Рөстәм Миңнеханов «Татарстан-24» һәм «Эфир» телекомпанияләрендә булды

19 май 2020 ел., сишәмбе

Бүген, Татарстан Республикасы Матбугат көнендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан-24» һәм «Эфир» телекомпанияләрендә булды. Татарстан Республикасы Президенты журналистларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм телестудияләрне җиһазландыру белән танышты. 

Рөстәм Миңнехановка мәгълүмат программалары редакцияләре һәм яңалыклар студияләре эшчәнлеге турында сөйләделәр, яңа телевизион җайланмаларны һәм аппарат студиясен күрсәттеләр. Татарстан Республикасы Президентына хәбәр ителгәнчә, бүген тәүлек буена эшләүче «Татарстан-24» телеканалы бөтен республика буенча 1,6 млн. кешене колачлый. Челтәр телеканалы платформасына Татарстанның төрле районарыннан һәм шәһәрләреннән «ТАТМЕДИА» АҖнең 14 телекомпаниясе күчерелгән.

Махсус турыдан-туры трансляция кысаларында Рөстәм Миңнеханов агымдагы санитар-эпидемиологик вәзгыятькә бәйле сорауларга җавап бирде. Татарстан Президенты хәбәр иткәнчә, бүген коронавируска бәйле вәзгыять Татарстанда тотрыкланды. Авыручылар саны 2400 кеше, яртысы – симптомсыз очраклар. Яртысыннан артыгы стационар бүлекләрдә дәваланса, калганнары – өйдә. Бик авыр очраклар 1%тан кимрәк. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, республикада мондый авырулар өчен  3 мең ятак әзерләнгән, 60%ы буш тора. 1,6 мең ИВЛ аппаратлары резервланган.

Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, Covid-19 авырулар белән эшләүче Татарстан табибларына апрель ае өчен 176 млн. сум өстәмә түләнгән инде. «Татарстанда өстәмә түләүләр белән проблемалар юк. Без кайнар линия ачтык. Бүгенгә 63 мөрәҗәгать керде. Яңадан тикшереп чыгарга куштым аларны», - диде ул. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, барлык медицина хезмәткәрләре йогышлы авырулар белән эшләүче медиклар дәрәҗәсендә саклану чаралары белән тәэмин ителгән.  

Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, бизнеска коронавирус пандемиясе нәтиҗәләрен ерып чыгу өчен дәүләт тарафыннан ярдәм кирәк. Төп максат – компанияләр продукциясенә ихтыяҗны торгызу. Ул хәбәр иткәнчә, республика эшкуарларга ярдәмгә яңа өстәмә чаралар әзерли. Алар асылда кече бизнеска адресланачак.

Татарстан Республикасы Президентыннан тагын ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган чаралар турында да сорадылар. Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, төп чаралар августта узачак.

Коронавируска каршы көрәш шартларында Россия Федерациясе төбәкләре федераль үзәктән өстәмә акчалар һәм вәкаләтләр алдылар.  

Интервью азагында Рөстәм Миңнеханов «Татарстан-24» эшен «заманча, кызыклы һәм алга баручы телеканал» дип уңай бәяләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International