Росгвардия территориаль идарәсе хезмәткәрләренә яңа хезмәт автомашиналары ачкычлары тапшырылды

23 март 2020 ел., дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия илкүләм гвардиясе гаскәрләренең Идел буе округы командующие генерал-полковник Александр Порядин Росгвардия территориаль идарәсе хезмәткәрләренә яңа хезмәт автомашиналары ачкычлары тапшырдылар.

Чара «Пирамида» КСК (Казан, Мәскәү ур., 13) мәйданчыгында узды.

Искәртәбез, Татарстан территориясендә хокук тәртибен, иҗтимагый иминлекне тәэмин итүгә төбәк җитәкчелеге тарафыннан зур игътибар бирелә. «РФ ВНГ ТР буенча УВО» ФДКУ ведомстводан тыш саклау хезмәте нарядлары һәм лицензияле-рөхсәт итү бүлекчәләре хезмәткәрләре закон нигезендә төбәк территориясендә үзләренә йөкләнгән эшләрне башкаралар. Автопаркны хезмәт автотранспортының яңа берәмлекләре белән тулыландыру ведомство хезмәткәрләренең хезмәт итү шартларын яхшыртачак һәм Росгвардия территориаль идарәсе алдындагы оператив-хезмәт бурычларын нәтиҗәле һәм сыйфатлы хәл итүгә ярдәм итәчәк. 

Рөстәм Миңнехановның актив ярдәме белән республика бюджеты акчалары исәбеннән Росгвардиянең территориаль идарәсе автопаркы 40 яңа хезмәт автомобиле белән тәэмин ителде. 

30 данә хезмәт автомобиле ачкычлары (28 данә «Lada Vesta» машинасы һәм 2 данә «УАЗ Патриот» автомашинасы) ведомстодан тыш саклау бүлекчәләрен тоту төркемнәренең нарядлары машина йөртүчеләрнә – Казан шәһәре буенча батальоннары, Чаллы,  Бөгелмә, Алабуга, Зеленодольск, Лениногорск шәһәрләрендә УВО идарәсенең ведомстводан тыш саклау бүлекләре,  Азнакай һәм Алексеевск ОВО хезмәткәрләренә тапшырылды.

Тагын 10 автомашинаны лицензияле-рөхсәт эше үзәге хезмәткәрләренә һәм  ведомствоның башка бүлекчәләренә тапшырдылар. Транспорт чаралары кирәкле махсус яктырту һәм тавыш сигналлары җайланмалары белән комплектланган, шулай ук тиешле төсле график буяулары да бар. 

Чара кысаларында ведомствоның хезмәт иткәндә аеруча уңышларга ирешкән хезмәткәрләре бүләкләнде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования