Рөстәм Миңнеханов Нурлаттагы шикәр заводын консервацияләү турында: кешеләр эшкә урнашсын өчен барлык шартларны да тудырырга кирәк

17 февраль 2020 ел., дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нурлат муниципаль районы Советы утырышында катнашты. Утырышта районның 2019 елдагы социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлары каралды. 

Утырыш башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов районның авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать предприятиеләре күргәзмәсен карады.

Нотыгында Нурлат  районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин хәбәр иткәнчә, 2019 елда җыелма территориаль продукт 64 млрд. сум тәшкил иткән, 2018 елга карата үсеш 1,3%. Иң зур өлешне (77%) нефть чыгару һәм нефть эшкәртү компанияләре керткән. Төяп җибәрелгән сәнәгать продукциясе 32,2 млрд. сум тәшкил иткән. Сәнәгать җитештерүе индексы – 108,6%. 

Татарстан Президенты ассызыклаганча, бүген Нурлат районы берничә юнәлеш буенча алда бара. «Нурлат 110  еллык тарихында тимер юл станциясе поселогыннан заманча шәһәргә әверелде», - диде Рөстәм Миңнеханов.   

Ул билгеләп үткәнчә, район икътисадында нефть тармагы зур өлешне алып тора. Нефть компанияләре районга мөһим социаль мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итә. «Шуның белән бергә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерергә кирәк. Бүгенгә ул район икътисадында барлыгы 15,7 процент тәшкил итә. Бу ситуацияне үзгәртергә кирәк. Инвесторларны җәлеп итәргә, бизнес-проектларны үстерергә, яңа эш урыннары булдырырыга», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, Нурлат районында 24 оешма хезмәт хакын хезмәт өчен түләүнең минималь күләменнән түбәнрәк түли. «Район җитәкчелеге бу мәсьәләне аерым контрольдә тотарга тиеш», - диде Татарстан Президенты. 

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Нурлат шикәр заводын консервацияләү мәсьәләсенә дә кагылды. «Бу бик авыр тема, бигрәк тә бу предприятиене корган кешеләр өчен. Бүгенгә завод  конкуренциягә сәләтсез. Без кешеләр эшкә урнашсын өчен барлык шартларны да тудырырга тиешбез. Шулай ук  бу сәнәгать мәйданчыгын киләчәктә куллану мәсьәләсен карарга һәм инвесторлар җәлеп итәргә кирәк», - диде ул. 

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, районның АСКны үстерү өлкәсендә потенциалы зур, бигрәк тә сөт терлекчелегендә. Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Нурлат районында суган үстерү белән уңышлы шөгыльләнәләр иде. Татарстан Президенты бу традицияләрне торгызырга тәкъдим итте.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган чаралар уздырылачак. Ветераннарга федераль түләүләр белән бергә республикада бер мәртәбәлек ярдәм чарасы турында карар кабул ителгән. Бөек Ватан сугышы ветераннарына, фашист концлагерьларының балигъ булмаган тоткыннарына һәм «Ленинград блокадысында яшәүче» тамгасы белән бүләкләнгәннәргә 25 мең сум биреләчәк. Бу гражданнар тагын ТАССР төзелүнең 100 еллыгына 100 мең сум алачак. Моннан тыш, 5 меңәр сум  тыл хезмәтчәннәренә һәм сугышта катнашучыларның тол хатыннарына биреләчәк. Барлыгы 34 мең ветеран түләү алачак. Бу максатларга республика бюджетыннан 200 млн. сум карала. 

Утырышта тагын Киекле авыл җирлеге башлыгы Рәис Ганиев чыгыш ясады. Ул Рөстәм Миңнехановтан Курманай авылында күперне ремонтлауда ярдәм күрсәтүен сорады. Татарстан Президенты Татарстан Республикасы транспорт министрына бу мәсьәләне контрольдә тотарга кушты. 

Азакта Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International