Дəүлəт бүлəклəре

Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре статусы Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре – Татарстан Республикасының дәүләти, икътисадый, социаль, фәнни һәм мәдәни үсешенә зур өлеш керткән өчен, законлылыкны ныгытудагы, гражданнарның сәламәтлеген һәм гомерен саклаудагы, хокукларын һәм ирекләрен яклаудагы, тәрбияләүдәге, спортны үстерүдәге казанышлары, актив хәйрия эшчәнлеге, Татарстан Республикасы һәм аның күпмилләтле халкы алдындагы башка казанышлар өчен бүләкләнүчеләрнең югары уңышларын дәүләти һәм иҗтимагый тануның иң югары чагылышы.

«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены

«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены Татарстан Республикасының иң югары дәүләт бүләге булып тора. Аның белән гражданнар Татарстан Республикасының дәүләтчелеген үстерүдәге, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен тәэмин итүдәге, икътисадны, мәдәниятне, фәнне, мәгарифне, сәламәтлек саклауны, сәнгатьне һәм спортны үстерүдәге аерым казанышлары өчен, җәмәгать тәртибен саклауда батырлык һәм түземлек күрсәткән өчен бүләкләнәләр. "Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен" орденына лаек булган затлар аны күкрәкнең сул ягына тагып йөриләр, бүләкләнүчеләрнең Россия Федерациясе, СССР орденнары һәм медальләре булганда, алардан соң урнаштыралар.

«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре, оешмалары һәм аларның бүлекчәләре, дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнарыннан тыш, икътисад, мәдәният, фән, мәгариф, сәламәтлек саклау, сәнгать, спорт һәм башка хезмәт өлкәләрен үстерү, илнең оборона сәләтен ныгытуда һәм хокук тәртибен саклауда аеруча зур казанышлары өчен бүләкләнә ала. Бүләкләнүче оешманың байрагы булган очракта, аларның карары нигезендә орден байракка беркетелергә мөмкин. Байракка беркетелгән очракта, орден байракның алгы ягында өске кырыйдан 15 сантиметрда, байрак сабыннан 10 сантиметр аралыкта беркетелә, ә оешманың СССР орденнары булганда, алардан соң урнаштырыла.

«Дуслык» ордены

«Дуслык» ордены белән гражданнар Татарстан Республикасының халыкара абруен, Татарстан Республикасы һәм чит ил дәүләтләре, Россия Федерациясенең башка субъектлары арасында дуслык һәм хезмәттәшлекне ныгытудагы аерым казанышлары, Татарстан Республикасының көчле алга китешенә ярдәм итүче сәүдә, икътисадый, фәнни, техник, социаль, мәдәни элемтәләрне һәм сәнәгать потенциалын, нәтиҗәле инвестиция, хәйрия һәм иҗтимагый эшчәнлекне үстерүгә зур өлеш керткән өчен бүләкләнәләр. «Дуслык» ордены белән бүләкләнгән затлар аны күкрәкнең сул ягына тагып йөриләр, ә бүләкләнүчеләрнең Россия Федерациясе, СССР орден­нары һәм медальләре, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены булганда, алардан соң урнаштыралар.

«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале

«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале белән гражданнар Татарстан Республикасының дәүләтче­леген үстерүдәге, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен тәэмин итүдәге, икътисадны, мәдәниятне, фәнне, мәгарифне, сәламәтлек саклауны, сәнгатьне һәм спортны үстерүдәге аерым казанышлары, җәмәгать тәртибен саклаганда, шулай ук гомерләренә куркыныч янау шартларында хәрби, гражданлык һәм хезмәт бурычларын үтәгәндә батырлык һәм кыюлык күрсәткәннәре, актив җәмәгать һәм хәйрия эшчәнлекләре өчен бүләкләнәләр. «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале белән бүләкләнгән затлар аны күкрәкнең сул ягына тагып йөриләр, ә бүләкләнүчеләрнең Россия Федерациясе, СССР орден­нары һәм медальләре, Татарстан Республикасы орденнары булганда, алардан соң урнаштыралар.

«Фидакарь хезмәт өчен» медале

«Фидакарь хезмәт өчен» медале белән гражданнар Татарстан Республикасының дәүләти, икътисадый, социаль һәм мәдәни үсеше өлкәсендәге, республика икътисады һәм фәнни потенциалын арттырудагы хезмәттә югары казанышлары өчен, актив җәмәгать һәм хәйрия эшчәнлеге өчен бүләкләнәләр. "Фидакарь хезмәт өчен" медаленә лаек булган затлар аны күкрәкнең сул ягына тагып йөриләр, бүләкләнүчеләрнең Россия Федерациясе, СССР орденнары һәм медальләре, "Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен" ордены булганда, алардан соң урнаштыралар.

«Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлар өчен» медале

«Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлар өчен» медале белән гражданнар Татарстан Республикасында җирле үзидарәне торгызудагы һәм үстерүдәге, җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттырудагы, тарихи һәм башка җирле традицияләрне исәпкә алып, халык мәнфәгатьләреннән чыгып, җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүдәге аерым казанышлары өчен бүләкләнәләр. «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлар өчен» медаленә лаек булган затлар аны күкрәкнең сул ягына тагып йөриләр, ә бүләкләнүчеләрнең Россия Федерациясе, СССР орденнары һәм медальләре, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены, «Фидакарь хезмәт өчен» медале булганда, алардан соң урнаштыралар.

