Гыйльманов
Рафаил Вәли улы
Татарстан Республикасы Куркынычсызлык Советы секретаре
Туган көне:
10 март 1959 ел.
БИОГРАФИЯ
1959 елның 10 мартында Казанда туган.
1981 елда В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын «хокук белеме» белгечлеге буенча тәмамлаган.

1981 - 2019 елларда – Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы органнарында хезмәт итә, махсус званиедәге полиция генерал-майоры.
2003 елдан – Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры урынбасары.
2019 елның 18 февраленнән Татарстан Республикасы Куркынычсызлык Советы Секретаре вазыйфасына билгеләп куелды.

Дәүләт бүләкләре: «Атказанган Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәре» мактаулы исеме (2000), «Ватан алдындагы казанышлар өчен» II дәрәҗә ордены медале (2006), Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале (2009), «Ватан алдындагы казанышлар өчен » I дәрәҗә ордены медале (2011), «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены (2013), «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен » ордены медале (2019), күп санлы ведомство бүләкләре.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International