезмәткәре", "Татарстан Республикасының Атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре", "Татарстан Республикасының Атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре", "Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре", "Татарстан Республикасының Атказанган җиңел сәнәгать хезмәткәре", "Татарстан Республикасының Атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре", "Татарстан Республикасының Атказанган азык-төлек сәнәгате хезмәткәре", "Татарстан Республикасының атказанган мәгълүматлаштыру һәм элемтә хезмәткәре", "Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре", "Татарстан Республикасының Атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре", "Татарстан Республикасының Атказанган халыкка хезмәт күрсәтү хезмәткәре", "Татарстан Республикасының Атказанган транспорт хезмәткәре", "Татарстан Республикасының Атказанган физик культура хезмәткәре", "Татарстан Республикасының Атказанган рационализаторы", "Татарстан Республикасының Атказанган эчке эшләр органы хезмәткәре", "Татарстан Республикасының Атказанган коткаручысы", "Татарстан Республикасының Атказанган төзүчесе", "Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы", "Татарстан Республикасының Атказанган химигы", "Татарстан Республикасының Атказанган экологы", "Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы", "Татарстан Республикасының Атказанган энергетигы", "Татарстан Республикасының Атказанган юристы".

«Татарстан Республикасының Халык артисты»; «Татарстан Республикасының Халык язучысы»; «Татарстан Республикасының Халык шагыйре»; «Татарстан Республикасының Халык укытучысы»; «Татарстан Республикасының Халык рәссамы» мактаулы исемнәренә лаек булган затларга тиешле күкрәк билгесе тапшырыла.

Башка мактаулы исемнәргә лаек булган затларга бердәй үрнәктәге «Татарстан Республикасының Атказанган хезмәткәре» күкрәк билгесе тапшырыла.

Татарстан Республикасының мактаулы исемнәренә лаек булган затлар мактаулы исемгә күкрәк билгесен күкрәкнең уң ягында йөртәләр, ә бүләкләнүчеләрнең мактаулы исемнәргә башка күкрәк билгеләре булганда, Россия Федерациясе, СССР күкрәк билгесеннән соң, Татарстан АССР, Татарстан ССР күкрәк билгеләре алдыннан урнаштыралар.

Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре белән бүләкләү Татарстан Республикасы Президентының бүләкләү турындагы указлары нигезендә башкарыла, алар Татарстан Республикасының рәсми массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарыла.

Дәүләт бүләкләренең хокукый статусы һәм бүләкләү тәртибе «Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре турында» 2011 елның 10 октябрендәге 74-ТРЗ номерлы (2012 елның 11 июнендәге2015 елның 25 апрелендәге, 2016 елның 18 мартындагы үзгәрешләре белән) Татарстан Республикасы Законы белән билгеләнә.

Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре белән бүләкләнүгә үтенечнамәләрне карау Татарстан Республикасы Президентының «Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре белән бүләкләү турындагы үтенечнамәләрне карау хакында» 2011 елның 27 декабрендәге ПУ-875 номерлы (2016 елның 12 августындагы үзгәрешләре белән) һәм Татарстан Республикасы Президентының «Татарстан Республикасының «Ана даны – Материнская слава» медале белән бүләкләүгә документларны карау һәм бирү тәртибе турында» 2000 елның 2 ноябрендәге ПУ-828 номерлы (2004 елның 23 июлендәге, 2009 елның 27 февралендәге, 2010 елның 22 июнендәге, 2011 елның 27 декабрендәге, 2016 елның 12 августындагы үзгәрешләре белән) нигезендә тәртипкә салына.