«Ата-ана фидакарьлеге» медале

«Ата-ана фидакарьлеге» медале гаилә һәм балалар тәрбияләү институтын тануның иң югары дәрәҗәсе булып тора. «Ата-ана фидакарьлеге» медале белән җиде һәм аннан да күбрәк баланы гаилә законнары таләпләре нигезендә тәрбияләүче яисә тәрбияләгән, кимендә бер балигъ булмаган балалары булганда, теркәлгән никахта торучы ата-аналар (уллыкка алучылар) – Россия Федерациясе гражданнары йә, ата яки ананың (уллыкка алучының) берәрсе үлгән яисә үлгән дип игълан ителгән очракта, ата яки ана (уллыкка алучы) – Россия Федерациясе гражданы бүләкләнә. «Ата-ана фидакарьлеге» медале белән бүләкләү җиденче балага җиде яшь тулгач башкарыла. Бүләккә Татарстан Республикасы территориясендә кимендә 10 ел яшәүче, социаль җаваплы гаилә коручы, сәламәт яшәү рәвеше алып баручы, балаларның сәламәтлеге, белеме, физик, рухи һәм әхлакый үсеше турында кайгыртуның тиешле дәрәҗәсен һәм аларның шәхес буларак тулысынча һәм һәрьяклап үсешен тәэмин итүче, гаилә институтын ныгытуда һәм балаларны тәрбияләүдә үрнәк күрсәтүче ата- аналар (уллыкка алучылар) тәкъдим ителә. Гражданның «Ата-ана даны» ордены булган очракта, «Ата-ана фидакарьлеге» медале бирелми. «Ата-ана фидакарьлеге» медаленә лаек булган гражданнар аны күкрәкнең сул ягына тагып йөриләр, ә бүләкләнүчеләрнең башка орденнары һәм медальләре булганда, «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлар өчен» медаленнән соң урнаштыралар.

«Ана даны - Материнская слава» медале

«Ана даны – Материнская слава» медале – ана булуның югары дәрәҗәдәге билгесе, медаль белән аналар – Татарстан Республикасы территориясендә кимендә биш ел яшәүче, биш һәм күбрәк бала тудырган һәм тәрбияләп үстерүче (тәрбияләп үстергән), кимендә бер балигъ булмаган баласы булган Россия Федерациясе гражданнары бүләкләнә. Бүләкләнүгә үз балаларын тәрбияләүгә намуслы караучы, балаларның сәламәтлеге, белем алуы, физик, рухи һәм әхлакый үсеше, аларның шәхесен тулы һәм камил үстерү турында тиешле дәрәҗәдә кайгыртуны тәэмин итүче, балалар тәрбияләүдә үрнәк булып торучы аналар тәкъдим ителә. Ананың «Ата-ана фидакарьлеге» медале булган очракта, «Ана даны – Материнская слава» медале бирелми. «Ана даны – Материнская слава» медаленә лаек булган гражданнар аны күкрәкнең сул ягына тагып йөриләр, ә бүләкләнүчеләрнең башка орденнары һәм медальләре булганда, «Ата-ана фидакарьлеге» медаленнән соң урнаштыралар.

«Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале

«Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале белән гражданнар Татарстан Республикасының дәүләтчелеген үстерүгә, аның социаль-икътисадый потенциалын, милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга, мәдәни-рухи мирасны саклап калуга һәм баетуга гаять зур өлеш кертүләре, Татарстан Республикасының абруен күтәрүгә этәргеч бирүче һөнәри һәм иҗтимагый эшчәнлектәге югары казанышлары өчен бүләкләнәләр. «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медаленә лаек булган затлар аны күкрәкнең сул ягына тагып йөриләр, ә бүләкләнүчеләрнең башка орденнары һәм медальләре булганда, «Ана даны - Материнская слава» медаленнән соң урнаштыралар.

«Өч миллиард тонна Татарстан нефтен чыгару уңаеннан» медале

«Өч миллиард тонна Татарстан нефтен чыгару уңаеннан» медале белән Татарстан Республикасы сәнәгатенең нефть тармагындагы хезмәттә югары күрсәткечләргә ирешкән хезмәткәрләре, шул исәптән оештыру-хокукый рәвешләренә бәйсез рәвештә Татарстан Республикасы сәнәгатенең нефть тармагы предприятиеләренең һәм оешмаларының үзләре җитәкләгән коллективлар белән бергә эшләрендә югары нәтиҗәләргә ирешкән җитәкчеләре, шулай ук Татарстан Республикасы халык хуҗалыгының Татарстан Республикасы нефть сәнәгатен торгызуга һәм үстерүгә зур өлеш керткән башка тармаклары, дәүләт органнары һәм оешмалары хезмәткәрләре булып торучы (булган) гражданнар бүләкләнә. "Өч миллиард тонна Татарстан нефтен чыгару уңаеннан" медале күкрәкнең сул ягында йөртелә, ә бүләкләнүчеләрнең башка орденнары һәм медальләре булган очракта "Ана даны - Материнская слава" медаленнән соң урнаштырыла.
medal

«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены

medal

«Дуслык» ордены

medal

«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале

medal

«Фидакарь хезмәт өчен» медале

medal

«Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлар өчен» медале

medal

«Ата-ана фидакарьлеге» медале

medal

«Ана даны - Материнская слава» медале

«Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале

«Өч миллиард тонна Татарстан нефтен чыгару уңаеннан» медале

Мактаулы исемнәр

Татарстан Республикасында 47 мактаулы исем:

«Татарстан Республикасының Халык артисты», «Татарстан Республикасының Халык язучысы», «Татарстан Республикасының Халык шагыйре», «Татарстан Республикасының Халык укытучысы», «Татарстан Республикасының Халык рәссамы» мактаулы исемнәренә лаек булган затларга тиешле күкрәк билгесе тапшырыла.

