Рөстәм Миңнеханов ИФО төбәкләрендә илкүләм иминлек мәсьәләлренә багышланган киңәшмәдә катнашты

20 май 2020 ел., чәршәмбе

Бүген Татартан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе Федераль округы төбәкләрендә илкүләм иминлек мәсьәләлренә багышланган киңәшмәдә катнашты. 

Киңәшмәне видеоконференция режимында ​Россия Федерациясе Иминлек Советы Секретаре Николай Патрушев үткәрде. Илкүләм проектларны гамәлгә ашырганда хокук бозуларга каршы тору мәсьәләләре каралды. 

Чарада Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, ИФО төбәкләре башлыклары, федераль министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, Генераль прокуратура, Россия Хисап палатасы вәкилләре катнашты. 

Киңәшмә барышында хокук саклау, контроль-күзәтчелек органнары, федерация субъектлары һәм җирле үзидарә хакимияте органнары арасында эшне координацияләү әһәмияте ассызыкланды. 

Илкүләм проектларга бүлеп бирелгән акчаларны урлауны кисәтүгә, бюджет акчаларын сарыф итүне катыгый контрольдә тотуга басым ясалды. 

Аеруча коррупциягә бәйле хокук бозуларга, дәүләт сатып алуларын оештыру тәртибен бозуга, эшне сыйфатсыз башкаруга игътибар ителде. 

Илкүләм проектларны гамәлгә ашырганда хокук бозуларга каршы тору буенча ведомствоара эш төркемнәренә шикле финанс операцияләрне, бер көнлек фирмаларны эшкә җәлеп итүне ачыклауга юнәлдерелгән эшне көяәйтергә йөкләделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования