Рөстәм Миңнеханов Россия реставраторы Александр Попов белән онлайн-очрашу уздырды

19 май 2020 ел., сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  «Реставрационный центр - архитектура, производство, обучение» ҖЧҖ җитәкчесе Александр Попов белән онлайн-очрашу уздырды.

Очрашу кысаларында Татарстанның агач мигъмәрияте ядкярләрен: Балык Бистәсе районының Олы Елга авылындагы мәчетне һәм Кама Тамагы районының Архангельские Кляри авылындагы XVIII гасыр чиркәвен реставрацияләү мәсьәләләре каралды. Ике проектны да Александр Попов җитәкләячәк.

Яклар реставрация эшләренең агымдагы барышы, объектлар сакланышын тәэмин итү, шулай ук киләчәк хезмәттәшлек турында фикер алыштылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International