Башка мактаулы исемнәргә лаек булган затларга бердәй үрнәктәге «Татарстан Республикасының Атказанган хезмәткәре» күкрәк билгесе тапшырыла.

medal

«Татарстан Республикасының Халык артисты» күкрәк билгесе

medal

«Татарстан Республикасының Халык язучысы» күкрәк билгесе

medal

«Татарстан Республикасының Халык шагыйре» күкрәк билгесе

medal

«Татарстан Республикасының Халык укытучысы» күкрәк билгесе

medal

«Татарстан Республикасының Халык рәссаме» күкрәк билгесе

medal

«Татарстан Республикасының Атказанган хезмәткәре» күкрәк билгесе

«Татарстан Республикасының Халык артисты» күкрәк билгесе

«Татарстан Республикасының Халык артисты» югары осталыкка ия булган, якты сәнгать образлары, спектакльләр, кинофильмнар, телеспектакльләр, телефильмнар, концерт, эстрада, цирк программалары, музыкаль, телевизион һәм радио әсәрләре иҗат иткән, республиканың сәнгати мәдәниятенә зур өлеш керткән һәм җәмәгатьчелектә киң танылган артистларга, режиссерларга, балетмейстерларга, дирижерларга, хормейстерларга, музыкаль башкаручыларга һәм башка сәнгать әһелләренә. «Татарстан Республикасының Атказанган артисты» яисә «Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исемнәр бирелгәннән соң, кагыйдә буларак, кимендә 10 ел узгач бирелә (беренче партияләрне башкаручы балет артистларына – кимендә биш ел узгач) бирелә.

«Татарстан Республикасының Халык язучысы» күкрәк билгесе

«Татарстан Республикасының Халык язучысы» һәм «Татарстан Республикасының Халык шагыйре» иң күренекле, киң танылган сәнгать әсәрләре иҗат иткән шагыйрьләргә, язучы-ларга, драматургларга, прозаикларга бирелә

«Татарстан Республикасының Халык шагыйре» күкрәк билгесе

«Татарстан Республикасының Халык язучысы» һәм «Татарстан Республикасының Халык шагыйре» иң күренекле, киң танылган сәнгать әсәрләре иҗат иткән шагыйрьләргә, язучы-ларга, драматургларга, прозаикларга бирелә

«Татарстан Республикасының Халык укытучысы» күкрәк билгесе

«Татарстан Республикасының Халык укытучысы» белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмаларның мәгарифне үстерүгә зур өлеш керткән һәм җәмәгатьчелектә киң танылган педагогик һәм башка хезмәткәрләренә. «Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы» яисә «Татарстан Республикасының Атказанган югары мәктәп хезмәткәре» мактаулы исеме бирелгәннән соң, кагыйдә буларак, кимендә биш ел узгач бирелә бирелә.

«Татарстан Республикасының Халык рәссаме» күкрәк билгесе

«Татарстан Республикасының Халык рәссамы» рәсем сәнгате, скульптура, графика, монументаль, декоратив-гамәли, театр, кино һәм телевидение сәнгатендә иң күренекле әсәрләр иҗат иткән, республиканың сәнгати мәдәниятенә зур өлеш керткән һәм җәмәгатьчелектә киң танылган рәссамнарга бирелә.

«Татарстан Республикасының Атказанган хезмәткәре» күкрәк билгесе

«Татарстан Республикасының Атказанган агрономы» белгечлеге буенча кимендә 10 ел эшләүче югары профессионал агрономнарга, фәнни һәм педагогик хезмәткәрләргә игенчелекне фәнгә таянып алып бару нигезендә алынган экологик чиста авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүнең югары икътисадый нәтиҗәлелегенә ирешкән, туфрак уңдырышлылыгын киңрәк яхшырту буенча нәтиҗәле агроалымнар комплексын тәэмин иткән, үсемлекләр селекциясе һәм аларны саклау буенча уңышлы эшләгән, орлыкчылыкны һәм сорт алмаштыру эшен үрнәк булырлык итеп куйган, табигый терлек азыгы җирләрен нәтиҗәле алып барган һәм файдаланган, квалификацияле белгечләр әзерләгән өчен бирелә.

«Татарстан Республикасының Атказанган артисты» сәнгать өлкәсендә, кагыйдә буларак, кимендә 10 ел эшләүче, җәмәгатьчелектә танылган югары сәнгать образлары, спектакльләр, кинофильмнар, телеспектакльләр, телефильмнар, концерт, эстрада, цирк программалары, музыкаль, телевизион һәм радио әсәрләре иҗат иткән югары профессионал артистларга, режиссерларга, балетмейстерларга, дирижерларга, хормейстерларга, музыкаль башкаручыларга һәм башка сәнгать әһелләренә бирелә.

«Татарстан Республикасының Атказанган архитекторы» белгечлеге буенча, кагыйдә буларак, кимендә 10 ел эшләүче югары профессионал архитекторларга, реставраторларга, шәһәр төзүчеләргә, фәнни һәм педагогик хезмәткәрләргә шәһәр төзелеше өлкәсендәге, граждан, сәнәгать һәм авыл архитектура комплекслары, биналар һәм корылмалар төзүдәге һәм реконструкцияләүдәге, җәмәгатьчелектә киң танылган тарих һәм мәдәният ядкарьләрен реставрацияләүдәге, архитектура өлкәсендә фәнни-тикшеренү эшендәге, квалификацияле белгечләр әзерләүдәге казанышлары өчен бирелә.

«Татарстан Республикасының Атказанган ветеринария табибы» ветеринария өлкәсендә кимендә 10 ел эшләүче югары профессионал ветеринария табибларына, фәнни, педагогик һәм башка хезмәткәрләргә ветеринария өлкәсендәге, эшендә фән һәм техниканың заманча казанышларын кулланып, дәвалау-профилактика ярдәмен оештырудагы, республиканың эпизоотик һәм ветеринария-санитария иминлеген тәэмин итүдәге, квалификацияле белгечләр әзерләүдәге казанышлары өчен бирелә.

