Хәйдәров
Ләззәт Илдар улы
Татарстан Республикасы Президенты Матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары
Матбугат хезмәте
Туган көне:
1979 елның 26 апреле
Биография
1979 елның 26 апрелендә Татарстан Республикасы Зеленодольск районының Олы Ачасыр авылында туа. 1999-2005 елларда ТР Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә эшли. 2005-2006 елларда – КДУ татар әдәбияты кафедрасы ассистенты. КДУ татар филологиясе һәм тарихы факультеты деканының социаль-тәрбия эше буенча урынбасары. 2006-2007 елларда – Казан шәһәре Башкарма комитетының мәгълүмат-аналитика бүлегенең баш белгече. 2007-2012 елларда – Казан шәһәре Думасы аппаратының җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтәләр бүлегенең баш белгече, башлыгы урынбасары. 2012-2015 елларда - ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаментының Дини берләшмәләр белән багланышлар идарәсе дәүләти-конфессиональ мөнәсәбәтләр бүлегенең баш киңәшчесе. 2015-2016 елларда - “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының эшләр идарәсе башлыгы. 2016 елның 24 февраленнән - Татарстан Республикасы Президенты Матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары Казан шәһәре Мэры Рәхмәте (2009) Бөтенроссия халык санын алуда катнашу өчен Истәлекле медаль (2010) Казан шәһәре Мэрының Мактау грамотасы (2012) «Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы» Истәлекле медале һәм РФ Президенты В.В.Путин грамотасы Өйләнгән, кызы бар.