«Татарстан Республикасының Атказанган табибы» белгечлеге буенча кимендә 10 ел эшләүче югары профессионал табибларга, табиблык белгечлеге булган фәнни, педагогик һәм башка хезмәткәрләргә халык сәламәтлеген саклаудагы, медицина ярдәменең һәм аннан файдалану мөмкинлегенең сыйфатын яхшыртудагы, эшендә медицина фәненең һәм техникасының заманча казанышларын кулланып, дәвалау-профилактика ярдәмен оештырудагы, диагностикалауның һәм дәвалауның яңа методикаларын кертүдәге һәм кулланылыштагыларын камилләштерүдәге, республика санитария-эпидемиология иминлеген тәэмин итүдәге, медицина фәнен үстерүдәге, квалификацияле белгечләр әзерләүдәге казанышлары өчен бирелә.

«Татарстан Республикасының Атказанган газ тармагы хезмәткәре» әлеге өлкәдә кимендә 10 ел эшләүче югары профессионал эшчеләргә, мастерларга, инженер-техник, фәнни, педагогик һәм башка хезмәткәрләргә Татарстан Республикасы территориясендә газүткәргечләрне төзү, модернизацияләү һәм эксплуатацияләү өлкәсендәге, газны халык ихтыяҗлары һәм сәнәгатьнең төрле тармаклары ихтыяҗлары өчен өзлексез транспортировкалауны тәэмин итүдәге, квалификацияле белгечләр әзерләүдәге казанышлары өчен бирелә.

«Татарстан Республикасының Атказанган геологы» геология өлкәсендә кимендә 10 ел эшләүче, геология, геофизика хезмәтләренең югары профессионал хезмәткәрләренә, фәнни, педагогик хезмәткәрләргә геологик разведка производствосын үстерүдәге, минерал-чимал базасын ныгытудагы, геологик разведка эшләре юнәлешләрен фәнни нигезләүдәге казанышлары өчен, файдалы казылмалар ятмаларын эзләгән, ачкан, разведкалаган һәм сәнәгать үзләштерүенә тапшырган, экологик чиста технологияләрне эшләгән һәм гамәлгә керткән, квалификацияле белгечләр әзерләгән өчен бирелә.

«Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе» сәнгать өлкәсендә, кагыйдә буларак, кимендә 10 ел эшләүче, мәдәниятне һәм сәнгатьне үстерүгә зур өлеш керткән югары профессионал режиссерларга, балетмейстерларга, дирижерларга, хормейстерларга, композиторларга, шагыйрьләргә, язучыларга, драматургларга, рәссамнарга, архитекторларга, дизайнерларга, сәнгать белгечләренә һәм башка сәнгать әһелләренә иҗади кадрлар тәрбияләүдәге һәм әзерләүдәге, сәнгать өлкәсендә фәнни хезмәтләр иҗат итүдәге зур казанышлары өчен бирелә.

«Татарстан Республикасының Атказанган фән эшлеклесе» белгечлеге буенча, кагыйдә буларак, кимендә 10 ел эшләүче, фәннәр докторы гыйльми дәрәҗәсенә ия булган югары квалификацияле фәнни хезмәткәрләргә фән һәм техника, ачыш ясау һәм уйлап табу өлкәсендә аеруча кыйммәтле хезмәтләре өчен яисә республикада күренекле фәнни-гамәли эшчәнлеге өчен, фән һәм техниканың өстенлекле юнәлешләрен эшләүдәге, фәнни мәктәпләр булдырудагы, фәнни кадрлар тәрбияләүдәге һәм әзерләүдәге казанышлары өчен бирелә.

«Татарстан Республикасының Атказанган терлекчесе» терлекчелек өлкәсендә кимендә 10 ел эшләүче югары профессионал терлекчеләргә, педагогик һәм башка хезмәткәрләргә югары җитештерү күрсәткечләренә ирешкән өчен, терлекчелекне үстерүдәге, терлекләрнең продуктивлыгын арттырудагы, терлекчелек продукциясенең сыйфатын яхшыртудагы, квалификацияле белгечләр әзерләүдәге казанышлары өчен;

«Татарстан Республикасының Атказанган җиртөзәре» әлеге өлкәдә кимендә 10 ел эшләүче югары профессионал җиртөзәрләргә, кадастр инженерларына, фәнни, педагогик һәм башка хезмәткәрләргә җир төзелеше өлкәсендәге, җирдән нәтиҗәле файдалануны планлаштырудагы һәм оештырудагы, дәүләт күчемсез мөлкәт кадастрын булдырудагы һәм алып барудагы, квалификацияле белгечләр әзерләүдәге казанышлары өчен;

«Татарстан Республикасының Атказанган зоотехнигы» белгечлеге буенча кимендә 10 ел эшләүче югары профессионал зоотехникларга, фәнни һәм педагогик хезмәткәрләргә зоотехнияне үстерүдәге, терлекчелек үсешен, аның продуктивлыгын арттыруны зоотехник яктан тәэмин итүдәге, квалификацияле белгечләр әзерләүдәге казанышлары өчен;

«Татарстан Республикасының Атказанган уйлап табучысы» республика әһәмиятенә ия булган һәм җитештерүгә кертелгән уйлап табуларның республиканың техник алгарышына зур өлеш керткән авторларына;

«Татарстан Республикасының Атказанган урманчысы» урман хуҗалыгы өлкәсендә кимендә 10 ел эшләүче, әлеге өлкәнең югары профессионал белгечләренә, фәнни, педагогик һәм башка хезмәткәрләренә, шулай ук табигатьне саклау өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләргә республика урман хуҗалыгын үстерүдәге, урман байлыкларын саклаудагы һәм ишәйтүдәге, үсемлекләр, хайваннар дөньясын саклап калудагы, экологик проблемаларны хәл итүдәге, квалификацияле белгечләр әзерләүдәге казанышлары өчен;

«Татарстан Республикасының Атказанган машина төзүчесе» машина төзелешендә кимендә 10 ел эшләүче, машина төзелешенең югары профессионал эшчеләренә, инженер-техник, фәнни, педагогик һәм башка хезмәткәрләренә машина төзелешен үстерүдәге, җитештерүдәге катлаулы бурычларны оператив һәм югары сыйфатлы үтәүдәге, яңа техника, технологияләр, инновацион производстволар эшләүдәге һәм аларны гамәлгә кертүдәге, продукциянең сыйфатын яхшыртудагы һәм үзкыйммәтен киметүдәге, хезмәт җитештерүчәнлеген, җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттырудагы һәм экологик яктан чиста булуын тәэмин итүдәге, квалификацияле белгечләр әзерләүдәге казанышлары өчен;

«Татарстан Республикасының Атказанган мелиораторы» мелиорация өлкәсендә кимендә 10 ел эшләүче югары профессионал эшчеләргә, инженер-техник, фәнни, педагогик һәм башка хезмәткәрләргә җитештерү бурычларын үтәүдәге, мелиорация эшләренең сыйфатын яхшыртудагы, мелиорация системаларын эксплуатацияләүдәге, табигать ресурсларын саклаудагы, квалификацияле белгечләр әзерләүдәге казанышлары өчен;

«Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы» авыл хуҗалыгы өлкәсендә кимендә 10 ел эшләүче югары профессионал механизаторларга, техник-механикларга, педагогик һәм башка хезмәткәрләргә авыл хуҗалыгын механикалаштыру өлкәсендәге, энергияне һәм ресурсларны саклый торган яңа технологияләрне һәм яңа буын техник чараларны гамәлгә кертүдәге, авыл хуҗалыгы техникасыннан файдалануда югары күрсәткечләргә ирешүдәге, квалификацияле белгечләр әзерләүдәге казанышлары өчен;

«Татарстан Республикасының Атказанган нефтьчесе» нефть тармагында кимендә 10 ел эшләүче югары профессионал эшчеләргә, мастерларга, инженер-техник, фәнни, педагогик һәм башка хезмәткәрләргә республиканың нефть сәнәгатен үстерүдәге, фәнни-техник һәм экологик программаларны эшләүдәге һәм гамәлгә ашырудагы, нефть ятмаларын үзләштерүдәге, квалификацияле белгечләр әзерләүдәге казанышлары өчен;

«Татарстан Республикасының Атказанган югары мәктәп хезмәткәре» югары белем бирү өлкәсендә кимендә 10 ел эшләүче һәм кимендә җиде ел педагогик стажга ия, югары белем бирү мәгариф оешмаларының, югары белемгә идарә итү буенча дәүләт органнарының, кагыйдә буларак, фәннәр кандидаты яисә докторы гыйльми дәрәҗәсенә ия булган, югары профессионал педагогик һәм башка хезмәткәрләренә педагогик һәм фәнни эшчәнлектәге, укытуның иң яңа методикаларын һәм методологияләрен эшләүдәге казанышлары, квалификацияле белгечләр әзерләү эшенә зур өлеш кертүләре өчен;

«Татарстан Республикасының Атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре» торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә кимендә 10 ел эшләүче, торак-коммуналь хуҗалыгының югары профессионал хезмәткәрләренә, педагогик һәм башка хезмәткәрләренә коммуналь хуҗалыкның тотрыклы һәм сыйфатлы эшләвен оештырудагы казанышлары, җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыруда һәм экологик сыйфатын яхшыртуда, яңа техниканы, хезмәт күрсәтүләрнең яңа төрләрен, хезмәтнең алдынгы ысулларын гамәлгә кертүдә, тармакның матди-техник базасын камилләштерүдә һәм алга таба үстерүдә, торак фондының һәм коммуналь хуҗалык объектларының сакланышын тәэмин итүдә һәм аларны эксплуатацияләүне, күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын яхшыртуда, халыкка югары культуралы хезмәт күрсәтүне тәэмин итүдә, квалификацияле белгечләр әзерләүдә аерым осталык күрсәткәннәре өчен;

«Татарстан Республикасының Атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре» сәламәтлек саклау өлкәсендә кимендә 10 ел эшләүче югары профессионал медицина һәм фармацевтика хезмәткәрләренә, сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүче инженер-техник, фәнни, педагогик һәм башка хезмәткәрләргә халык сәламәтлеген саклаудагы, дәвалау-профилактика ярдәме күрсәтүдәге, медицина ярдәменең һәм дарулар белән тәэмин итүнең сыйфатын күтәрүдәге, заманча югары технологияле медицина җиһазы эшләүдәге һәм аны гамәлгә кертүдәге, квалификацияле белгечләр әзерләүдәге казанышлары өчен;

«Татарстан Республикасының Атказанган мәгълүматлаштыру һәм элемтә хезмәткәре» мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсендә кимендә 10 ел эшләүче, әлеге өлкәнең югары профессионал хезмәткәрләренә, фәнни һәм педагогик хезмәткәрләренә элемтә чараларын үстерүдәге һәм камилләштерүдәге, шулай ук аларның югары сыйфатлы, өзлексез эшләвен тәэмин итүдәге, инфокоммуникацион инфраструктура эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттырудагы, халыкка һәм оешмаларга хезмәт күрсәтүне яхшыртудагы, принципиаль яңа югары нәтиҗәле техниканы һәм технологияне эшләүдәге һәм гамәлгә кертүдәге, квалификацияле белгечләр әзерләүдәге казанышлары өчен;

«Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре» мәдәният өлкәсендә кимендә 10 ел эшләүче, мәдәният, кинематография, телевидение, радиотапшырулар, туризм өлкәсенең югары профессионал хезмәткәрләренә, фәнни һәм педагогик хезмәткәрләренә, шулай ук үзешчән иҗатта катнашучыларга һәм иҗтимагый башлангычларда мәдәниятне һәм сәнгатьне оештыру эшендә катнашучыларга мәдәниятне үстерүдәге һәм популярлаштырудагы, күпмилләтле мәдәни һәм тарихи мирасны, рухи хәзинәләрне һәм гаилә традицияләрен саклап калудагы һәм ишәйтүдәге, китапханә һәм архив эшен үстерүдәге, квалификацияле белгечләр әзерләүдәге казанышлары өчен;

«Татарстан Республикасының Атказанган җиңел сәнәгать хезмәткәре» җиңел сәнәгать өлкәсендә кимендә 10 ел эшләүче, әлеге өлкәнең югары профессионал хезмәткәрләренә, фәнни һәм педагогик хезмәткәрләренә җиңел сәнәгатьне үстерүдәге, җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттырудагы, фән һәм техника казанышларын гамәлгә кертү, технологияне камилләштерү, җитештерү процессларын механикалаштыру һәм автоматлаштыру исәбенә продукция чыгаруны арттырудагы, аның сыйфатын яхшыртудагы, яңа төр эшләнмәләр ассортиментын киңәйтүдәге казанышлары өчен;

«Татарстан Республикасының Атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә кимендә 10 ел эшләүче, әлеге өлкәнең югары профессионал хезмәткәрләренә, шулай ук матбугат хезмәте хезмәткәрләренә һәм фәнни, педагогик хезмәткәрләренә матбугатны, массакүләм мәгълүмат чараларын һәм массакүләм коммуникацияләрне, нәшрият һәм полиграфия эшчәнлеген торгызудагы һәм үстерүдәге, квалификацияле белгечләр әзерләүдәге казанышлары өчен;

«Татарстан Республикасының Атказанган азык-төлек сәнәгате хезмәткәре» азык-төлек сәнәгате һәм кулланучылар кооперациясендә кимендә 10 ел эшләүче югары профессионал эшчеләргә, инженер-техник, фәнни, педагогик һәм башка хезмәткәрләргә азык-төлек сәнәгатенең ит, сөт, балык, шәраб әзерләү һәм башка тармакларын, кулланучылар кооперациясен үстерүдәге, продукциянең сыйфатын яхшыртудагы һәм ассортиментын киңәйтүдәге, техника һәм технологияне камилләштерүдәге, җитештерү куәтләреннән һәм матди ресурслардан рациональ файдаланудагы, квалификацияле белгечләр әзерләүдәге казанышлары өчен;

«Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» авыл хуҗалыгы өлкәсендә кимендә 10 ел эшләүче, агросәнәгать комплексының югары профессионал хезмәткәрләренә, фәнни һәм педагогик хезмәткәрләренә республика агросәнәгать комплексын үстерүдәге, авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген арттырудагы, шул исәптән авыл хуҗалыгы культураларының уңышын һәм җыемын арттырудагы, туфракның уңдырышлылыгын, терлекнең һәм кош-кортның продуктивлыгын күтәрүдәге, үсемлекчелек һәм терлекчелек продукциясен җитештерүне, дәүләткә һәм халыкка сатуны арттырудагы, авыл хуҗалыгы продукциясенең сыйфатын яхшыртудагы, экологик сыйфатын тәэмин итүдәге һәм үзкыйммәтен киметүдәге, хезмәт җитештерүчәнлеген арттырудагы, фән һәм техника казанышларын җитештерүгә кертүдәге, квалификацияле белгечләр әзерләүдәге казанышлары өчен;

«Татарстан Республикасының Атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре» халыкны социаль яклау өлкәсендә кимендә 10 ел эшләүче, әлеге өлкәнең югары профессионал хезмәткәрләренә, фәнни һәм педагогик хезмәткәрләренә халыкны социаль тәэмин итүнең, аңа социаль ярдәмнең (булышуның), халыкны социаль иминләштерүнең һәм эш белән тәэмин итүнең нәтиҗәлелеген үстерүдәге һәм арттырудагы, хәйриянең төрле рәвешләрен һәм төрләрен үстерүдәге, халыкны социаль яклауның мөһим юнәлешләре буенча фәнни тикшеренүләр уздырудагы, квалификацияле белгечләр әзерләүдәге казанышлары өчен бирелә.

«Татарстан Республикасының Атказанган яшьләр сәясәте өлкәсе хезмәткәре» яшьләр сәясәте өлкәсендә кимендә 10 ел эшләүче, әлеге өлкәнең югары профессионал хезмәткәрләренә, педагогик һәм башка хезмәткәрләренә яшьләр проблемаларын хәл итүгә юнәлдерелгән программаларны һәм проектларны тормышка ашыруда, яшьләрнең физик һәм рухи үсеше өчен шартлар тудыруда югары казанышларга ирешүләре, яшьләр белән эшләүнең инновацион рәвешләрен эшләүдәге һәм гамәлгә кертүдәге, гражданлык һәм ватанпәрвәрлек тәрбияләүдәге, яшьләр даирәсендә социаль тискәре күренешләрне профилактикалаудагы, яшьләрнең иҗади эшчәнлекләренә ярдәм итүдәге, квалификацияле белгечләр әзерләүдәге казанышлары өчен бирелә.

«Татарстан Республикасының Атказанган халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәре» халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсендә кимендә 10 ел эшләүче, сәүдә, җәмәгать туклануы һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәсенең югары профессионал хезмәткәрләренә, фәнни һәм педагогик хезмәткәрләренә халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсен үстерүдәге, эшне оештыру рәвешләрен һәм ысулларын камилләштерүдәге, оешмаларның матди-техник базасын һәм экологик иминлеген киңәйтүдәге һәм ныгытудагы, халыкка югары культуралы хезмәт күрсәтүне тәэмин итүдәге, квалификацияле белгечләр әзерләүдәге казанышлары өчен бирелә.

«Татарстан Республикасының Атказанган транспорт хезмәткәре» транспорт өлкәсендә кимендә 10 ел эшләүче, әлеге өлкәнең югары профессионал хезмәткәрләренә, фәнни, педагогик һәм башка хезмәткәрләренә заманча транспорт системасын, автомобиль, су, һава, тимер юл һәм башка төр транспортны үстерүдәге, транспорт чараларыннан файдалануның нәтиҗәлелеген арттырудагы, йөртүләрнең үзкыйммәтен киметүдәге, транспорт хезмәтләренең сыйфатын яхшыртудагы, матди һәм ягулык ресурсларын экономияләүдәге, хәрәкәт иминлеген, әйләнә-тирә мохитне саклауны тәэмин итүдәге, пассажирларга хезмәт күрсәтүнең югары культуралылыгын тәэмин итүдәге, квалификацияле белгечләр әзерләүдәге казанышлары өчен бирелә.

«Татарстан Республикасының Атказанган физик культура хезмәткәре» физик культура һәм спорт өлкәсендә, кагыйдә буларак, кимендә 10 ел эшләүче физкультура хәрәкәтен оештыручыларга, спортчыларга, тренерларга, фәнни, педагогик һәм башка хезмәткәрләргә физик культураны һәм спортны үстерүдәге, оештыру-методик, укыту-күнекмә, фәнни-педагогик, тәрбияви, инженер-техник һәм хуҗалык эшчәнлеген үстерүдәге, халыкны физик тәрбияләү системасын, массакүләм спортны һәм югары казанышлар спортын камилләштерүдәге, квалификацияле белгечләр әзерләүдәге казанышлары өчен бирелә.

«Татарстан Республикасының Атказанган рационализаторы» тәкъдимнәрен гамәлгә кертү җитештерүне камилләштерүгә, хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрүгә, продукция сыйфатын, хезмәт шартларын һәм куркынычсызлык техникасын яхшыртуга, фәнни-тикшеренү һәм укыту процессын тәэмин итүгә зур өлеш керткән, озак еллар уңышлы рационализаторлык эшчәнлеге алып баручы рационализаторлык тәкъдимнәре авторларына;

«Татарстан Республикасы буенча Атказанган эчке эшләр органнары хезмәткәре» эчке эшләр органнарында календарь буенча исәпләгәндә, кагыйдә буларак, кимендә 10 ел хезмәт итүче, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр органнарының югары профессионал хезмәткәрләренә хокук тәртибен саклаудагы, җинаятьчелеккә каршы көрәшүдәге, җәмәгать иминлеген тәэмин итүдәге, фәнне үстерүдәге, эчке эшләр органнары кадрларын әзерләүдәге һәм тәрбияләүдәге аерым казанышлары өчен;

«Татарстан Республикасының Атказанган коткаручысы» коткаручылар хезмәтләрендә, кагыйдә буларак, кимендә 10 ел хезмәт стажына ия булган, әлеге хезмәтләрнең югары профессионал хезмәткәрләренә һәлакәтләрне, афәтләрне һәм табигый бәла-казаларны булдырмый калудагы һәм алардан килгән зыянны бетерүдәге, яңа коткару техникасын эшләүдәге һәм үзләштерүдәге, кадрлар тәрбияләүдәге һәм укытудагы казанышлары өчен бирелә.

«Татарстан Республикасының Атказанган төзүчесе» төзелеш өлкәсендә кимендә 10 ел эшләүче, төзелеш һәм төзелеш материаллары җитештерү өлкәсенең югары профессионал хезмәткәрләренә, фәнни һәм педагогик хезмәткәрләренә прогрессив проектларны һәм технологияләрне эшләүдәге һәм гамәлгә кертүдәге, хезмәтне механикалаштырудагы һәм автоматлаштырудагы, югары сыйфатлы, экологик чиста төзелеш материалларының инновацион җитештерүләрен булдырудагы, төзелеш эшләре производствосының, иминлегенең һәм сыйфатының югары нәтиҗәлелегенә ирешүдәге, квалификацияле белгечләр әзерләүдәге казанышлары өчен бирелә.

«Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы» белгечлеге буенча кимендә 10 ел эшләүче, мәгариф өлкәсенең югары профессионал укытучыларына, мөгаллимнәренә, тәрбиячеләренә һәм башка хезмәткәрләренә укучыларның тирән белемнәр алуын, аларның иҗади куәтен үстерүне һәм камилләштерүне тәэмин итә торган педагогик һәм тәрбияви эшчәнлектәге, инновацион укыту-методик ярдәмлекләр, програм-малар, автор методикалары булдырудагы, белем бирү процессын фәнни-методик тәэмин итүдәге, бөтенроссия һәм халыкара олимпиадаларда җиңүчеләрне әзерләүдәге, мәгариф системасын үстерүдәге, педагогик кадрлар әзерләүдәге һәм яңадан әзерләүдәге казанышлары өчен бирелә.

«Татарстан Республикасының Атказанган химигы» химия һәм нефть химиясе өлкәсендә кимендә 10 ел эшләүче, әлеге өлкәнең югары профессионал эшчеләренә, мастерларына, инженер-техник, фәнни, педагогик һәм башка хезмәткәрләренә химия, нефть химиясе, нефть һәм газ эшкәртү сәнәгатен үстерүдәге казанышлары, катлаулы производство бурычларын оператив һәм югары сыйфатлы үтәүдәге, продукциянең сыйфатын яхшыртудагы һәм үзкыйммәтен киметүдәге, техниканы һәм технологияне камилләштерүдәге, продукциянең яңа төрләрен, югары технологияле химия, нефть химиясе һәм нефть эшкәртү производстволарын булдырудагы һәм үзләштерүдәге, хезмәт җитештерүчәнлеген арттырудагы, җитештерүнең нәтиҗәлелеген һәм экологик сыйфатын тәэмин итүдәге казанышлары, фәнни-техник алгарышка, квалификацияле белгечләр әзерләүгә өлеш кертүләре өчен бирелә.

«Татарстан Республикасының Атказанган экологы» әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигатьтән нәтиҗәле файдалану өлкәсендә кимендә 10 ел эшләүче, әлеге өлкәнең югары профессионал хезмәткәрләренә, фәнни һәм педагогик хезмәткәрләренә табигать ресурсларын саклап калудагы һәм ишәйтүдәге, аз калдыклы һәм калдыксыз технологияләр эшләүдәге һәм үзләштерүдәге, тузан һәм газ тотып кала торган җайланмалар һәм чистарту корылмалары төзүдәге, республика территориясендә табигый экологик системаларны, табигать ландшафтларын һәм комплексларын, биологик төрлелекне саклап калудагы һәм торгызудагы, квалификацияле белгечләр әзерләүдәге казанышлары өчен бирелә.

«Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы» белгечлеге буенча кимендә 10 ел эшләүче, икътисад һәм финанс өлкәсенең югары профессионал икътисадчыларына, бухгалтерларына, башка хезмәткәрләренә республика финанс системасын үстерүдәге, оешманың югары икътисадый күрсәткечләргә ирешүенә, республиканың һәм аның аерым территорияләренең икътисадый үсешенә ярдәм итә торган икътисад һәм финанс эшен, исәпкә алуны һәм контрольдә тотуны яхшыртудагы һәм камилләштерүдәге, икътисад фәнен үстерүдәге, квалификацияле белгечләр әзерләүдәге зур казанышлары өчен бирелә.

«Татарстан Республикасының Атказанган энергетигы» энергетика өлкәсендә кимендә 10 ел эшләүче, әлеге өлкәнең югары профессионал белгечләренә, фәнни, педагогик һәм башка хезмәткәрләренә республиканың энергетика комплексын үстерүдәге, яңа типтагы энергетика җиһазларын һәм җайланмаларын булдырудагы, проектлаудагы һәм үзләштерүдәге, энергетика объектларын төзүдә, монтажлауда һәм эксплуатацияләүдә экологик хәлне шактый яхшырта торган прогрессив технологияләрне гамәлгә кертүдәге казанышлары өчен, фәнни тикшеренүләрдә, энергияне сак тотуда, җитештерүне оештыруда, квалификацияле белгечләр әзерләүдә ирешкән уңышлары өчен бирелә.

«Татарстан Республикасының Атказанган юристы» белгечлеге буенча кимендә 10 ел эшләүче югары профессионал юристларга, фәнни һәм педагогик хезмәткәрләргә законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытудагы, гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклаудагы, хокукый дәүләт төзүдәге, хокук фәнен үстерүдәге, закон актларын әзерләүдәге, законнарны пропагандалаудагы, квалификацияле белгечләр әзерләүдәге казанышлары өчен бирелә.

Татарстан Республикасының мактаулы исемнәренә лаек булган затлар мактаулы исемгә күкрәк билгесен күкрәкнең уң ягында йөртәләр, ә бүләкләнүчеләрнең мактаулы исемнәргә башка күкрәк билгеләре булганда, Россия Федерациясе, СССР күкрәк билгесеннән соң, Татарстан АССР, Татарстан ССР күкрәк билгеләре алдыннан урнаштыралар.

Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре белән бүләкләү Татарстан Республикасы Рәисенең бүләкләү турындагы указлары нигезендә башкарыла, алар Татарстан Республикасының рәсми массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарыла.

Дәүләт бүләкләре һәм мактаулар

Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәте Татарстан Республикасында дәүләтчелекне, җирле үзидарәне, икътисадны, сәнәгатьне, авыл хуҗалыгын, фәнне, мәдәниятне, сәнгатьне, мәгарифне, сәламәтлек саклауны, спортны үстерүгә зур өлеш керткән, законлылыкны, хокук тәртибен, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен яклауны тәэмин итүдәге казанышлары, Татарстан Республикасында гражданнар тормышын яхшыртуга юнәлтелгән хуҗалык, фәнни, социаль-мәдәни, иҗтимагый, хәйрия эшчәнлегендә югары уңышларга ирешүләре өчен, Татарстан Республикасы алдындагы башка казанышлары (ирешкән уңышлары) өчен бүләкләүнең бер рәвеше булып тора.

"Рәхмәт хаты белән Россия Федерациясе гражданнары, чит ил гражданнары, гражданлыгы булмаган затлар, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре һәм дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары, оешмалар коллективлары, оештыру-хокукый формаларына һәм милек формаларына, карамастан бүләкләнә".

Законнар